16+

Татарстанда ришвәтчелек буенча 129 җинаять эше кузгатылган

Берләшкән Милләтләр Оешмасына кергән илләрдә 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Татарстанда ришвәтчелек буенча 129 җинаять эше кузгатылган

Берләшкән Милләтләр Оешмасына кергән илләрдә 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Әлеге дата уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре оештырыла. 20 ноябрьдә үткәрелгән чираттагы чарада “Халык арасында ришвәтчелеккә каршы аңлату эшләре алып бару” темасы күтәрелде.

– Татарстан Рәисе ришвәтчелеккә каршы көрәштә катгыйлыкны киметмәскә куша. Республикада быел ришвәтчелеккә бәйле 129 җинаять эше кузгатылды инде. Вазифа биләгән затларга ришвәт бирергә омтылуның 114 очрагы билгеле булды. Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелгән социологик сораштырулар күрсәткәнчә, эшкуарларның 60 проценты “ришвәтчелек эшчәнлеккә тискәре йогынты ясый”, дип белдергән. Башкарылмаган эшләрдән акча төртеп кенә “котылырга” теләү бик тә күңелсез тәмамланырга мөмкин. Күмергә әйләнгән “Адмирал” сәүдә үзәген барыбыз да хәтерлибез. Ришвәтчелеккә каршы көрәштә дин әһелләренең дә ярдәме зур. Изге Коръән, Евангелия, Библия кешеләрне намуслы яшәргә чакыра. Дин әһелләре үзләренең вәгазьләрендә изге китаплар сүзләрен куллана,– диде Татарстан Рәисенең ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең ришвәтчелеккә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкиле Артур Мустаев җәмәгатьчелек контроленең уңай нәтиҗәләр бирүе турында искәртте. “СИБУР” компаниясе менеджеры Вероника Кисилева, “Түбән Кама нефть-химия” акционерлык җәмгыяте менеджеры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, предприятиеләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәшкә җитди игътибар бирелә. “Бизнес коррупциягә каршы” җәмәгать эшләре үзәге” коммерциячел булмаган оешманың башкарма директоры урынбасары Булат Бисеров сүзләренә караганда, сораштыруда катнашкан эшкуарларның әле 25 проценты гына “республикада ришвәтчелек кими бара” дип җавап биргән.

– Ришвәтчелекнең асылында комсызлык сыйфаты ята. Хезмәт урыныннан файдаланып акча үзләштерү, ришвәт алу барыбер ачыклана. Дөрес итеп, кануннарны бозмыйча яшәү хәерле, – дип йомгак ясады Александр Лохотской.


Фото: http://tetushi.tatarstan.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading