16+

Әти-әнием, абыем үлде. Сынмадык, сыгылмадык. Эш белән үстек

 Бала әнисе карынында барлыкка килгәч үк, тормыш турында уйлый башлый, диләр. Шәхсән үзем мондый раслау белән килешмим.  Кеше яралгысы әле дөньяга туганчы бер нәрсә турында да фикер йөртә алмыйдыр. Аның турында әле бары тик ата-анасы гына кайгыртырга тиеш. Беренче чиратта аның сәламәтлеген сакларга. Сабый таза-сау булып тусын, гомере буе гарип булып интегеп яшәмәсен. 

Әти-әнием, абыем үлде. Сынмадык, сыгылмадык. Эш белән үстек

 Бала әнисе карынында барлыкка килгәч үк, тормыш турында уйлый башлый, диләр. Шәхсән үзем мондый раслау белән килешмим.  Кеше яралгысы әле дөньяга туганчы бер нәрсә турында да фикер йөртә алмыйдыр. Аның турында әле бары тик ата-анасы гына кайгыртырга тиеш. Беренче чиратта аның сәламәтлеген сакларга. Сабый таза-сау булып тусын, гомере буе гарип булып интегеп яшәмәсен. 

Ата-аналар һәм укытучылар да бала мәктәптә бары тик белем алырга тиеш, дип саный.

Минемчә, балалар 3-4 яшьләрдә азмы-күпме фикер йөртә башлый. Әти-әнисе, туганнары, якыннары белән аралаша. Нәкъ менә шул чордан башлап ул гаиләдә көченнән килгән кайбер эшләргә тартыла. Өйдәге әйберләрне урыннарына куя, тузаннарны сөртә, идән себерә. 

Мин – авыл малае. Авылда тудым, бөтен балачагым авылда үтте. Бала чагымнан хәтергә сеңеп калган нәрсә – ачлык. Иртән торуга әни безгә нәрсә ашату турында баш вата иде. Әтине бөтенләй хәтерләмим. Бөек Ватан сугышы алдыннан колхоз рәисе булып эшли башлаган әтием Фәтхрахман үзе теләп фронтка китә. Дөрес, син монда да кирәк, дип аңа бронь биргән булалар. Әмма авылның барлык ирләре китеп беткәч, күрәсең, уңайсызлангандыр. Әйтүләренә караганда, үзен фронтка җибәрүләрен сорап ул Арча хәрби комиссариатына берничә мәртәбә бара. Өйдә биш баласы да була, югыйсә. Шулай да, кат-кат сорагач, әтиебезне Суслонгер лагерына җибәрәләр.

Ул анда берничә ай урман кисә, ачлыкка тилмерә. Һәм ниһаять, биредә дивизия туплап, аларны фашистларны Мәскәүгә үткәрттермәү максатында Калугага җибәрәләр. Күрәсең, әзерлекләре шундый булгандыр, фашистлар безнең дивизияне беренче сугышта ук туздырып ташлый. Әтиебез дә шул сугышта һәлак була. Бик тырыш кеше булса да, әтинең бернинди ордены да, медале дә юк. Әмма өйгә “Хәсәнов Фәтхрахман Фәйзрахман улы батырларча һәлак булды” дигән хат килеп төшә. Шактый еллар үткәннән соң, әтиебезнең гомере өзелгән урыннарны карап кайттым. 

Әни таң атуга ук фермага эшкә китә иде. Өлкәнрәк абыйлар белән апалар да һәр көнне колхоз эшендә катнашты. Без өйдә апа белән икәү генә кала идек. Миңа идән себерү, тәрәзәне сөртү, ишегалдын җыештыру, көтү кайтыр алдыннан терлекләр керсен өчен капканы ачып кую кебек эшләр йөкләнде. Апа нигездә савыт-саба юу, ашарга әзерләү, чишмәдән су алып кайту вазифаларын башкарды.

Бәрәңге утыртканда, аның чүбен утаганда, бәрәңге алганда шушы эшләр дә өстәлә иде. Әмма, кемгә зарланасың? Әниләр иртүк эшкә китә, караңгы төшкәч кенә кайта. Күпме теләсәләр дә, безгә ярдәм итә алмыйлар. Әни кич кайтып сыер саугач, сыерны абый белән елга буена алып китәбез. Абзарда ятканчы төнгә кадәр ашап йөрсеннәр, дип, анда бөтен авыл сыерларын алып килә иде. Шунда сыерларны төнгә кадәр саклый идек. Әгәр көтүдән берәр бәрән-бәти кайтмый калса, аны да миннән эзләтәләр иде. Аны тапкач кына абыйга ярдәмгә сыер сакларга китәм. Мин бәтиләрне тиз табарга өйрәндем. Чөнки алар гадәттә бер үк кеше ишегалдына керәләр, ә хуҗалары куып чыгармыйлар, мине көтәләр иде.

Сугыш чорындагы мәктәп укучыларының да буш вакытлары калмады диярлек. Аларга уку да һәм хезмәт тәрбиясе дә бирелде. Балалар уку вакытында дәресләрне тыңлаудан, өй эшләрен башкарудан тыш, класста һәм мәктәп буенча кизү торырга тиешләр иде. Һәр мәктәпкә җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Биредә мәктәп ашханәсе өчен азык-төлек әзерләнде, тукланган өчен түләү алынмады. Балалар җәйге каникулда да мәктәп яны участогында эшләде. Мәктәпләрнең кайберләре әле тавык, каз, үрдәк, куян фермалары да ачып җибәрде.

Без шулай эшкә өйрәнеп үстек. Бу тәҗрибә университетка укырга кергәч тә бик ярап куйды. Мин Казан дәүләт университетына авылыбыздан беренче кеше булып укырга кердем. Минем турыда: “Академик булырга, профессор булырга укый икән”, – дип сөйләп йөргәннәрен хәтерлим. Дөрес, авылыбыздан ике кыз педагогия институтында укыйлар иде инде. Ләкин, ул чорда университет бик дәрәҗәле саналды. Иң беренче чиратта биредә Ленинның бераз укуы йогынты ясаган булса кирәк.

1948 елда әниебез дә үлеп китте. Ачлык зыяны сәбәбендә, дип уйлыйм. Гадәттә иртән агач яфраклары белән “чәй” эчеп эшкә китә иде. Өйдә ныгытып ашарлык ризык булмады. Әни үлгәч, без тулы ятим калдык. Дөрес, әти ягыннан да һәм әни ягыннан да бабайларыбыз бар иде. Алар көчләреннән килгәнчә ярдәм итте. Аларга кергәндә чәй эчерми чыгармадылар. Икесенең дә умарталары бар иде, елга буенда бакча тоттылар, елгага балык эләктерергә ятмә салдылар. 

Бераздан армиядән өлкән абыебыз да кайтып төште. Ул салкын тиюдән каты авырган, муены шешкән, даими үлекләп йөрде. Ул озак яши алмады, үлеп китте. Мин бөтенләй кайгыртучысыз калдым. Ашау-эчү, киенү һәм башка чыгымнар өчен акча табу беренче планга басты. Университетта миннән бер курска алданрак укучы Зиннур Гыйззәтуллин белән төнлә тулай торак миченә утын яктык. Көндезләрен елга портында һәм тимер юл вокзалында йөк бушаттык, өлкән яшьтәгеләрнең ишегалларын җыештырырга һәм утын кисәргә йөрдек. Шуның белән ипи-тозлык, тамак туйдырырлык акча эшли идек. 

Җәй айларында студентлар отрядлары белән Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртү эшләренә бардык. Анда кырда печән эскертләү авылда эшләп үскән безнең сыман егетләргә әллә ни авыр булмады. Тырышып эшләвебезне күрә һәм бәяли дә белделәр. Беренче елны ук мин ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләндем, ә икенче елны медаль тапшырдылар. Казахстанда эшләп алган акчага туган-тумачага бүләкләр алып кайттым. Үзем  дә яхшылап, кызлар күзе төшәрлек итеп киендем. 

Бүгенге балаларга хезмәт тәрбиясе бөтенләй дә юк инде ул, сугыш һәм аннан соңгы еллар белән чагыштырып карап әйтүем. Хәзер ата-аналар да һәм укытучылар да бала мәктәптә бары тик белем алырга гына тиеш, дип саный. Янәсе, бу укучыларның “хезмәте”. Физик эшләр белән шөгыльләнү аларга кагылырга тиеш түгел, имеш. 

Урта һәм югары белем уку йортларында да шундый ук мөнәсәбәт. Хезмәттә катнашмаган бала тормышка һәм эшкә ничек өйрәнсен соң инде ул? Эш кешене үтерми, ә тормышка ныгыта гына. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне өлкәннәрнең бурычы, дип саныйм. Тырыш һәм хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстергәндә генә безнең киләчәгебез ышанычлы кулларда булачак. 

 Әгъзам Фәйзрахманов.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дорес язылган, без сугыштан сон туган балалар шулай эшлэп устек. Э сезгэ тагында авыррак булган. Хэзер мэктэптэдэ, ойдэдэ балалар берни эшлэми.

    Мөһим

    loading