16+

Торак милекчеләре нинди эшләрне башкарырга һәм белергә тиеш?

Татарстан 16 ел элек күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрергә алынды.

Торак милекчеләре нинди эшләрне башкарырга һәм белергә тиеш?

Татарстан 16 ел элек күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрергә алынды.

Шул дәвердә йортларны төзекләндерү эшләренә 90 миллиард сум акча тотылган.

Йортларның икенче сулышы

– Республикада күп фатирлы 18 мең 100 йорт исәпләнә, инде 12 мең йортта билгеле бер төрләрдәге төзекләндерүләр башкарылды. Татарстан торакка капиталь ремонт үткәрүгә Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып кереште һәм моның уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Әмма, торакның киләчәген кайгыртып яшәү зарур. Татарстанлылар бу мәсьәләдә җаваплылык күрсәтә. Торак мәйданның һәр квадрат метрына “капиталь ремонт өчен” 7 сум 70 тиен түләү алына. Төбәк операторының капиталь ремонт фондында елына 5 миллиард сум акча туплана. Кайбер йортлар милекчеләре “капиталь ремонт өчен” акчаны банклардагы махсус хисапларга күчерә, аларның кертеме елына 260 миллион сум тәшкил итә. Милекчеләрдән кергән акчалар күп фатирлы йортларны төзекләндерүгә тотыла, – диде Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе – баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин.

Газ җиһазлары – җитди мәсьәлә

Фатир эчендәге газ плитәсе, газ белән эшли торган су җылыту колонкасы төзек хәлдә булырга тиеш.

– Минзәлә районында бер гаилә үз белдекләрендә, “җәйге айларда тышта торсын” дип, газ плитәсен өйдән өйалдына күчергән. Нәтиҗәсе аянычлы – янгын килеп чыкты. Газ җиһазларын үз белдегеңдә тоташтыру, башка урынга күчерү, төзәтү катгый рәвештә тыела. Бу эшләрне фәкать газ хезмәткәре генә башкарырга хокуклы. Йортта яки фатир эчендә бөтен тәрәзәләр һәм ишек ябып куелган очракта да, төтен суыргычта һава йөрергә тиешле. Әгәр һава йөрмәсә, кеше сөрем газыннан агуланып үлә. Андый фаҗигале мисалларны да ишетеп беләбез. Төтен суыргычта һава йөрмәгән очраклар Казандагы Коләхмәтов, Гагарин урамнарындагы йортларда ачыкланды, аларда тулы бер “стояк”ка газ бирү өзелде, – дип кисәтте Александр Тыгин.

Килешү төзергә онытмагыз!

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәзер йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү вәкаләтенә фәкать газ оешмалары гына ия.

Александр Тыгин аңлатканча, газ оешмасы белән газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү килешүен идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары һәм шулай ук фатир хуҗалары үзләре дә кабул итәргә тиеш.

Мошенник “газчылар”

Газ җиһазларына 12 айга бер мәртәбә техник карау оештырыла.

– Газ җиһазларына техник карау үткәргән өчен урында түләү алынмый, түләү күчерү юлы белән башкарыла. Түләү сорыйлар икән, димәк, алар чын газ хезмәтеннән түгел. Кызганыч, мошенник “газчылар” да бар. Кием киеп куялар да, кешеләрне алдыйлар. Сак булу зарур, йортка игълан беркетелгән булса да, хезмәткәрнең таныклыгын таләп итү зыян түгел. Шик туса, идарәче компаниягә яки “02” телефоны аша хәбәр итәргә кирәк, – дип киңәш бирде Александр Тыгин.

Чын газчыга ишек ач

Газ хезмәте хезмәткәрләре йорт яки фатир эченә кереп газ җиһазларын, төтен суыргычны карарга хокуклы. Әгәр кеше газ хезмәткәрләрен кертмәсә, аңа 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф салына. Газчылар килгән вакытта йортта яки фатирда кеше булмаса, хәбәр калдырыла. Йорт-фатир хуҗасы үз көнен билгеләп, газ оешмасына җавап җибәрергә бурычлы. Җавап булмаса, газ хезмәткәрләре инде икенче тапкыр килгәннән соңында акт төзеп торак инспекциясенә тапшыра. Торак инспекциясе “бикле фатирга” административ чара күрү турында карар кабул итә.

Фатирдагы газ җиһазларының төзек булуы зарур. Ватык газ җиһазы бөтен йортка фаҗига китерергә мөмкин. Әлбәттә инде, бу таләп шәхси йортларда яшәүчеләргә дә кагыла.

Безнеке ул – ишегалды

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында “Безнең ишегалды” республика программасы гамәлгә ашырыла.

– Казанда гына да 4 меңнән артык ишегалды исәпләнә. Программа ярдәмендә республикада ел саен 1 мең ишегалды яңартыла. Без төзекләндерүгә мохтаҗ ишегалларын билгелибез. Халык фикере исәпкә алына, кайчак күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында бәхәсләр дә куба. Берәүләр агачны кисүне кызгана, икенчеләргә автоурын кирәк. Белгечләр агачның үзәген тикшерә, 60-70 ел буена үскән тополь агачларының эче черек инде, аларны кызганудан мәгънә юк. Казанда биек агачлар күп, аларның ботакларын кисеп, кыскарту мәслихәт. Җил-давылда андый биек агачлар хәвеф чыганагы, – диде Александр Тыгин.

Фактта кулланганны түлә

Күп йортларның һәм фатирларның хуҗалары (вакытлыча кулланучылары) энергия чыганаклары өчен түләүне хисаплагычлар күрсәткечләре буенча башкара. Александр Тыгин:”Түләүләрне хисаплагычларда күрсәткән санны, ягъни, фактта кулланганны түләргә кирәк. Нормативлар буенча түләгәндә бәхәсләргә җирлек кала”, – дип искәртте.

Фото: https://sarman-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading