16+

“Тормыш төбеннән күтәрелдем”

ВИЧ-инфекция диагнозы куелган кешенең хис-кичерешләрен бары тик шундый ук чир белән яшәүче генә аңларга сәләтле.

“Тормыш төбеннән күтәрелдем”

ВИЧ-инфекция диагнозы куелган кешенең хис-кичерешләрен бары тик шундый ук чир белән яшәүче генә аңларга сәләтле.

Табиблар, психологлар ничек кенә ярдәм итәргә тырышса да, алар барыбер авыру кеше хәленә керә алмый. Шуңа күрә бүген күпчелек СПИД үзәкләрендә тигез дәрәҗәле консультантлар эшли. Ягъни үзе вирус йөрткән кешеләр башкаларга бу диагнозны кабул итәргә булыша. Рөстәм (исеме үзгәртелде) – шуларның берсе. 

Рөстәм дистә елга якын ВИЧ-инфекция белән яши. Диагнозы аның өчен бер дә көтелмәгән хәбәр дип һич әйтә алмый. Үсмер вакытта ук кыек юлга баскан ирнең аралашу даирәсендә дә гел үзе ишеләр була. 

-Яшереп тормыйм, минем тормыш юлым бик сикәлтәле булды. Вакыты шундый иде. Группировкалар, бандитизм чәчәк аткан 90нчы елларда үскән Казан егете мин. Чордашларым арасында күпчелек йә алкоголик, йә наркоман. Мин дә 16 яшьләремдә үземнән өлкәнрәк егетләргә ияреп, беренче тапкыр җиңел наркотикларны татып карадым. Шуннан китте инде. Тора-бара синтетик эшләнмәләргә күчтем, энәгә утырдым, - дип ачынып сөйләде ул. 

Хәмер, наркотиклар, тәртипсез җенси элемтәләр – мондый тормыш рәвешенең яхшыга илтмәвен һәрберебез аңлый. Шуңа күрә ВИЧ-инфекция диагнозы да әле бер, әле икенче танышы авызыннан яңгырый. Үзе дә көннәрнең берендә шушы чир ияртәсен көткән кебек даими рәвештә анализлар тапшырып тора. 2015 елда чираттагы тикшеренүдән соң, нәтиҗәләре гадәттәгедән соңарып килә. Берникадәр вакыттан табиблар, Рөстәмне үз янына чакыртып алып, «Сездә ВИЧ-инфекция» дигән хәбәр ирештерәләр. 

-Табиблар мине үзләре янына дәшкәч, берникадәр дулкынлану, курку хисе булды. Әмма бу хәбәрне ишетү белән башымда бер генә уй иде: «Минем болай да югалтыр әйберем юк. Хәзер бигрәк тә». Тордым да, яңадан наркотиклар эйфориясендәге тормышка чумдым, - дип искә ала Рөстәм.

Рөстәм, наркотиклар куллануын дәвам итсә дә, ВИЧка каршы дәваланудан баш тартмый. Даими рәвештә Казанның СПИД һәм инфекцияле авыруларны кисәтү һәм көрәш үзәгенә килеп, тиешле тикшеренүләрне үтә, терапия ала. Шулай бервакыт, ике аягын да сындырганнан соң, таякка таянып, үзәккә килгәч, аны тигез дәрәҗәле консультант егет каршы ала. Сөйләшеп китәләр һәм ул Рөстәм өчен мөһим, кирәкле сүзләрне таба. Аны наркологик диспансерга дәваланырга ятарга күндерә.

-Мин бу чакта тәмам арыган, алҗыган идем. Наркотиклардан котылып булачагына артык ышанмый да идем, ял итеп, хәл җыеп чыгармын булмаса, дип хастаханәгә кереп ятарга ризалаштым. Уены-чыны белән бергә консультант егеттән: «Дәваланып чыксам, мин синең кебек тигез дәрәҗәле консультант була аламмы?» дип тә сораганым хәтердә. Күреп торасыз, бу чынга ашты, - дип көлә Рөстәм.

2017 елдан Рөстәм чиста, наркотиклардан азат яшәү рәвеше алып бара. Тормышның төбенә төшкәннән соң, өскә күтәрелергә үзендә көч таба ул. Бәйлелектән котылуы аңа җиңел бирелми, билгеле. Дәвалануы ярты елга сузыла. Әмма бу юлдан тайпылмыйча, аны тулаем үтеп, тормышын өр-яңа биттән башлый ала. 
Рөстәм хастаханәдән чыкканда, танышларының шактые инде теге дөньяга күчкән була. Үзенең тигез дәрәҗәле консультант аркасында гына исән булуын яхшы аңлый ул. Шуңа күрә дә аны алкоголь һәм наркотик бәйлелектән котылырга ярдәм итә торган иҗтимагый оешмага консультант итеп чакыргач, шунда ук ризалаша. Үзе бу афәттән котыла алган икән, димәк, башкаларга да ярдәм итә алуын сизә. Чыннан да, аның үрнәгендә, бик күпләр бәйлелектән котылып була икәненә инана, туры юлга баса. 

Ике ел элек Рөстәмне үзенә ярдәм иткән тигез дәрәҗәле консультанты СПИД-үзәккә эшкә чакыра. Ул ризалаша. ВИЧ-инфекция белән күп еллар яшәгән кеше буларак, монда да башкаларга файдалы була алуын аңлый. Диагнозны кабул итү, антиретровируслы терапиягә күндерү өчен авыру белән аның телендә сөйләшә белү бик мөһим. Рөстәм сүзләренчә, ул наркоман, төрмәдә утырып чыккан кеше белән дә, очраклы рәвештә генә чир йоктырган ир яки хатын-кыз белән дә уртак тел таба ала. Сүз уңаеннан, бүген азгын тормыш алып бару аркасында ВИЧ йоктыручылар сирәгәйгән. Ешрак авыруның җенси юл аша күчүе өстенлек итә икән. Нигездә, бу кешеләр дә азынып-тузынып йөрүчеләр түгел, ә үз акылсызлыгы аркасында саклык чараларын күрмәүчеләр. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар.

Ә Рөстәмнең тормышында бүген барысы да яхшы. Бәйлелегеннән арынганнан соң, ул булачак хатынын очраткан. Тормыш иптәше аның үткәнен дә, диагнозын да кабул иткән. Элек үз рәхәтен генә кайгыртып яшәсә, бүген ул үз җилкәсендә җаваплылык тоя. 47 яшендә «Социаль хезмәткәр» белгечлегенә югары уку йортына да укырга кергән әнә. Алга таба психолог белеме дә алырга ниятли, эшендә бу комачау итмәс. 

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading