16+

Туачак балалар сәламәтлеге әти-әниләр кулында

Россиядә яшәүчеләрнең 37 миллионнан артыгы яшьләр категориясенә карый.

Туачак балалар сәламәтлеге әти-әниләр кулында

Россиядә яшәүчеләрнең 37 миллионнан артыгы яшьләр категориясенә карый.

Яңа торак комплекслары социаль һәм мәдәни инфраструктураны исәпкә алмыйча төзелә. Яшүсмерләргә һәм яшьләргә вакытын кызыклы итеп уздыру өчен махсус үзәкләр җитми. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр кытлыгы яшь гаиләләрнең көнкүрешен кыенлаштыра. Ә күптән түгел өйләнешеп, бала алып кайтырга ниятләгән парларның 17 проценты гына репродуктив яктан тулысынча сәламәт булуы киләчәк буын өчен борчу уята. Яңа туган 20 баланың берсе генә «диагноз»сыз булуы моның ачык мисалы.

Моннан тыш, яшьләрне борчыган мәсьәләләр арасында торак белән тәэмин ителеш, эш табу кыенлыклары, психологик ярдәм һәм башкаларны билгеләп үтәләр. Яшьләр эшләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәсе вәкилләре «түгәрәк өстәл» янына җыелып, бик күп проблемаларны уртага салып сөйләште. 

Яшьләргә юл бирегез
Мәгълүм булганча, Россиядә яшәүчеләрнең 37 миллионнан артыгы яшьләр категориясенә карый. 14-35 яшьлекләр барлык халыкның дүрттән бер өлешен тәшкил итә дигән сүз. Республикабызда яшьләр саны 1,5 миллионга якынлаша. Татарстандагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләп узганча, республикада яшь буын потенциалын тормышка ашыру юнәлешендә системалы эш башкарыла. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлеге буенча алдынгы төбәк булып табылды. «Яшьләр өчен төбәк» проекты кысаларында республикага 4 миллионнан артык федераль акчалар җәлеп ителгән. Әмма барысы да болай да яхшы дип, эшне туктатырга ярамый. Хәл ителәсе проблемалар, борчу тудырган факторларны саный китсәң, шактыйга җыела икән.

- Кызганычка, яңа төзелгән комплексларда яшьләр инфраструктурасы белән проблемалар саклана. Мондый кытлык Лаеш, Питрәч, Биектау, Әлмәт районнарында күзәтелә. Яшьләрнең буш вакытын оештыруда биредә упкын булуын күрәбез. Шуңа күрә яңа күпфатирлы йортлар, торак комплекслары төзегәндә социаль билгеләнешле, балалар, яшүсмерләр, яшьләр объектлары төзү каралырга тиеш, - дип ассызыклады Сәрия Сабурская.

Буш вакыт, психологик проблемалар һәм торак
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шулай ук басымны «авырткан» мәсьәләләргә ясады. Ул Сәрия Сабурская сүзләрен хуплап, республикада яшьләр сәясәте оешмалары челтәре шактый киң – 380нән артык булса да, моның җитәрлек булмавын ассызыклады.

- Хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр – бу кирәкле, нигез булып торган инфраструктура. Әмма болар белән бергә яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең мәшгульлеген оештыру да кирәк, чөнки бу социаль негатив күренешләрне кисәтү булып тора, - ди Ринат Садыйков. Шулай ук министр яшьләрнең, яшь гаиләләрнең психологик-педагик ярдәмгә мохтаҗлыгы артуын билгеләде. Республикада яшь буын проблемаларын хәл итәргә булышучы махсус үзәкләр челтәре җәелдерелә, шулай да биредә эшләүче белгечләргә йөкләнеш артканнан-арта. 

Яшьләрнең үз хокуклары һәм мөмкинлекләре хакында аз хәбәрдар булуы кебек проблема да бар. Төрле грантлар ярдәмендә үткәрелгән масштаблы чаралар, туры эфирлар яшьләрнең күңелен «тырнаган» сорауларга җавап бирергә ярдәм итә.

Торак шартларын яхшырту яшьләр өчен аеруча актуаль. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы үз канаты астындагыларны тораклы итүнең дүрт механизмын эшкә җигә. Бу программалар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ шактый гына яшьләргә үз куышын булдырырга ярдәм иткән. Әмма Ринат Садыйков программаларның берсенең бездә тулы куәтенә эшләмәвенә борчыла. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы кысаларында Татарстанга узган елда нибары 36 миллион сум гына бирелгән. Янәсе, республика торак белән бәйле проблемаларны үз көче белән хәл итәргә сәләтле. Шулай да киләсе елда федераль бюджет финанславы арттырылачак дигән килешүгә килә алганнар. 

Эшле булган, ашлы булыр
Яшьләрнең һөнәри потенциалларын тормышка ашырырга ярдәм итү шулай ук өстенлекле мәсьәләләр рәтендә. Татарстан хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, бүген хезмәт базарында 60 мең вакансия исәпләнә. Шул ук вакытта республика эш белән тәэмин ителгән яшьләр өлеше буенча югары урында тора. Бездә яшьләрнең 51 проценты хезмәт куя, Россия күләмендә бу күрсәткеч 47 процент дәрәҗәсендә. Министрлык эш эзләүче яшьләргә дә, яшь кешене эшкә алган эш бирүчегә дә ярдәм күрсәтә. Эш бирүчегә, әйтик, махсус субсидияләр каралган. Эш эзләүче яки эшен алмаштырырга теләүче яшьләргә кыска вакытлы курслар үтеп, ихҗыяҗлы һөнәр үзләштерергә булышалар. Алдагы елларда мәшгульлек үзәкләре аша укып чыкканнарга, нигездә, үз эшен булдыруда ярдәм кулы сузсалар, хәзер яңадан укыту узганнар оешма-предприятие хезмәткәрләре рәтен тулыландырырга тиеш. Шулай ук Эльмира Зарипова яшьләрнең югары уку йортларын тәмамлап, туган якларына эшкә кайтмавы хакында борчуын белдерде.

- Табиблар, педагоглар белән тәэмин ителеш буенча бик зур ихтыяҗ Яшел Үзән, Тукай, Бөгелмә, Лениногорск районнарында, Түбән Кама, Чаллы, Алабугада күзәтелә. Шул ук вакытта ел саен бу районнардан егетләр һәм кызлар әлеге юнәлешләр буенча югары уку йортларына керә. «Кайда туган, шунда кирәк булган» дигән гыйбарәне тормышка ашыру муниципаль берәмлекләрдән адреслы эш башкаруны таләп итә, - дип ассызыклады ул.

Киләчәк буын сәламәтлеге кем кулында?
Яшьләрнең сәламәтлеген саклау юнәлешендә җәелдерелгән эшчәнлек хакында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. Быел игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан зур игътибар яшь гаиләләр белән эшләүгә бирелә. Йөклелекне өзү очракларын киметү өчен абортка кадәрге консультация кабинетлары ачыла, репродуктив яшьтәгеләр өчен диспансеризация оештырыла, ЭКО чараларының нәтиҗәлелеге кайгыртыла.

- Хатын-кызның авырга узганчы һәм йөкле вакытта үз сәламәтлегенә карашы туачак баланың сәламәтлегенә йогынты ясый. Кызганычка, 20 баланың берсе генә тулысынча сәламәт булып туа, ә бер яшькә кадәрге балалар арасында 4-6 проценты гына «сәламәт» дигән төркемгә карый, - дип борчулары белән уртаклашты ул. Аныңча, туачак балалар сәламәтлеге әти-әниләр кулында. Үз чиратында министрлык сабыйлар үлемен кисәтү юнәлешендә эш башкара. Республиканың 13 районында гына бер сабый үлеме очрагы да теркәлмәгән, башкалары буенча эшләргә кирәклеген ассызыклады урынбасар. Шулай ук тышкы сәбәпләрдән – юл-транспорт һәлакәтләрендә, янгыннарда, әти-әнинең игътибарсызлыгы аркасында югалган бала гомерләре дә кызганыч. Социаль куркыныч категорияләргә караган гаиләләр белән эш алып бару мөһимлеге әйтелде.

Узганчы уйла
Татарстан Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова ир һәм хатын-кызның йөклелеккә алдан әзерләнергә тиешлегенә басым ясады. Аның сүзләренчә, бала планлаштырган хатын-кыз һәм ир-ат белән өч ай алдан эшли башларга кирәк. Гамәлдә исә, хатын-кыз белгечләр янына инде балага узгач кына килә. Нәтиҗәдә, сәламәт бала табу өчен профилактик чаралар күрү инде соң була. ЗАГСлар аша гамәлгә ашырылган «Яшь пар сертификаты» ярдәмендә бу вазгыятьне үзгәртергә исәп тоталар. Ир һәм хатын бу сертификат буенча табибларда бушлай тикшеренү уза ала. Аннары яшь пар белән киләчәккә планнары турында белешәләр. Бала табарга исәп тотучыларга сәламәтлеген яхшырту һәм йөклелеккә әзерлек буенча киңәшләр бирелә, якындагы вакытта бала алып кайтырга исәпләмәүчеләргә контрацепция турында сөйләшү уздыралар.

Балалар тусын гына...
Балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәэмин ителеш, югары белем алу мөмкинлекләре яшьләр өчен шулай ук әһәмиятлеләр рәтендә. Бу юнәлештә дә республика зур эш башкара. Быел, әйтик, 7,9 мең балага исәпләнгән 6 мәктәп һәм 600 балага бер өстәмә корпус төзелә. Шулай ук агымдагы елда 10 яңа мәктәпкәчә белем бирү оешмасы сафка бастырылачак. Шулай ук булган объектларда да яңарту эшләре башкарыла, мәктәпләрдә ашханәләр ремонтлана, дип хисап тотты Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Асадуллина. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading