16+

Түләүсез нигездә медикаментлар алырга мөмкин кешеләр кемнәр? Аңлатабыз

Сирәк очрый торган чирдән интегә торган хатын-кызга яшәү өчен әһәмиятле дару билгеләгәннәр, әмма ел дәвамында ул аны бер тапкыр да алмаган.

Түләүсез нигездә медикаментлар алырга мөмкин кешеләр кемнәр? Аңлатабыз

Сирәк очрый торган чирдән интегә торган хатын-кызга яшәү өчен әһәмиятле дару билгеләгәннәр, әмма ел дәвамында ул аны бер тапкыр да алмаган.

40 яшьлек инвалид ханым сирәк очрый торган чирдән интегә. Хастаханәдә аңа яшәү өчен әһәмиятле дару билгеләгәннәр, әмма аны аңа бирмәгәннәр.
Күзәтчелек ведомствосы судка дәгъва белдергән. Анда ул Сәламәтлек саклау министрлыгыннан инвалид баланы кирәкле дару белән тәэмин итүне сорый.
Прокуратура ярдәме белән хатын-кызга кирәкле даруны биргәннәр. Моннан тыш, прокурор инвалид ханым исеменнән сәламәтлек саклау министрлыгына мораль зыян компенсациясен (500 000 сум) түләтү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.
Дәгъваны канәгатьләндергәннәр, ләкин өлешчә: 70 000 сум күләмендә компенсация түләтеләчәк. 

Түләүсез нигездә медикаментлар алырга мөмкин кешеләр:
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар (шул исәптән армия һәм флот ихтыяҗлары өчен бурычларны үтәгән предприятиеләр хезмәткәрләре, партизаннар);
- хәрби бурычын үтәгәндә яки аннан соң – яралардан яки авырулардан үлгән хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре һәм хатыннары;
- Ленинград блокадасында яшәүчеләр һәм яклаучылар;
- элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары;
- башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәт ветераннары (мәсәлән, Әфганстан);
- СССР һәм Россия геройлары;
- ата-аналарының кеременә бәйсез рәвештә 3 яшькә кадәрге балалар (ә күп балалы гаиләләрдә – 6 яшькә кадәр);
- I төркем инвалидлары, эшләмәүче II төркем инвалидлары, шулай ук инвалид балалар;
- ЧАЭС һәлакәтенең тискәре йогынтысына дучар булган яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш алган затлар;
- Ерак Төньякның аз санлы халыклары.

Медикаментлар, инвалидлык булу-булмауга карамастан, шикәр чире белән авыручыларга бирелергә тиеш. Сүз шикәр киметү өчен инсулин яки таблеткалар турында гына түгел, хәтта глюкометрга тест-тасмалар, шприцлар турында да бара.
Бушлай дару алучыларның тагын бер төркеме – йөкле хатын-кызлар. Аларны тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә беркетелгән. Шуңа күрә төрле төбәкләрдә авырлы хатын-кызларга бирелә торган дарулар исемлеге аерыла. Нигездә, бу йод һәм тимер препаратлары, булачак әниләр өчен поливитаминнар, бала төшү куркынычы янаганда кулланыла торган дарулар.
Пенсионерлар бушлай тәэмин итүгә дәгъва кыла алмый, тик медицина күрсәткечләре буенча кирәкле даруларга 50 процент ташлама каралган. Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш.
II һәм III төркемдәге эшләүче инвалидлар шулай ук даруларны 50% ташлама белән алырга мөмкин. Ә бөтенләй бушлай тәэмин итү I төркем инвалидларга һәм эшләмәүче II төркем инвалидларга каралган.
Дарулар алу өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәләр.

***
Дәвалану, уку яки спорт белән шөгыльләнү өчен салымны хәзер үк кайтарырга мөмкин. Салым декларациясен тапшыру өчен ел тәмамлануын көтеп тору мәҗбүри түгел.

Федераль салым хезмәте исегезгә төшерә: социаль салым акчаларын агымдагы елда (дәвалану, уку яки спорт белән шөгыльләнүгә билгеле бер күләмдә акча сарыф иткән очраклар) үзегезнең эш бирүчегез аша алырга мөмкин.
Моның өчен Федераль Салым хезмәтенә салым чигерүенә хокукны раслау турында гариза бирергә кирәк (федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша яки Федераль салым хезмәтенә үзегез барсагыз да була).

Әгәр Федераль салым хезмәте гражданинның социаль чигерүгә хокукы булуы белән килешсә, ул эш бирүчегә хәбәр юллый. Аның нигезендә эш бирүче кешенең хезмәт хакыннан НДФЛны тотып калмаячак (Россия Федераль салым хезмәте сайтыннан алынган мәгълүмат буенча).

Сәхифәне юрист Марат Гайнуллин әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading