16+

Уенчыклар тутырылган автоматка 200 тапкыр “оттырган” һәм полиция чакырткан

Токиода яшәүче бер ир уенчыклар тутырылган автоматка 200 тапкыр “оттырган” һәм, автомат хуҗасын алдалауда гаепләп, полиция чакырткан. Моны исбатлау өчен ир-атка тагын 300 тапкыр җиңелергә туры килгән... Гәрчә шул акчага әллә ничә уенчык алып булыр иде, югыйсә.

Уенчыклар тутырылган автоматка 200 тапкыр “оттырган” һәм полиция чакырткан

Токиода яшәүче бер ир уенчыклар тутырылган автоматка 200 тапкыр “оттырган” һәм, автомат хуҗасын алдалауда гаепләп, полиция чакырткан. Моны исбатлау өчен ир-атка тагын 300 тапкыр җиңелергә туры килгән... Гәрчә шул акчага әллә ничә уенчык алып булыр иде, югыйсә.

Сәүдә үзәкләре, азык-төлек кибетләрендә уенчыклар белән тутырылган автоматларны барыбыз да белә. Күбебезнең уйнап та караганы бардыр. “Җиңгәнебез” дә бар. Маркетинг алымы инде бу, ягъни балалар кызыга шул уенчыкларга. Балалар сорый икән, баш тарта алмыйбыз, автоматны баетабыз да, баетабыз. Азартка кереп китеп, өлкәннәр үзе дә “уйный” башлый. Шуңа да белгечләр бу тартманы казинодагы уен автоматының кече туганы, ди. Бер уенның бәясе нибары 10-20 сум. Артык кыйммәт тә түгел, шулай бит? Әмма... Азартка бирелеп, 50, 100, 200, 500 сум да чыгып китәргә мөмкин.

Әлбәттә, бу төр бизнесны уйлап табучылар адәм баласын 10 сумга уенчык белән куандыру максатын куймый. Хәйлә ята монда. Алары да төрле. Автомат хуҗасы уенчыкны эләктерү көчен көйләргә дә, кирәкле вакыт аралыгында уенчыкны эләктерү вакытын җайларга да мөмкин икән. Һәр уенчыктан 50% кадәр табыш каралганын үзләре дә яшерми икән. Алдыйлар, кыскасы. Хәер, кешенең уйнарга, үзен сынарга теләге бар икән, алдау түгелдер дә бәлки. Беркем дә көчләп автомат янына китерми бит.

Интернетта берничә яхшы лайфхак та бар. Уенчыкны чыгару өчен яңарак автоматны сайларга киңәш итәләр. Кибеттә яңа куелган автоматны күрсәгез, күптән куелганына караганда, монысында җиңәргә җиңелрәк булачак. Чөнки яңа автоматка клиентларны җәлеп итәргә кирәк. Ләкин бу вакытлыча гына булачак. Уенчылар арткан саен, машинаның хуҗасы аның программасын да үз файдасына үзгәртәчәк. 

Беркайчанда зур уенчыкларны тотарга тырышмагыз. Аларның авырлыгы зур, ә аппарат аларны күтәрә алмаслык итеп көйләнгән. Әгәр дә, автоматта уйнап торган кешеләр күрәсез икән, алардан соң ук уйнарга ашыкмагыз. Бертуктамый уйнаган саен, автомат начаррак “эшләячәк”. Әгәр берәр кешедән соң уйнарга керешсәгез, «тимер кул» уенчыкны хәтта эләктерә дә алмаячак. Азартка бирелеп, 10 уен уйнарга теләүчеләр өчен дә шул хәл кабатланачак. 

Автоматта иң куркыныч урын – ул тартма. Тотылган уенчык нәкъ менә шунда төшәргә тиеш. Аның янында яткан призга кызыгырга кирәкми, чөнки «тимер кулның» тартмага бәрелүе ихтималы зур. Шулай ук, эләктерергә җиңел булган уенчыкларны сайлагыз - мәсәлән, озын колаклы куяннар, койрыклы этләрне. Ә зур башлы песиләр, шома уенчыклар, тупларны алмагыз. Алар барыбер яткан урынына төшеп китәчәк. 

Автоматны яңа уенчыклар белән тутыру ешлыгына да игътибар итегез. Әгәр дә бер атна эчендә уенчык сизелерлек кимемәгән һәм артмаган икән, димәк, монда уйнарга кирәкми.

Уенчыклы автоматлар кибетләрдә законсыз урнаштырылган дип уйлау дөрес түгел. Канун буенча алар азартлы уеннарга керми. Алар бары тик күңел ачу автоматлары булып санала. Шуңа күрә мондый автоматларны балалар өчен күңел ачу үзәкләрендә, супермаркетларда һәм балалар йөри торган башка урыннарда куярга рөхсәт ителә.

Максаты изге кебек бу тартмаларның, ләкин, әйткәнебезчә, табыш алу – беренчел максат. Бу автоматта җиңү сезнең җитез, яки хәйләкәр булуыгыздан түгел, ә аның хуҗасының комсызлыгыннан тора. Уйнаганчы, уйлап карагыз.

Лилия Яфизова.

Фото: https://www.freepik.co
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading