Күпләрнең, Укытучылар көне белән котлап, балаларының остазына яхшылык эшлисе килә.
Мөгаллимнәргә бүләкләр бирү Россиядә генә түгел, күп кенә башка илләрдә дә матур традициягә әйләнгән.
Россия Конституциясе нигезендә, балалар бушлай урта белем алырга хокуклы. Шуңа күрә ата-аналар бәйрәмнәр белән бәйле акча җыюда катнашмаска мөмкин. Белем көнендә укытучыларга бүләк бирү ата-аналарның үз инициативасы башкарыла. Бүләкләрнең кайберләре исә канун күзлегеннән ришвәт буларак бәяләнергә мөмкин.
Укытучыларга нәрсә бүләк итәргә мөмкин һәм нәрсә бүләк итәргә ярамый.
Әйе, билгеле бер чикләүләр бар. Укытучыларга бүләкләр бирү турында аерым закон юк, ләкин РФ Гражданнар кодексының 575 маддәсендә («Бүләк бирүне тыю») күрсәткәнчә, мәгариф оешмалары, медицина оешмалары, социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә... бәясе өч мең сумнан артмаган гади бүләкләрдән тыш, бүләк рөхсәт ителми. Димәк, ришвәтчелек турындагы закон буенча укытучыга бүләкнең максималь суммасы - 3000 сум. Аннан артыгы ришвәт буларак бәяләнергә мөмкин!
Кайвакыт, янәсе, укытучыларга чәчәк һәм канцелярия товарларыннан башка берни дә бүләк итәргә ярамый дигән закон проектына да сылтама ясыйлар. Ләкин чынлыкта бу закон проектында сүз шулай ук еш кына бүләкләр ала торган түрәләр турында бара. Шуңа күрә ата-аналарга бүләк сайлаган вакытта иң мөһиме - РФ ГК таләпләре бозылмасын.
Бүгенге көндә укытучыга бирергә мөмкин булган бүләкләр саны закон белән чикләнмәгән. Шуңа күрә ата-аналар берничә предмет бүләк итәргә теләсәләр, «3000 мең сум кагыйдәсе» аларның һәрберсенә аерым тарала. Ягъни бу предметларның һәркайсы 3000 сумнан да кыйммәтрәк булмаска тиеш. Әмма сыйныф исеменнән бирелә торган гомум бүләк шулай ук 3000 сумнан кыйммәтрәк булырга тиеш түгел. Бу очракта бүләккә ничә кеше кушылганы да мөһим түгел.
Укытучыга акча бүләк итәргә рөхсәтме диючеләргә. Рөхсәт ителми, чөнки РФ ГК маддәсенең аңлатмаларына караганда, сүз нәкъ менә бүләкләр турында бара. Ә конверттагы акча аңлашылмаучылык китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук мәктәп администрациясе укытучыларга ата-аналардан, хәтта бәйрәмнәрдә дә бүләкләр кабул итүне тыйган укыту оешмалары барлыгын исегездә тотыгыз. Укытучыны уңайсыз хәлдә калдырасыгыз килмәсә, кайсы бүләкләрне бирү рөхсәт ителү-ителмәвен аңлар өчен, мәктәпнең эчке кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
Димәк, закон буенча укытучыларга нинди бүләкләр бирергә мөмкин? Туры килә торган бүләкне ничек сайларга?
- 3000 сумнан арзанрак торган бүләк сатып алыгыз. Бәя артуы чагыштырмача зур булмаса да, бу ришвәт биргәндә гаепләү өчен сәбәп булырга мөмкин - тәвәккәлләмәсәң яхшырак;
- Шикләнүләр нигезсез булса да, шик тудырмый торган бүләкләрне сайларга тырышыгыз. Мәсәлән, көнкүреш техникасы яки электроника төрле бәядә булырга мөмкин. Хәтта арзанлы товар да кайчакта шактый кыйммәтле булып күренә. Әйбернең чын кыйммәтен аңа карап кына бәяләргә авыр;
- Товар чегын саклагыз. Әгәр укытучы белән үзара мөнәсәбәтләрегез әйбәт икән, бүләкне чек белән бергә бирегез. Сакланганны – саклармын дигәндәй: бүләкне кабул итүченең ул-бу очракта дәлиле булачак. Уңайсызланасыз икән, чекны үзегездә саклап тотыгыз;
- Шулай ук сыйныф бүлмәсендә эшләр өчен төрле кирәк-яраклар турында да уйларга мөмкин;
- Бүләк алуга тулы альтернатива буларак, укы-укыту кирәк-яраклары кибетенә бүләк сертификатын бүләк итә аласыз;
- Әгәр дә борчыласыз икән (яки укытучы борчылса), истәлекле сувенир белән чикләнегез. Чәчәк бәйләме һәм шәхси аксессуар (канцелярия, эш өстәленә кирәк-яраклар...) бик яхшы компромисс карар булачак.
Әлеге бүләк кагыйдәләре барлык балалар учреждениеләре хезмәткәрләренә, тәрбиячеләргә, кече тәрбиячеләргә һәм репетиторларга карата кулланыла.
Лилия Яфизова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар