16+

«Урамнарда янгын сүндерү машиналары йөрмәсә шат булыр идем»

30 апрель – янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Янгын сүндерү частенең эчке тормышы белән танышып, егетләрне котлап кайттык “Бурдан кала, уттан калмый”, – дип юкка әйтмәгәннәр. Күптән түгел Татарстан авылларында булган котычкыч афәтләрдән соң, бу сүзләргә җитдирәк карый башлыйсың. 

«Урамнарда янгын сүндерү машиналары йөрмәсә шат булыр идем»

30 апрель – янгын сүндерүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Янгын сүндерү частенең эчке тормышы белән танышып, егетләрне котлап кайттык “Бурдан кала, уттан калмый”, – дип юкка әйтмәгәннәр. Күптән түгел Татарстан авылларында булган котычкыч афәтләрдән соң, бу сүзләргә җитдирәк карый башлыйсың. 

 “Машина сусыз булмый”
Янгын сүндерүчеләрнең частенә килгәч, күзгә иң беренче ташланганы чисталык булды. Бөтен якын-тирәдә, бүлмәләрдә, киемнәрдә төгәллек күренеп тора. Бар нәрсәнең – үз урыны.

Янгын сүндерүченең эш көне смена алышынудан башлана. Алар тәүлек буе тынычлык сагында торганнан соң, өч көн ял итә.
Без янгын сүндерүчеләр станциясе буенча сәяхәт итеп алдык. Бу үзе бер аерым дөнья икән. Йокы урыннары, аш-су бүлмәсе, спортзал, укыту бүлмәләре... Кыскасы янгын сүндерүчеләр өчен эш урыны – икенче йортлары, кайтып тормасалар да була. Яшәү өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. Хәтта аквариумда балыклары да йөзә. Аларны бер генә кеше ашата, дип әйтте егетләр. Тәртип!..

Иң беренче эш итеп, янгын сүндерүчеләр машиналарның җиһазларын барлый башлады. Буеннан-буена махсус техника тезелгән. Зур машиналардан кала, мотоцикл, квадроцикллар да бар. Алар янгын урынына тиз барып җитәр өчен кирәк. Язга чыккач, корыган үлән, басу-кырлар яну очраклары арта. 
Янгын сүндерүченең киемен без дә киеп карадык. Нормативлар буенча, егетләр 20 секундта киенеп бетергә тиеш икән. Безнең исә киенү 5 минуттан артты. Калын кием аша һава йөрми, эссе. Җәйнең кояшлы көннәрендә янгын сүндерүчеләргә авырдан туры килә икән. Әле үзең белән кысылган һава тутырылган баллоннары һәм махсус җиһазларны алырга кирәк.

Янгын сүндерү машинасында нинди генә җиһазлар юк. Гап-гади ут сүндергечтән башлап, кысылган һава белән баллоннар, бик югары температурага да чыдам саклану киеме, чүкеч, озын рукавлар (халык телендә шланг), ишекләрне ачып керер өчен махсус җайланмалар. Бу җиһазларның һәрберсе кешенең гомерен саклап калу өчен кирәк. Бер генә мизгелне югалтырга да ярамый. Үлчәүдә – кеше гомере.
Халыкта янгын сүндерүчеләр сусыз килә дигән фикер яши. Янгын сүндерүчеләр моны кире кага.

– Юк. Янгын сүндерүчеләр иң беренче эш итеп, машинага су тутыралар. Һәр янгын сүндерү машинасында (автоцистерналар турында сүз бара) 3 тоннадан артык су була. Ствол аша бер секундка 18 литр су чыга ала. Казанда гидронтлар урнашкан, су табу белән авырлыклар килеп чыкмый. Әмма су белән тәэмин ителү начар булган территорияләр дә бар. Андый вакытта су эзләргә туры килә, – ди алар

Монда “мин” юк, бары тик “без” генә
Янгын урынына беренче булып каравыл җитәкчесе килә. Ул бөтен янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге белән идарә итә. Бар җаваплылык та, шуңа күрә җитәкче иңенә ава. 

– Бу бер кеше башкарып чыга торган эш түгел. Монда “мин” юк, бары тик “без” генә. Бер кем дә эшсез калмый. Янгын вакытында яшь аермасы онытыла. Без уртак максатка ирешер өчен көч куябыз, – дип уртаклаша янгын сүндерүчеләр.
Һәр янгын сүндерүченең үзенең тарихы бар. Илназ Байков та белеме буенча укытучы икән. Ул 2015 елдан бирле янгын сүндерүче булып эшли.

– Командир барысын да алдан уйларга, бөтен нәрсәне белергә тиеш. Мин хезмәттәшләремә төгәл бурычлар куям. Командирга куркырга ярамый. Әмма без дә кешеләр, һәркемдә курку хисе уяна. Янгын сүндерүчеләр эмоцияләрне кулга алып, салкын акыл белән эш итә белергә тиеш, – дип әйтте Илназ.
– Беренче сменада машинаны күрсәтергә алып чыкканнар иде. Янгын турында хәбәр килде. Киттек, – дип сүзен башлады Фирдүс Сәгъдиев. Аның иң беренче сменасында ук 3нче номерлы янгын чыккан. – Без башка районга ярдәмгә килдек. Берничә тонна көнбагыш мае түгелгән иде. Янгынны озак сүндерә алмадык. Анда 6 сәгатьтән артык булдык.

“Янгын сүндерү машинасы йөрмәсә шат булыр идем”
Янгын сүндерүчеләр һәрдаим үзләрен куркыныч астына куя. Канда адреналин ташый. Андый вакытта янгын сүндерүчегә игътибарны һич югалтырга ярамый.

– Сезнең тәҗрибәдә янгында үлүчеләр булдымы? – дип сорыйм егетләрдән.
– Кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Җитешмәгән вакытлар да булды. Кайвакыт кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында аларны коткара алмыйбыз. Кечкенә генә хата да адәм баласының гомерен өзә ала.Бер вакыйга искә төште әле. Бер фатирга килдек. Кешеләр ишеккә калын юрган элеп куйганнар. Фатирда булганнар ишеккә килгәннәр, әмма юрганны алып атып ишектән чыга алмаганнарнар... Кеше үлеме, әлбәттә, хәтердә уелып кала, – дип уртаклашты Илназ Байков.

Янгын сүндерү машинасын йөртүчесенең дә бурычлары шактый икән. Янгын урынына тиз арада барып җитүдән кала, машина йөртүче рукавтан су килү, насос эшчәнлеге өчен җаваплы. Рәмис Нургатин бу һөнәргә 2012 елда килә. Ул янгын сүндерү машинасы белән идарә итә. 

– Урамнарда ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары йөрмәсә шат булыр идем. Димәк, кешеләрдә барысы да яхшы. Кызганыч, бу әлегә хыял гына. Бервакыт күп катлы йорттан янгын турында хәбәр килде. Без килеп җиттек, урамда халык җыелып тора. Сәгать төнге 11 иде. Мин машина янында калдым. Рациядән суны кабызырга дигән хәбәр бирделәр. Ә ул вакытта халык: “Сез монда нишләп торасыз, барыгыз, коткарыгыз”, – дип әйтә башлады. Миңа куелган бурычлар бар, аларны үтәргә кирәк. Андый вакытта янгын сүндерүче психологик яктан көчле шәхес булырга тиеш. Еш кына янгын сүндерүче кешеләргә психологик ярдәм дә күрсәтә, – дип сөйләде Рәмис.

Янгын сүндерүчеләр ЮХИДИ, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итә. Янгын сүндерүдән кала, гадәттән тыш хәлләр вакытында да ярдәмгә ашыгалар. 
Янгын сүндерүче булып хезмәт куючы егетләр эшләрен чын күңелдән ярата. Алар якын туганнар кебек аралаша. Бу – бер зур гаилә. Аларны һәм барлык янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! 

Янгын сүндерүчеләрне халык телендә “пожарник” дип атыйлар. Бу дөрес түгел. “Пожарник” янгынны чыгаручы кеше. Янгын сүндерүчегә “пожарный” дип эндәшсәгез була. Алай әйтсәгез ялгышмассыз.
Янгын сүндерү машинасында 3 тоннадан артык су бар. Ствол аша бер секунда 18 литр су чыга ала. 
Янгының куркынычы ягыннан 5 дәрәҗәсе бар. 1нче номерлы янгында – 2 (янгын зуррак булса – 4); 2нче номерлыда – 8; 3нче номерлыда - 10; 4нче номерлыда – 14; 5нче номерлыда – 18 машина эшкә җигелә. 


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading