16+

Уттай урак өстендә дә бәйрәм итү ярый ул

Уттай урып-җыю чорында барысын бер читкә куеп торып, зурлап бәйрәм уздыралар икән, димәк, бик тәҗел сәбәп бар дигән сүз.

Уттай урак өстендә дә бәйрәм итү ярый ул

Уттай урып-җыю чорында барысын бер читкә куеп торып, зурлап бәйрәм уздыралар икән, димәк, бик тәҗел сәбәп бар дигән сүз.

Гәрәбәдәй сары алтын белән беррәттән, җир куеныннан кара алтын бирүче бәрәкәтле Азнакай җирендә узган атнада шундый форсат булды. Район оешуга - 85 һәм «Азнакайнефть» оешмасының 60 еллыгын бик зурлап билгеләп уздылар. Әлеге ике юбилейның бер көнне уздырылуы бик зур мәгънәгә ия, чөнки районның үсеше «Азнакайнефть» идарәсе, гомумән, нефть тармагы белән тыгыз бәйләнгән. Азнакайлыларны бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе килде. Тантанада шулай ук «Татнефть» берләшмәсе генераль директоры Наил Маганов, Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Ринат Хәйров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.



Халык ташкын булып агылды бәйрәмгә. Тантана узачак «Юбилейный» стадионына бара-барышлый ук, бәйрәм кунакларын йөз дә бер төрле тамаша көтә иде. Азнакайның бишектә яткан сабыйларына кадәр әлеге чарада турыдан-туры катнашты дисәк тә, арттыру булмас. Чөнки әти-¬әниләре бөтен иҗади мөмкинлекләрен куеп, бәби бишекләрен ничек кенә бизәмәсен (карета, космик корабль, һава шары һ.б.), «Коляскалар парады»ның төп геройлары шул бишектә ятучы сабыйлар бит. Яңа кавышкан яшь парлар белән беррәттән, озак еллар бергә тату гомер итүче үрнәк гаиләләрнең яңа ачылган Гаилә паркына махсус чакырылулары да очраклы түгел иде.

Шәһәр буйлап аккан кечкенә генә Кара елга буе да еллар буе шушы бәйрәмне көткән диярсең. Яр буйларын төзекләндерү рес¬публика казнасына - 20 млн нан артыкка, ә «Татнефть»кә 17 млн сумга төшкән. Юллар түшәлеп, сукмаклар салынып кына калмаган, куаклар утыртылган, матур итеп басмага кадәр салынган. 4,5 гектар мәйданны биләп торган әлеге кишәрлек үзе бер тамаша мәйданына әверелеп калды ул көнне. Оя-оя казларны саклау¬чы малайлар-кызлар, кер чайкарга төшүче яшь киленнәр, балык тотучылар, куак араларында йөрүче аучылар - һәркайсы «үз эше» белән мәшгуль иде. Аска чишмәгә таба илтүче баскычларны чишмә челтерәвенә кушылып җыр сузучы үзешчәннәр биләп алган:
Бу якларга килеп учак яктым,
Балык тоттым
Ыкның суыннан.
Чатыртауга менеп чалкан яттым
Чал гасырлар үтте уемнан...


Арырак китсәң, чыннан да, чал тарих каршыңа үзе чыгачак: бу яклардан узган Пугачев яулары да, үз көчләре белән көн күргән чүлмәкчеләр, көмешчеләр бер мәйдан булып, бәйрәм халкына тарихта калган сәхифәләрне бәян итә. Биредә чып-чын авыл мичендә (күчмә мич) пешкән коймак, умартачылар синең күз алдында төтенен пошкырта-пошкырта умартадан алган кәрәзле бал белән чәйләп алырга да мөмкин иде.



Янәшәдә генә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзаларының Азнакай җирлегендә оештырган пленер нәтиҗәсен күрергә була. Саллы гына күргәзмә килеп чыккан. Сурәтләрдә, әлбәттә, таныш урыннар: әнә мәгърур Чатыр тавы, әнә Тымытык мәчете, Ык буйлары... Инде Рәссамнар берлеге рәисе, портретлар остасы Зөфәр Гыймаев үзе дә шушында икән, димәк, таныш йөз чалымнары да булачак дигән сүз. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинны Чатыр тау янындагы иген басуы уртасында киндергә иңдергән рәссам. Юбилейга сынчылар да тырышкан. Азнакайлылар күз алдында юктан бар булган «Җиңү» паркының икенче чираты шуны раслап тора. Монда кайчандыр ташландык бакчалар урыны булгандыр дип башыңа да китермисең. Рес¬публика һәм «Татнефть» берләшмәсе ярдәме белән зур эш башкарылган. 52 млн сумга төшкән әлеге паркларны торгызу. Әлеге мәйданда Татарстан Президентын район ветераннары каршы алды. Президент шулай ук узган ел нараттан хан сарае кебек итеп салынган Төбәкне өйрәнү музеенда да (18 млн га төшкән ул) булды. Әле бәйрәм алдыннан музейны заманча итеп җиһазлап та куйганнар. Монысы исә республика казнасына 3 млн 600 меңгә төшсә, «Татнефть» берләшмәсе 5 млн сум белән ярдәм иткән. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен ачылган «Игелек паркы»нда да булды бәйрәм кунаклары.

- Бу паркка узган ел «Парклар һәм скверлар елы»нда нигез салынды. Шунысы кызык, биредәге уен җаһазларының күбесен үзебезнең «Нефтемаш» заводы егетләре җитештерде, - диләр азнакайлылар. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен махсус җиһазландырылган мондый парк республикада әлегә Азнакайда гына дип тә өстисе килә.

- Соңгы елларда сезнең районда зур үзгәрешләр булды. Бу Азнакайның үзендә дә бик нык сизелә. Биш ел эчендә районда 110 мең кв метр торак, 24 спорт объекты, тугыз сәламәтлек саклау, биш мәдәни объект, җиде мәгариф учреждениесе, парклар барлыкка килде. Бүген Азнакай - республикада иң төзек районнарның берсе, - дип басым ясады Татарстан Президенты һәм район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, район халкына рәхмәтләрен җиткерде. Тантанада Президент кулыннан Хөкүмәт бүләкләре алучылар да шактый булды. Гомумән дә, Азнакай ягының тамырлары ныклы. Бу - дүрт Советлар Союзы Герое, сигез Социалистик Хезмәт Герое, Россия Герое үстергән җир. Президент та ассызыклады моны һәм сугыш һәм хезмәт ветераннарына үзенең тирән рәхмәтен җиткерде.

Кыскасы, бик зур әзерлек белән, гаҗәеп тантана үтте. Бәйрәм ачылышындагы прологта гына да 700 кеше катнашты. Бәйрәм концерты төнгә кадәр дәвам итте. Анда да Зәйнәб Фәрхетдинова, Равил Галиев, Данир Сабиров кебек Азнакай төбәге биргән талантларыбыз сәхнә тотты.


Марсель ГАЛИЕВ, халык язучысы:
- Районда моңа кадәр музейның аерым бинасы булмау күңелне тырнап тора иде. Чөнки музей ул - халыкның хәтере. Бөтен цивилизацияле җирләрдә иң башта музей төзеп куялар. Яңа музейны күреп сөендем, сокландым. Тегене эшләдек, моны эшләдек дип күпме генә сөйләсәләр дә, үткәнеңне барларлык урын булмаса, ул буш сүз булып кына калачак. Инде авыл музейларында сакланып калган бик сирәк очрый торган экспонатларны да шушы бер кулга туплыйсы иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading