16+

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”

Республикада һәр медицина оешмасы сәламәтлек саклау тармагы ягыннан ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның туганнарының исемлеген теркәп бара.

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”

Республикада һәр медицина оешмасы сәламәтлек саклау тармагы ягыннан ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгәннәрнең һәм аларның туганнарының исемлеген теркәп бара.

Гаилә әгъзаларын профилактик тикшеренүләргә чакыралар, теге яки бу төр медицина ярдәме күрсәтү буенча төрле скрининглар үткәрәләр.

"Россиянең кайбер госпитальләре белән тыгыз элемтә урнаштырылды. Хәрбиләребезгә тиешле ярдәм күрсәтү юнәлешендә һәрчак югары әзерлектә. Бер чылбыр сыман эшлибез, һәр пациент буенча индивидуаль эш алып барыла», — дип белдерде журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар хәрби госпитальләрдә дә, гади хастаханәләрдә дә теләсә нинди медицина ярдәме ала ала. 

Хәрбиләр өчен махсус сугыш ветераннары госпитале эшләп килә. Аларның берсе Казанда, икенчесе Чаллыда урнашкан.

Моннан тыш, Казанда хәрби госпиталь эшли. Биредә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр килә. Владимир Жаворонков сүзләренчә, Республика клиник хастаханәсе каршындагы госпитальдә дә шундый ук ярдәм күрсәтелә. Бу очракта хәрбиләргә ярдәм итү җаваплылыгы Оборона министрлыгы җилкәсенә төшә.

Әмма сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләре дә хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтә дип билгеләп үтте министр урынбасары. 
— Ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сүз бара икән, бу очракта кешенең дәрәҗәсе, хәрбиме ул, яки гади кешеме, бернинди дә әһәмияткә ия түгел. Безнең өчен өстенлекле бурыч — мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына беренчел медик-санитар ярдәм генә түгел, махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, - ди Жаворонков. — Әгәр пациентка планлы характердагы җитди ярдәм кирәк булса, хәрби госпиталь белән элемтәгә чыгабыз, яки без аны шунда юнәлтәбез, яки инде киресенчә.

Шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республикадан читтә дәваланучы хәрбиләребезнең сәламәтлек торышын күзәтә. Жаворонков сүзләренчә, республикада сугыш хәрәкәтләре ветераннарына барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
— Сугыш ветераннары госпитальләре — җитди реабилитация үзәкләре, биредә диагностика, дәвалау-реабилитация чараларының бөтен күләме үткәрелә. Әгәр дә без ресурслар җитмәвен аңлыйбыз икән, башка медицина үзәкләре белән элемтә урнаштырылган, - дип белдерде министр урынбасары. — Реабилитация кирәк булган һәр юнәлеш буенча без ярдәм күрсәтә алабыз. Казанда 7нче шәһәр хастаханәсе корпусында зур залларда төркемчә реабилитация дәресләре алып барыла. Биредә бар нәрсә яраклаштырылган: логопед белән дәресләрдән алып тулы социаль реабилитациягә кадәр. Әгәр кеше кер юу машинасын куллана алмаса, биредә кер юу машиналары тора, белгеч аның белән кулланырга өйрәтә. Кеше ашарга пешерергә өйрәнсен өчен, анда хәтта ашханә дә бар. Анда бик күп тренажерлар бар. Татарстанда реабилитациягә кагылышлы барлык эш алып барыла. Реабилитация ягыннан без күрсәткән спектр киңлеге буенча иң прогрессив төбәк без.

Ярдәмгә мохтаҗ булган җитди яра алган сугышчыларны протезлауга һәм киләчәктә аларны дәвалауга килгәндә, Татарстанда граждан медицинасы линиясе буенча бу мәсьәләдә проблемалар юк, дип белдерде Жаворонков. "Эш алып барыла, барлык кирәкле операцияләр үткәрелә. Хәрби госпитальләрдә дә, граждан медицинасында да ярдәм күрсәтелә. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз", - диде ул. 

"Барысы да психиатрдан курка"
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры Татьяна Гурьянова үз чиратында 1 июльдән Татарстанда 70 медицина-психологик консультация кабинеты эшләвен билгеләп үтте. Биредә хәрбиләрне кабул итәләр, алар белән элемтә урнаштырыла, әмма шул ук вакытта алар психиатрда исәпкә куелмый.
— Барысы да психиатрда исәпкә куелудан курка. Ә бит психологик ярдәм күрсәтелү зур казаныш, бирегә МХО ветераннары, ялга кайткан хәрбиләр, аларның якыннары да мөрәҗәгать итә ала. Хәтта иң кечкенә районнарда да мондый кабинет бар, - ди Гурьянова.

Аның сүзләренчә, әгәр хәрби МХО зонасыннан кайтканнан соң, куркыныч төш кереп изалануына, начар йоклавына, кәефе тиз кырылуына зарланса, спиртлы эчемлекләр белән дуслашса, бу факторлар үзе үк инде психолог кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигәнне аңлата.
—  Моның өчен районнан читкә китәргә кирәкми. Район хастаханәсе поликлиникасына килеп, психологка язылырга була, - ди Татьяна Гурьянова.

МХО ветераннары, хәрбиләрдән тыш, табиб-психологлар аларның гаилә әгъзалары белән дә эшли икән.

— Гадәттә, алар да ярдәмгә мохтаҗ. Психологик халәтне бер тапкыр сөйләшкәннән соң яки берничә тапкыр килгәннән соң оптимальләштерергә  мөмкин. Әгәр кешедә психик тайпылыш (депрессия, борчылу, паника һөҗүмнәре) барлыкка килүе күрелсә, ул кешене психолог табиб-терапевт яки психиатр янына җибәрә, — ди Гурьянова. Бу очракта да кешене психиатрия исәбенә куймаячаклар, чөнки, бу хроник түгел, ә даими дәвалануны таләп итә торган психик тайпылышлар.

Хәмер белән дуслашу, шулай ук МХОдагы хәрбиләр өчен кискен проблема булып тора.
— Бездә махсус наркология диспансеры бар, аның шулай ук кабинетлар челтәре бар, анда наркология профилендәге психологлар да эшли, — дип өстәде Гурьянова. Шул ук вакытта Татарстанда мәҗбүри характердагы чаралар күрергә туры килмәде, диде табиб. 

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading