«Хрущёв бәдрәфне ванна белән тоташтырырга өлгерде, ә идәнне түшәмгә – юк», – дип искә ала кайберәүләр бер иске анекдотны.
Әлбәттә, хрущевкалар алар апартамент түгел. Әмма ул чорда күп кенә гаиләләр барлык уңайлыклары булган бушлай фатир алганга бик бәхетле булган.
“Хрущевка” атамасы, “янәсе”, аларны уйлап тапкан иптәш Хрущёв хөрмәтенә куелган. Ни өчен “янәсе”ме? Чынлыкта аларны француз архитекторы Ле Корбюзье уйлап тапкан. Эш шунда, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Франциядә торак өчен яраклы йортларның җитмәве күзәтелә. Һәм бу проблеманы тиз төзелә һәм шактый арзанга чыга торган панель йортлар төзү юлы белән хәл итәргә булалар.
Мондый йортлар 1923-1925 елларда – Амстердамда, соңрак, 1926-1930 елларда, Германиядә. барлыкка килә. Бу идея иптәш Сталинга да ошый. Ләкин аны нәкъ менә Никита Сергеевич тормышка ашыра. Иң күп хрущевкалар Мәскәү, Екатеринбург һәм Новокузнецкида төзелә.
Иң беренче хрущевкаларны эшләү белән архитектор Виталий Лагутенко шөгыльләнә, аны СССРда панель йорт төзелешенә нигез салучы дип санарга мөмкин.
Хрущевкаларны кыска вакыт эчендә әзер блоклардан төзегәннәру, уртача бер йортны торгызу – күз алдыгызга китерегез! – якынча унике тәүлек киткән. «Стахановчылар» да табылган: Ленинградның бер бригадасы биш көндә эшләп рекорд куйган. Газеталар бу турыда шатланып рапорт биргән. Ләкин торакның сыйфаты турында берни әйтелмәгән.
Хрущевка төзелеше 26 ел дәвам итә: 1959 елдан 1985 елга кадәр. Бу вакыт эчендә төзелгән йортларның гомуми мәйданы 290 млн квадрат метрга җитә.
Бу йортларның күпчелегенең “гомере” 25 елга исәпләнгән була, чөнки алар нигездә вакытлыча торак буларак төзелгән. Шуңа да карамастан, әлегә кадәр сафта. Мондый йортлар инде берничә ел элек сүтелергә тиеш иде. Шулай ук хрущевкаларның башка серияләре дә булган (сүтелми торган). Мондый йортларның хезмәт срогы 50 елга исәпләнгән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, вакытында капиталь ремонт эшләнгән йортларның хезмәт срогы 150 елга кадәр артырга мөмкин.
Еш кына хрущевкаларның кухнясында тәрәзә астында азык-төлек саклау өчен кечкенә шкаф урнашкан. Диварларның калынлыгы бу урында бары тик ярты кирпеч хәтле генә булган, шуңа күрә елның салкын чорында шкаф суыткыч ролен башкарган.
Ә кайбер хрущкаларда бәдрәф, ванна бүлмәсенә кухня ягыннан хәтта тәрәзә дә уелган. Аның ни өчен куелуы турында төгәл белүче юк.
(“Вечерняя Москва”дан кыскартып бирелде)
Дилбәр Гарифуллина әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар