Менә гомернең тагын бер җәе тарих битенә күчте.
"Җылына күрә җылы шулпа" дигәндәй, быел карлыган уңышы бик яхшы булмады. Интернеттан Казанның Колхоз базарын күзәттем, шул җиләк-җимеш чорында.
Хәзер бит кем белән генә сөйләшсәң дә, "Карлыганга гүпчим дә исебез китми" дип кенә җибәрәләр. Кемдер, мин бакчада урын алып тормасын дип, чабып ук аттым, ди, кемдер, мин аны җыеп та тормыйм, бездә аның вареньесын ашаучы юк, үзе коелып бетә шунда гына" дип кенә куя.
Мин инде бөтен дөньясында карлыган вареньесы ашаучылар без генә калдыкмы икән әллә дип уйлап йөри идем. Менә быел җәй Колхоз базарында карлыган сатып алучы өлкән яшьтәге әби-апаларны күргәч сөенеп куйдым, әле карлыган дигән витаминнар склады булган җиләкнең урыны бакчалардан бөтенләй үк себереп түгелмәгән икән.
Шту син, әле үзебезнең бакчаларда карлыган куаклары бик яшь вакытта, әле алар җиләкне дә учлап кына биргән заманда, Бөртәккә кадәр барып җыя идек бит аны. Малмыж районы Бөртәк авылында плодосовхоз бар иде, карлыган куаклары күп, чутсыз, эшче куллар җитми. Безгә карлыган кирәк, күп кирәк, аларга шул карлыганнарны җыеп алыр өчен эшче куллар җитми. Иртә белән "Летучкага" төялеп китәбез дә, совхозга да файда ясап, үзебезне дә файдадан читтә калдырмыйча, бер чиләк карлыган белән өйгә кайтып керәбез. Үзебез җыйган карлыганны акча түләп сатып алабыз бит әле, бушка түгел.
100-120 литр вареньесыз да кышка кереп булмый дигән заманнар инде. Сөйләсәң сүз күп инде ул, хәтер тузанын кагып, компьютер-хәтерне пәрәвезләрдән әрчеп җибәрсәңме, әллә нинди истәлекләрне казып чыгарырсың. Әле шуңа февраль-март айларында алып, мич башында үстергән бройлер чебиләр дә кушылып китсәме? Көн саен иртә белән мич башына менгәндә "Тагын ничәсе үлде икән инде?" дип йөрәкне йодрыкка йомарлаганнарны искә төшерсәңме? Җитәр, җәмәгать, йөрәкне артык бозудан мәгънә юк, искә алам дигәч тә, артыкка китмәсен. Хәтер ул йомгак, тәгәри дә тәгәри.
Шушы урында очын төйнәп куйыйк әле аның. Сүз башыбыз бит гомер йомгагына бәйләп быелгы җәйгә нәтиҗә ясау иде.
...Шулай итеп, озын юлларны урап тагын сүзнең башына, җәйнең уртасына, сүзебез бүленеп калган Колхоз базарына әйләнеп кайтыйк әле, урау-урау юлларны узып. Колхоз базарының да карлыган саткан чагына.
Ак яулыклы татар әби-апаларының сатучылардан карлыган сатып алган чагына. Карлыган карлыган инде, аны гомергә җыйганнар да, сатканнар да, сатып та алганнар дисезме? Дөрес әйтәсез, аның шулай икәнен мин дә беләм, үзем дә башка планетадан килгән кеше түгел. Тик сез аның бәясен күрдегезме соң? Менә шул-шул, әни әйтмешли, "Эшнең башы Пурайда".
Ә менә Колхоз базарында эшнең башы карлыганның бәясендә, дуслар. Бер караганда 600 сум иде ул, икенче көнне караганда 700 сум иде.
Биш литрлы чиләк белән түгел, җәмәгать, килосы 600-700 сум. "Абзый, сөйләшә беләсеңме" диярсең монда. Сөйләшә белә сатучылар, абзый булмасалар да, бәяне куя да, сорый да беләләр. "Үзебезнең бакчада бер дә булмады шул быел, дәвага гына, әз генә булса да алмыйча булмый инде" дия-дия ак яулыклы әби-апалар карлыган алалар. Мин, сөенеп тә, көенеп тә дигәндәй, интернеттан гына Колхоз базарындагы карлыган сәүдәсен күзәтәм. Сөендем, димәк әле үзебездә үскән, витамин складына тиң кара карлыганыбыз бөтенләй үк кирәксезгә чыгарылып бетмәгән икән, көендем, ачуым да бер килмәгәе, зуррак куллы кешенең бер кушучына сыеп бетәрлек үзебезнең бакчаларда үскән карлыган шул бәягә менсен әле! "Җылына күрә җылы шулпа" гына түгел инде бу.
Моның кадәр бәя турында матур итеп әйтеп булмый, ямьсез итеп әйтәсе килми, безнең авылда әйтелгәнчә, яр халык алдында.
Аллаһы Тәгаләдән алдагы елларга "Җилен дә вакытында истереп, җылысын да үз вакытында биреп, кышлар буе агач-куакларда җиләк-җимеш булып тулып пешкәннәрен күреп, татлы йокыда булган бөреләрнең өметләрен өзмә инде син Раббым" дип кенә сорыйсы кала. Үзебезнең бакчаларда үскән карлыганның кадерен арттырыр өчен дә кирәк булгандыр бәлки табигать ананың май башында булган бу "салкын" шаяруы.
Упшым алганда, җәмәгать, жәй безнең якларда ярамаслык булмады ул, эссесе булды, салкыны булды, башта ява алмыйча, аннан туктый алмыйча көн-төн елаган яңгырлы булды. Һәм менә шуларның бөтенесенә "скидке" ясап, җәй-сылу үзе көнләшерлек искиткеч җылы, җылы гына да түгел, эссе сентябрьле булды. Жәй буе тырышып үстергән бәрәңгесен-кишер-чөгендерен җыеп алырлык матур-җылы көннәре белән сөендерде быелгы сентябрь. Кеше гомере дә шулай бит, җиңеллеге белән авырлыгы аралашып бара.
Быелгы җәй дә кемнеңдер күңел дәфтәренә югалту булып, кемнекенәдер табыш булып язылып калыр, ә кемнекенеңдер кәрзиненә төшеп югалыр, гап-гади җәй булып хәтердән җуелыр. Кеше язмышлары төрле-төрле, нәкъ табигатьнең язлары-җәйләре кебек. Алдагы язларыбыз-җәйләребезне хәерле ит инде, Раббым. Адәм баласы өмет белән яши бит.
Рәйсә Галимуллина Кукмара, Мәмәшир Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар