Башкаланың төрле районнарында быел этләрне йөртү өчен 4 муниципаль мәйданчык төзеләчәк. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр итте.
Казанда кешеләрнең этләр тешләве сәбәпле, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүләре, хакимият органнарына шикаятьләр язулары сизелерлек кимегән. Мәсәлән, быелның беренче кварталында этләр тешләү очраклары 29 процентка азайган. Хуҗасыз этләрне тотып алуны сорап, узган елның беренче кварталында 2942 мөрәҗәгать кергән булса, быел – 2058.
- Казанлыларның хуҗасыз этләрдән зарланулары 40 процентка кимеде. Башкала мэры Илсур Метшин тарафыннан 2021 елда игълан ителгән “Казан ташландык җәнлекләрсез” дигән проект үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Узган ел шәһәрдә хуҗасыз этләрне исәпкә алу үткәрелгән. Тоту, стерильләштерү, вакцинация һәм иреккә җибәрү процедурасы буенча 4700 эткә чаралар күрелгән. Быелның апрелендә хуҗасыз этләрнең саны кабат исәпкә алынган.
- Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларга “Без үзебез ияләштергән җәнлекләр өчен җаваплы”, “Биоэтика”, “Тәпи дәресләре”, “Михербанлылык дәресләре” мәгариф-агарту белемнәре дәресләре үткәрелә. Балаларга җәнлекләргә карата җаваплылык хисе тәрбияләнә, приютлардагы җәнлекләрне ничек карау тәртипләренә өйрәтелә, - дип дәвам итте чыгышын Искәндәр Гыйниятуллин.
“Зооцентр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять приютында узган ел “Көчек патруле” (“Щенячий патруль”) волонтерлык проекты старт алды. Приютларга көн саен дистәләгән укучы һәм студент килә. Проект башлангач, 300дән артык көчек үзенең хуҗаларын тапкан. Паркларда һәм скверларда оештырылган җәнлекләр күргәзмәләрендә тагын 60 эт “гаиләле” булган. “Крылья Советов” паркында 25 июньдә үткәрелгән акциядә кешеләр 4 көчекне гаиләләренә алып киткән. Миһербанлы казанлылар җәнлекләр приютларына 140 килограмм азык, 30 төргәк җәймә, 30 кап азык өстәмәсе биргән.
- Казанның муниципаль мәгариф учреждениеләрендә икенче мәртәбә “Дуслык тәпие” (“Лапа дружбы”) грант конкурсы уздырылды. Конкурста 91 учреждение катнашты. Җиңүчеләр үзләренең проектларын гамәлгә ашыру өчен 200әр мең сум, призерлар 50 меңнән 150 мең сумга кадәр акча алды. Мәсәлән, грант акчаларына Совет районындагы экология-биология үзәгендә җәнлекләр өчен күнегүләр мәйданчыгы җиһазландырылды. Күнегүләр мәйданчыкларында профессиональ кинологлар җәнлекләр асраучыларга үзләренең киңәшләрен бирә, - ди И. Гыйниятуллин.
Казанда быел Лукин урамы, 3А; Заря урамы, 30; Революция урамы,29 һәм Сәлимҗанов урамы,14 адресларында этләрне йөртү мәйданчыклары төзү ниятләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар