16+

10 ел көткәннән соң гына әни булырга язган Гөлназ Садыйкова: «Иремә рәхмәт, ул беркайчан да бәгыремне телгәләмәде»

Авылдашым Гөлназның биш бала анасы икәнен белгәч, сокланып, танышым өчен сөенеп куйдым. Кияүгә чыккач, ун ел баласы булмады аның.

10 ел көткәннән соң гына әни булырга язган Гөлназ Садыйкова: «Иремә рәхмәт, ул беркайчан да бәгыремне телгәләмәде»

Авылдашым Гөлназның биш бала анасы икәнен белгәч, сокланып, танышым өчен сөенеп куйдым. Кияүгә чыккач, ун ел баласы булмады аның.

Син көт кенә

Гөлназ белән бер ишегалдында уйнап үстек. Ул бик тыйнак иде. Кич чыкмады, егетләр белән очрашмады. Норлат урта мәктәбен тәмамлагач, кибетче, массаж ясаучы һөнәрләрен үзләштерде. Соңрак Мулла Иле авылы егете Рамил белән танышып, аны армиядән көтеп алып, гаилә корып җибәрделәр. Тик менә бәхетләрен тагын да ныгытырга бала җитми... Ул көннәрне күршем күңелсез төш кебек искә ала.

- Айлар, еллар уза торды, ә балабыз һаман юк. Иремә рәхмәт, ул беркайчан да: «бала алып кайтмыйсың», - дип бәгырьне телгәләмәде. Табибларга да, кайберәүләр кебек, күрәзәчеләргә дә йөрмәдек, Аллаһы Тәгаләдән сорап, сабыр гына көттек, - ди авылдашым. - Мин әни булачагыма һәрвакыт ышанып яшәдем, өметне өзмәдек. Кайчакта үзем дә гаҗәпләнә идем: бөтен тереклек нәсел калдыра, мин дә бала табарга тиештер бит инде, дия идем. Ниһаять, Аллаһының рәхмәте белән, олы улыбыз Раилне алып кайттык. Көттергән, тансык, тәмле бала булды ул. 11 яшь инде үзенә.

Икенче уллары Ранил тугач та, баланың йөрәгенә операция ясатырга туры килгән. Бүген дә аның белән хастаханә юлын еш таптыйлар. Зарланмыйлар. Хәзер Ранилгә - алты яшь, киләсе елга мәктәпкә җыена.



Ранилдән соң Гөлназ кыз бала таба. Тиздән аңа - биш яшь. Ике елдан соң дүртенче балалары Рәсим дөньяга килә. Бер ел элек, кызлары Гүзәлия туу хөрмәтенә, гаиләдә тагын «бәби чәе» гөрләде.
- Балалар күп булгач, шундый күңелле икән, -ди Гөлназ. - Өйдә гайбәт сүз сөйләнми, яман уйларга вакыт калмый. Балалар үзара тату, бердәм. Бер-берсеннән төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсәләр. Берәр эш башласак, булдырсалар, булдырмасалар да, дәррәү җыелышып килеп җитәләр. Булышалар, янәсе. Тормыш иптәшемә, ике як әниемә зур рәхмәт, гел ярдәмләшергә генә торалар.

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Ун ел әти-әни булырга тилмергән Садыйковлар бер-бер артлы бала алып кайта башлагач, зәһәр теллеләр: «Хәерче арттырып бала табалар, дәүләт акча бирә, шуңа кызыгалардыр», - кебегрәк сүзләр дә ишеттергән.
- Кеше минем күңелдәгене аңламый бит. Озак еллар баласыз яшәгәч, Ходай биргән бу могҗизадан ничек баш тартасың?! Аборт ясату - зур гөнаһ. Кеше гомерен өзәргә берәүнең дә хакы юк. Карындагы баланы юк итү турында уй башыма да килмәде. Кеше сөйли торды, мин таба тордым. Әйе, башкаларга булган дәүләт ярдәмен дә алдык: икенче балага ана капиталы акчасын, өченче сабыйга җир кишәрлеге бирделәр. Ул җир тик тора әлегә. Ничек кенә булмасын, һәр сабый үз ризыгы белән туа. Баланы акчага кызыгып алып кайту - мәгънәсезлек. Мөмкин дә түгелдер, - ди Гөлназ.

Күршемнең бәйләмнәрен күреп, тагын бер кат таң калдым. Бәйләүгә осталыгын моңа кадәр белмәгәнмен. Беренче тапкыр кулга йомгак, энә алганда, сигез яшьләр тирәсе иде дип искә ала ул. Ни хикмәт, бәйләргә аны берәү дә өйрәтмәгән. Дәү әнисеннән күреп отып калган.
- Бәйләргә өйрәт дип дәү әниемә ялынсам да, вакыты булмагандыр инде, күрәсең. Иң беренче оекбаш бәйләгәнем истә. Бик авыр булды. Балтыры итәк кебек җәелә дә китә, елый-елый сүтеп, кабат бәйли идем. Ничек кенә булмасын, энәне ташламадым. Аннары бәйләү үрнәкләрен төрле журналлардан карап өйрәндем. Ә хәзер дөнья рәхәте. Интернет ярдәмгә килә. Балаларыма да киемнәрне бәйләп кидерәм, - ди Гөлназ.
Садыйковлар гаиләсе һәр минутның кадерен белергә өйрәнгән. Һәр мизгелне кызыклы, мәгънәле итәргә тырыша алар. Сабыр төбе - сары алтын, диләр. Түзем булуның әҗере Аллаһы Тәгалә бүләге - балаларына сөенеп яши Гөлназ белән Рамил. Балалары аларның өметләрен акласын, тормышларында терәк булсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading