16+

“Аһ, күптән каныгып йөргән икән безгә, кара эчле хатын, шуңа малайдан үч алган!..”

Аларның кайтып төшүе көтү кайткан вакытка, бөтен авыл халкының урамда чагына туры килде. Ике гаилә җыйнаулашып, шау-гөр килеп Рәшитнең улы Алмазның машинасыннан төште.

“Аһ, күптән каныгып йөргән икән безгә, кара эчле хатын, шуңа малайдан үч алган!..”

Аларның кайтып төшүе көтү кайткан вакытка, бөтен авыл халкының урамда чагына туры килде. Ике гаилә җыйнаулашып, шау-гөр килеп Рәшитнең улы Алмазның машинасыннан төште.

Чемодан-сумкаларын алып үзләренә таба атлаган Сәлим белән Рушанияне Рәшитнең хатыны Фәсәрия үзләренә дәште: “Әйдәгез, әйдә, кая ул чәй эчмичә китү! Килен бәлеш пешереп көтеп торган, әйдәгез, әйдә!” – дип, кыстапмы-кыстап үзләренә әйдәде.

Көтү каршыларга чыккан авыл халкы мондый күренешне күреп аһ итте, тел шартлатты! Үз күзләре белән күрмичә, берәрсе сөйләсә, ул кешене алдакчыга чыгарып калдырырлар иде, билләһи! Шаккатмаслык та түгел иде шул! Гомер буена этле-мәчеле яшәгән, урамда кара-каршы очрасалар да бер-берсен күрмәмешкә салышып, эндәшми узып китә торган, берсе артыннан икенчесе озын-озак гайбәтләрне тәмләп сөйләп йөргән ике күрше гаиләсе бер машинада кайтып төшсен әле! Өстәвенә, кода-кодагыйлар сыман бер-берсен кунакка чакырышсын! 

Әлеге ике гаилә яшьлекләрендә бик дуслар иде – бары бергә, югы уртак дигәндәй, бер алманы да урталай бүлеп ашаган вакытлары булды. Туйлары да ике ай аерма белән генә үтте. Аннан соң бер тирәдән җир алып, йорт салып керделәр, балалары да бер-бер артлы туды. 

Җан дуслар булган ике гаиләнең дошманлашып китүе юктан гына башланды. Рәшит белән Фәсәриянең өченчедә укып йөргән уллары Алмаз дәрес буе тыңламыйча, шаярып: “Миңа барыбер берни булмый” дип утырганы өчен укытучы Рушания көндәлегенә “Тәртибе начар!” дип язып “икеле” чәпәп кайтарды.

Фәсәрия күршесенең ни өчен икеле куйганлыгына ачыклык кертеп маташмады, “Аһ, күптән каныгып йөргән икән безгә, кара эчле хатын, шуңа малайдан үч алган!” – дип тузынды. Уртак түшәккә яткач, бу фикерен иренә дә тиште. Берсе чиләге, икенчесе капкачы, диләрме әле ир белән хатын турында. 
Берничә көннән, тракторчы яллап, Рәшит, үч итеп, бөтен урам карын Сәлимнәр капка төбенә китереп өйдерде. Шул арада эштән кайтып килгән Сәлим җиңел машинасы белән кар көртенә кереп батты. Рәшит күршесенең машинасын тартып чыгару турында уйламады да, артын төеп, мыек астыннан көлеп, өенә кереп китте. “Аһ, син шулаймыни!” – дип үчен тамак төбенә утыртып куйды Сәлим.

Күпмедер вакыттан соң шул үчне алырга җай да килеп чыкты. Автомобильчеләр көне иде, хезмәттәшләре белән бәйрәм итеп алган Рәшитне Юл иминлеге хезмәткәре булып эшләүче Сәлим эләктереп тә алды... 

Авыл советы рәисе вазифаларын үти башлаган Рәшитне Сәлим угрылыкта гаепләде – халыктан җыелган салымнарны үзләштереп, малаена шәһәрдән фатир алган, янәсе. Рәшит тә җавапсыз калмады – күршесен ришвәт җыя, дип данын сатты. 
Шул рәвешле, дошманлык чылбыры озынайганнан озыная барды.

Авыл халкы мондый күренешкә күнеккән иде инде. Ә менә дистә еллар буена бер-берсенә дошманлашып гомер иткән ике күршенең берни булмагандай, бергәләшеп ял йортыннан кайтып төшүе исә гайре табигый хәл иде. 

Тормыш кызык нәрсә бит ул. Бу очракта да шундый кызык килеп чыкты. Игелек үзәгендә эшләүче Фәсәрия ире белән икесенә ике атнага санаторийга юллама юнәтте. Үз кулың аша үтеп йөргән юлламалардан файдаланма, имеш! Күптән ял иткәннәре юк, эшли-эшли үлеп китәрсең, билләһи! 

Барып урнашып, берничә көн үткәч, ни күзләре белән күрсеннәр – күршеләре дә ирле-хатынлы – парлап, ял йортына килгән иде. Юлламаны балалары бүләк иткән икән. Язмыш шаяруы дими ни дисең – дошманнарны уртак аш өстәленә утыртып та куйдылар – ял йорты ял итүчеләр белән шыплап тулган, башка өстәлдә урыннар юк иде. 

Ике гаиләнең аралары җылыну да аларның ачуланышулары кебек үк юктан гына башланды. Элеккеге җан дуслар бер-берсенең гадәтләрен, нәрсә яратуларына кадәр хәтерлиләр икән бит! Берсенең чәйнең катырагын эчүе, икенчесенең ботканың сыеграгын ашавы, өченчесенең ипинең кибән башына мөкиббән булуы, дүртенчесе чәйдән соң да бер стакан сөт чөмереп куюы хәтер төпкелендә яшәгән ләбаса! Эт күңеле бер сөяк диләр бит, монда да шулай булды. Күршесенең яраткан ризыгын алып килеп бирү, юл кую, күңелен күрү нәтиҗәсендә дистәләрчә елга сузылган дошманлык аша яңадан дуслык күперенә нигез салды. 

Ландыш Тимерова.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading