16+

«Әнеккәем ничек сорарга, бу Б сы нәрсә соң?!»

Юләр мин, чып- чын юләр! Кара-каршы бәрелешеп диярлек очрашканда да исәнләшми торган элеккеге хезмәттәшемне яклап, аның өчен үртәлеп, бүген берәү белән иртүк сүзгә килдем.

«Әнеккәем ничек сорарга, бу Б сы нәрсә соң?!»

Юләр мин, чып- чын юләр! Кара-каршы бәрелешеп диярлек очрашканда да исәнләшми торган элеккеге хезмәттәшемне яклап, аның өчен үртәлеп, бүген берәү белән иртүк сүзгә килдем.

Гомер буе шундый юләр булдым, гел дөреслек эзләдем, 50 гә җитеп тә үзгәреп булмый. 50 дән соң да булмасмы икән? Ә бит үзгәрергә бик телим. Сәбәпләр җитәрлек булды.

50 еллык гомеремә анализны болай башлыйсы түгел идем, бөтенләй башка җөмләләр уйлап яткан идем кичтән. Менә бит, бер кечкенә (кечкенә дә түгел инде үзе, сүзе күп булды) хәл төнге уйларны куып таратты да, көн бөтенләй башкача башланды.

Мин гап-гади һәм бөтенләй уйланмаган җирдән килеп чыккан кечкенә генә беренче язмамны шуның кадәр кеше укыр да, шуның кадәр кеше бәяләмә- аңлатма (комментарий сүзен шулай дип язам) бирер дип уйларга да кыймадым, көтмәдем дә.

- Айзирәк апа, сез нәрсә, эшкә чыгарга кирәк сезгә, моны ничек аңларга?" - дигән бер бик яхшы якын кеше, мине кайгыртып куркуга калган. Аның кебек куркып калучылар, яисә: "Крышасы китәме икән әллә?" - дип уйлаучылар да бардыр, юк, дусларым, минем хәлем куркырлык түгел, Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен үткәннәрем өчен дә, бүгенгесе көнемә дә, моннан соң да рәхмәтеннән ташламасын. 3 балабызның да 2 се (берсе - иң зурысы, әле язмамны күрмәгәндер, вакыты юк, күрсә дәшми калмас иде): "Әни, нишлисең?" - диләр. 

Ник, нишлим соң мин? Гомер буе кеше эшләгәнне эшләргә яхшысынмадым, бүген инде менә кеше эшләгәнне эшләсәм ни була? Кешеләр ВК битләрендә көненә 10 ар фото куя, теләгәнен яза, сата, ала, алдый, алдана, ник миңа ярамыймени? Өйрәнгәннәр әниләренең ярты метр уңга, ярты метр сулга атларга куркып, бер кысада яшәвенә. Алдарга җыенмыйм, фотолар да бик кирәк дип тапканда гына булыр. Ә менә язмаларым кайчанга кадәр - монысын әле үзем дә белмим. Әйткәнемчә, каш ясап, күз чыгарырга да исәбем юк. 50 еллык гомеремә анализ дим бит. Кайсыбер язмаларым бәлки кемгәдер гыйбрәт, кемгәдер сабак булыр (30 ел стажлы укытучы бит мин, өйрәнгән дәрес бирергә). Кеше баласына түгел, үз балаларыңа да акыл сатып булмый торган чорда яшибез. "Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!" - дигәндәй, яшьләргә тормыш юлын башлагандамы, яшәү барышындамы, кирәкле киңәшләр дә булыр, бәлки (яшьләр укыса, әлбәттә).

50 ел шулай гына үтмәгән, әйтергә генә ансат ич ул, 50 дип. 50 көн түгел. Шулай булгач, кешегә яраган миңа ник ярамасын икән?..

Язарга бик теләгән кызыклырак темаларга барып җитеп булмый әле. Чөнки, нинди генә эшкә тотынсаң да, ул 3 өлештән тора: кереш, төп, йомгак. Бүгенге язмам да кереш өлешенең бер кисәге, бәлки инде ул өлешне шуның белән тәмамлармын. Күпләрне кызыксындырган яисә борчыган сорауларга җавап биреп үтмичә булмый бит.

"Дингә бастыңмы әле, әлхәмдүлилләхи сүзен еш кабатлыйсың?" дигән сораулар булды. "Кирәкмәгән белән маташканчы, догалар укы, намазга бас", дип уйлаучылар бардыр (монысын үзем генә фаразлыйм, турыдан- туры әйтүче юк әле). Дингә якынаерга кирәклекне, инде вакыт икәнлеген бөтен барлыгым белән тоям, әкрен генә аңлыйм, тик... гел әллә каян гына бер шайтан килеп чыга да бөтен эшне боза да куя. Шул шайтанны яклар өчен, сәбәпләре дә табыла: динсез заманда үстек бит. Пионер, комсомол, коммунистлар чәчәк аткан чор. Искә төшерик әле, "валлахи" сүзе урынына, сүзеңнең ялган түгел икәнлеген раслар өчен, туры басып, кулыңны маңгаеңа куеп: "Честное пионерское!" гыйбарәсен көненә ничә кабатлый идек.

Әй шушы сүзләрне әйткәндә, яки иптәшеңнең синең күзеңә карап, шуларны кабатлап ант эчкәндә, тәнгә таралган ниндидер аңлатып булмаслык бер рәхәтлекне хәзерге буынга инде берничек төшендереп булмый һәм булмаячак та. Аны аңлар өчен, шул заманда туарга һәм үсәргә кирәк иде. Уставларын ятлап, елый-елый комсомол сафларына кергәнеңне сөйләп, кемне шаккатыра аласың?! Ләкин ни генә дисәң дә, шул вакытта шундый оешмаларда алган тәрбияне (дин тәрбиясе кырыйда калды шул, ярамады), өсте-өстенә кертеп караган әллә нинди исемдәге хәзерге яңа оешмалар 10 процентын да бирә алмый. Әмма, ничек кенә тәртипле булсак та, Г.Тукайның "Туган тел" шигыренең соңгы строфасын "Ярлыкагыл, Ходам", дигән сүзләре булганга күрә, ятлау түгел, укымый да үскән буын шул без. Менә бер сәбәп дияр идем, минем белән бергә укыган классташларымның берничәсе күптән намазда. Димәк, җитди сәбәп түгел бу.

Үткән ялда гына бер танышым туган авылында үткәрелгән бәйрәм мизгелләрен статусына куйган. "Авыл көне"н Рөстәм Закиров алып бара, без үскәндәге матур җырларны берсе артыннан берсен тезә генә. Әй, яратам шуның җырлавын! Аның кебек һәр сүзен аермачык өзеп-өзеп әйтеп җырлаучы артистлар сирәк. Күптән онытылган "Акбүз атым - ак канатым" ны сиптерә, малаааай... күңелнең әллә кайдагы нечкә кылларына чиртә. Менә керде бит җыр шул кыллар арасына. Көне буе истән чыкмый. 4 нче көн инде ашарга утыргач та "Бисмиллахи рахмани рахим" урынына эчтә кайнапмы-кайный! Юк, кычкырып җырламыйм, мыгырдамыйм да, бер сүзен дә әйтмим дә, үзем ризык чәйним, эчкә кереп оялаган бер шайтан җырның шул ике юлын кабатлый да кабатлый:

Акбүз атым - ак канатым, ак канатым,
Очыйк бергә далаларга, далаларга!..
Менә әйтегез, шайтан эчкә кергәнме, әллә үзем шайтанмы?

Кияүгә мин 19 яшемдә чыктым. Фәнискә 25 иде. Ул вакытта егетләр хәзерге кебек 30 га кадәр йөрмиләр, 22-23 тә өйләнеп бетәләр иде. Классташларыннан инде 2-3 кенә кеше калып баргангамы, очрашып йөри башлавыбызга 2 ай үтәр-үтмәс, өйләнешү турында сүз кузгалта башлады егетем. Мин баштарак уенга боргаласам да, ахырда ризалаштым бит. Әти-әниемә бу турыда әйткәч, әтиемнең ничек борчылганы (бигрәкләр дә бала җанлы иде) бүгенгедәй хәтеремдә. "Кама аръягынамы, кызым, анда бит таныш мәчең дә юк, менә бу су буендагы (безнең урам елга буена урнашкан) талларны да сагыначаксың бит, балакаем", - дип өзгәләнүен һич онытасым юк. Ничек итсәк иттек, мишәр малае җиңде. Әти-әнием йомшарды, фатиха бирде, без танышырга Әлкигә юл тоттык. Көзге көн, октябрь урталары, паром әле туктамаган. Дөнья күрергә дә өлгермәгән, туган авылы белән Казаннан гайре бүтән җир белмәгән, Матак дигәнне гомерендә ишетмәгән, 3 нче курс студенткасы, инде акыл утыра башлаган, 3 ел солдат ашы ашарга өлгергән егеткә чын күңелдән ышанып, зур тормыш юлына аяк басарга ниятләп, юлга чыкты. Автовокзалда билетны кая, ничек алганны да белмим, барысын да егетем эшләде. Калганнарын яхшылап хәтерләмим (беренче тапкыр паром күрәм, анысы кызык, күңелле, су өсте матур, кошлар оча). "Матакка җитәбез!" дигәнгә, "дерт" итеп куйдым. 

-Кая?!

- Матакка. Безнең район үзәге Матак бит. 
Әлки сүзе белән Матак сүзе арасында нинди бәйләнеш бардыр, анысын уйлап тормыйм, минем башта бүтән нәрсә. Чөнки без, кызлар, матак сүзен, үзара сөйләшкәндә, сүгенү сүзе урынына куллана идек бит (гафу итегез, бу чыннан да шулай. "Кая барасың?", - дигәнгә "Матагыма!" дип җавап бирә идек. Каян белик без Әлки районында Матак барлыгын, ирем хәзер дә көлә: "Матагыма дия-дия Матакка килдең бит", - ди). Ул вакытта бу турыда әйтергә оялдыммы, курыктыммы, белмим, дәшмәдем. "Ә-ә, белми идем", - генә дидем дә сүз куертмадым. Эчтән генә: "Менә белмәсәң бел, күрмәсәң күр Матагыңны!"- дип, көләргә дә, еларга да белмәдем.

Матактан авылга кайтулары икән әле тагыыыын..., юлда машинаны күпме көткәнбездер хәтерләмим, Түбән Әлкигә, амбарлар янына кайтып төштек. Анда Кечкенә абый (Рәшит) эшли (дога булып барсын). Аның кечкенә тракторы бар икән. (Исемен төгәл итеп әйтә белмим, гади генә итеп "пыт- пыт тракторы" дия идек). Ул шуны биреп җибәрде: Фәнис кабинада рульдә, мин алгы яктагы кечкенә арбада Югары Әлкигә арттан болын буйлап "җилдереп" кайтып төштек. Казан белән Шәтке арасы 80 км.ны, бер транспортка утырып, сәгать ярымда авылда булырга өйрәнгән мин бала-чагага, иртә белән чыгып китеп, кич кайтып кергән бу юл әтиемнең "Кама аръягы" дигән сүзләрен еш искә төшерде. Менә нинди була икән ул Кама аръягы.

Икенче юлы кайтуым да бик истә. Фәнис, әни авырып китеп, сорап (икебез дә бер институтта укыйбыз) атна уртасында кайтып китте, мин, кияүгә чыгарга әзерләнүче буларак, шимбә көнне тәрәзә челтәр-пәрдәләре үлчәргә кайтырга тиеш, өйне киендерәсе бар ич (хәзерге яшьләр моны белмәскә дә мөмкин).

Автовокзалдагы су буе чиратта чират торып, инде билет сатучы янына - яртылаш ачык тәрәзә каршына килеп җиткәндә, тәрәзәгә ябыштырылган кәгазьгә күз төште. Район исемнәре язылган, тиз генә күз йөртеп Әлкине эзлим, Әлки сүзе юк, әһә, Матак бар! Алдында Б хәрефе - Б.Матаки. "Әнеккәем ничек сорарга, бу Б сы нәрсә соң?!"   "Б. Матаки, "Б.Матаки", - дим эчтән генә. Большие Матакимы, Богатые Матакимы, нәрсә (хәзер кызык, көләсе килә, ул вакытта көләсе килмәде, коелдым да төштем). Билет сатучысы да кырысрак тавыш белән:  
- Девушка, вам куда?
- Извините пожалуйста, мне в Матаки, но буква Б что означает, я незнаю, - мин әйтәм, барлы-юклы урысчамны вата-җимерә. 

- Это Базарные Матаки! - диде дә кассирым, учыма билет тоттырды. Менә шул көннән мин беркайчан да Б хәрефен онытмадым, шул көннән Әлки кызына әйләндем. Ни өчен болай дим, чөнки 19 яшьтә бер күрмәгән, белмәгән, юньләп ишеткәнем дә булмаган бу районга кияүгә чыксам да, беркайчан да: "Ник шулай иртә чыктым икән, ник Әлкигә килдем икән, ник бүтән җиргә китмәдек икән (ирем белән күчеп китәргә мөмкинлекләр дә, башка районнарга, шәһәргә эшкә, торырга чакыручылар да күп булды, хәтта әни дә безнең белән китәргә риза иде - без төп йортта тамыр җәйдек) үкенгәнем булмады, Аллаһыма чиксез шөкер.

Айзирәк Мисалова

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading