16+

«Әниеңнәр ишекне бикләде инде, сине кертмиләр»

«Минем Әтием кебек кешеләр җир йөзендә бик сирәктер», - дип башлыйсым килә язмамны.

«Әниеңнәр ишекне бикләде инде, сине кертмиләр»

«Минем Әтием кебек кешеләр җир йөзендә бик сирәктер», - дип башлыйсым килә язмамны.

Әти буларак та, ир буларак та, намуслы, үз эшенең остасы булган эшче-электрик буларак та, туган буларак та, күрше буларак та, ул минем өчен идеал иде (урыны җәннәт түрләрендә булсын).

Балалар тормышы белән һәрдаим кызыксынып, аларны үстерүдә әниләр кебек үк көч куйган әтиләр сирәк була. Ә безнең әти шул сирәкләрнең берсе иде. Без, 5 бала, аның "Алтыннарым бит сез минем!" - дигән сүзләре астында үстек. Шуннан да кадерлерәк, матуррак сүз булырга мөмкинме?! Гомер- гомергә электрик булып эшләп, колхоз эшенә башы-аягы белән чумган, кирәк булса, төн озын багана башында булган әти, безне беркайчан да күз угыннан җибәрмәде.

Әй, шаян да кеше иде. Авыл малайлары аңа "Миңнулла абый", - дип дәшмәде. Үзе аларга нәрсә әйтсә, шуның белән җавап кайтардылар. Иң яраткан сүзе "Җәкәү" булгандыр. Кемгә нинди шаян сүз әйтергә мөмкин, шуның белән көлдереп, уен- көлке сөйләп, котыртып, гомер буе бала күңелле булып яшәде. Эштән кайтканда, кемнең нинди йомышы бар шуны үтәп, өйгә кайтып җиткәндә инде яхшы ук изерәгән булса да, тавыш чыгарганын, безгә, балаларга тигәнен хәтерләмим. Шулай булса да, нәрсә ярый, нәрсә ярамый, Әтигә нәрсә ошамаска мөмкин икәнне без бик яхшы белдек. Ормады-сукмады, күз карашы белән аңлатты.

4 нче, 5 нче балалар буларак, энем белән миңа игътибары аеруча күп булды дип беләм. Олыракларны үстергәндә, яшьрәк вакытта, тормыш мәшәкатьләре күбрәк вакытта бөтенесенә өлгереп тә җитмәгәндер, бәлки.

Эштән кайтып, ишек бусагасын атлап керүгә:
-Кызым, син өйдәме? - дип сорый иде дә, миннән җавап алуга, китә иде тезеп:
-Җиде сигезең, тугыз алтың, дүрт тугызың...

1 нче класска укырга кергәндә, мин тапкырлау таблицасын "су урынына эчә", китапларны "күз йомып укый" идем инде.

Безнең вакыт бер урам балалары бер-беребезгә кереп, көннәр буе бергә уйнап, бергә ашап, бер гаилә балалары кебек яшәгән вакыт. Хәтеремдә, ничек кенә котыртмый иде ул безне. Берәребезнең борыныннан су акканын күрсә: "Кая кил әле, көл салыйк, көл салсаң кибә ул!", - дисенме, очып барган чебенне күрсә: "Тотып бир әле шуны, күзенә тоз салыйк, аннары күрми ул, оча алмый!" - дисенме, караңгыга кадәр калганнарга: "Әниеңнәр ишекне бикләде инде, сине кертмиләр, бүген бездә кунасың!" – дисенме - нинди генә шаян җөмләләр юк иде. Аның шаяруын аңламаган кечкенә дусларым арасында шүрләп елаучылар да булгалый иде.

Аныңча "ярамый!" рамкасыннан чыксаң, аңа ошамаганны эшләсәң, дәресне дә гомергә онытылмаслык итеп бирә иде үзе. Әти бит ул, ул шундый булырга тиеш!
Шундый ике дәрес (берсе миңа, берсе энемә, абый-апайларныкын мин күрмәдем инде) күңелемә бик нык уелып калган.

Миңа 7-8 яшьләр тирәсе, җәй көне, күрше кызым Фәнисәләргә кердем. Апасы - Фәридә апай тырнак буяулары алып кайткан. Миннән 2 яшькә кечерәк Фәнисәнекен матур итеп буяганнар. Бик кызыгып, мин дә буяттым. Матур тырнакларыма соклана-соклана, шатланып, өйгә кайттым. Менә төшке ашка әти дә кайтты. Ашарга утырдык. Тырнакларга бер генә күз салды да, шактый кырыс тавыш белән: “Мин кич белән эштән кайтканда, бер төрткесе дә калмаган булсын!"- диде дә, ашавын дәвам итте. Ә мин ашасам да ашадым, ашамасам да ашадым. Бөтен барлыгымны "ничек бетерергә?" дигән сорау биләп алган иде.

Әти эшкә китте, мин, кулыма пычак тотып, су буендагы мунчабызга сыздым. Әй малай, тырнакны башта пычак белән кырам, аннары сабынлы мунчала белән ышкыйм, бармаклар суелып канап бетте. 1 әр сәгать маташкач, авыртудан күзләрдәге яшьләрне агыза-агыза тырышкач, бетте тагын (кая булгандыр инде ул хәзерге "жидкость для снятия лака" лар. Бензин белән дә бетереп булгандыр инде аны да, ул вакытта кая аңа баш эшләсен инде).

Кич җитте, әти эштән кайтты, килеп керүгә, сүз дә әйтмичә, бармак белән генә ишарәләп, мине чакырып алды да: "Күрсәт!"- диде. Мин, ике кулны да җәеп, аңа суздым. «Булган, бүтән күрмим!”

Әлеге дәрес бик үтемле булгангамы, тырнакларымны мин, кияүгә чыгып, укытучы булып эшли башлагач кына буйый башладым.

Энемнең дә шул 7-8 яшьләр чагы булгандыр. Малай- шалайның тәмәкегә кызыгып, тартып карыйсы килә торган вакыты (безнең әти гомердә дә тартмады, ләкин бездә, шифоньер башында һәрвакыт тәмәке запасы булды. Тартучы берәр күрше, яки берәр таныш килеп керсә, ул шуннан алып бирә иде).
Төшке ашка кайтып килүче әти белән, уйнарга чыгып баручы энем Айнур ишек бусагасында кара-каршы очрашты. Кирәк бит, әтинең кулы энемнең кесәсенә тиеп китте. Айнур аңларга да өлгермәде, Әти, тегенең якасыннан алып, диванга китереп утыртты.

- Кая барасың?
- Урамга.
- Анда нишлисең?
- Уйныйм.
- Кемнәр белән?
- Ильназлар белән (күрше малае).
- Кесәңдә нәрсә?
- Бернәрсә дә юк.
- Кесәңдә нәрсә, чыгар!

Энем, кылтыр-кылтыр килеп, кесәсеннән бер кап тәмәкене чыгарып сузды (өстәл башында утырган әни кылтырый, читтәрәк, мич буенда басып торган мин кылтырыйм (мин энемнән 7 яшькә олы).
  - О-о, зур үстеңмени инде син шулай? Уйнарга әтиеңнең тәмәкесен урлап чыгып барасыңмени? Кая, әйдә әле, минем дә тартканым юк, мине дә өйрәтерсең, икәү бергә тартыйк, - диде дә, бер сигаретны үзе капты, икенчесен, мәҗбүриләп, көчләп, энемә каптырды. Шырпы сызып, икесен дә кабызды. Мышык-мышык елаудан башканы белмәгән Айнурга:
- Тарт әйдә, качып тартып йөрмә, менә мин рөхсәт бирәм, хәзер рәхәтләнеп минем янда тарт, - диде. 
Кая тартсын инде, бәлки авызына кабып караганы да булмагандыр, шушы беренче һәм соңгы тапкыр булгандыр, анысын белмим. Ярсуы соң чиккә җиткән әти, энемнең авызындагы янып торган тәмәкене тартып алды да, янып торган кып-кызыл башы белән аскы ирененә китереп тә басты. Энемнең әрнүдән ачыргаланып кычкырып җибәрүе бүген дә колакта яңгырый кебек. Ул ирен 1 ай төзәлде.

Мин бу дәресләрне Әтиемә ниндидер үпкә буларак түгел, ә кирәк вакытта "яхшы- начар", "ярый-ярамый"ны үтемле итеп аңлатканы өчен рәхмәт итеп кенә яздым.

Рәхмәт, Әтием, син минем бик бәхетле бала чагымның якты маягы, алтын баганасы булдың!

Бәхетле кызык бала чакларны тагын бер урап килим инде. Балачак вакыйгаларым, күбесенчә, үземнән 7 яшькә кече булган энем һәм миннән 4 яшькә олы булган Матур апам - Айсылу белән бәйле. Ник дигәндә, абыем - Алмаз миннән - 9, Дәү апаем Алсу 7 яшькә олы, шунлыктан аларныкын хәтерләмим. Ә бу икесе белән агылый белән тагылый кебек үстек.

Энем Айнур кечкенәдән бик шук булды. Безнең 4 ебездән ничектер аерылып тора кебек иде ул. Иң кечкенәсе булгангамы, бөтенебез өчен һәрвакыт нәни, сабый итеп карадыкмы, белмим, шуклыгы белән бер аерылса, укырга яратмавы белән тагын да ныграк аерылды. Әлифбадагы хәрефләрне дә әйтәсе килмичә, без укып әйткәнне генә кабатлый, үзе хәрефлисе килми иде аның.

Бүгенгедәй хәтеремдә, Матур апай - Айсылу әлифба укытырга маташа. Янына утырткан, иҗекләп сүзләр укый, кабатлата, үзеннән дә әйттермәкче була. Хәрефләрне таный бит, укыйсы гына килми. Апай хәрефләгәндә дә, я кырыйга карап тора, я үзенекен сөйли, уку турында уенда да юк. Менә апай сүзләр әйттерергә теләп, әлифбаның "Ә" битендәге сүзләрне иҗекли:
-Л-ә, л-ә, кабатла (энем хәрефләрне апай әйткәнчә аерым-аерым берәмләп кабатлый), хәзер кушып әйт, ничек була?

Айнур дәшми, тагын кабатлыйлар: "л", "ә", "л", "ә".
- Әйт, ничек була?
Апайның өмет тулы күзләренә тутырып карады да энем, ишетмәсәң ишет дигәндәй:
- Әсма! - дип кычкырып җибәрмәсенме?! Хет ела, хет көл, моны минем энем генә әйтә ала!

Айнур кечерәк классларда укый, минем инде соңгы класс, беркөнне укытучылар бүлмәсенә чакырттылар. Курка-курка барып керсәм, берничә укытучы утыра да, ишек төбендә, башын иеп, Айнур басып тора.
- Исәнмесез, нәрсә булды икән? - дим.
- Башта татар теле кабинетының ишеген карап кер, - диләр.
Чыгып киттем, барсам, ишектәге "Татар теле" сүзләре урынына, "татар" сүзенең беренче "т" хәрефе, соңгы "ар" хәрефләре кырып бетерелгән дә " ат теле" булып калган. "Моны точно безнең Айнур гына эшли ала" - дим эчемнән генә. Әй, эләкте дә бит үзенә дә шул шуклыклары өчен (бүген үзе 3 бала әтисе).

Матур апаемның да бик кызык бер гадәте гомердә дә истән чыга торган түгел. Артыгын сөйләми, үзенекен эшли торган апам ул (хәзер дә шундый).
Әти - электрик, 2 көнгә бер Казанга запчастьларга, кирәкле әйберләргә йөри. Шофер белән машина биреп, гел үзен җибәрәләр, үзеннән башка ала белмиләр. Ике көнгә бер бездә - бәйрәм. Ул кайтып кергәндә, муенында бавы белән 2-3 төрле клиндер эленгән, кулында тәмлүшкәләр тутырылган чүпрәк сумка (бөтен урам баласына җитә иде), ә менә кесәсендә без көтеп ала торган, шакмаклап төрелгән, чәйнәгән саен тәмле тәм килеп тора торган сагыз (мишәрчә чәер). Авыл кибетләрендә юк, бары тик Казанда гына.

Әтинең кайтканын кай арада белеп-күреп ала, аны юмалап, бер кесә сагызны кай арада эләктерергә өлгерә: кайткан саен, бөтен сагыз апай кулында. Безнең дә чәйнисе килә. Ә аны алуның шарты бер генә. Борыныңны апайның аяк бармагына кыстырырга кирәк. Тәм таба иде дә инде шуннан: җайлап утыра, уң аягын сул аякның тез өстенә куя, син киләсең, ике кулың белән тегенең ике аяк бармагын ике якка аерасың да, борыныңны шунда тыгасың. Тыгуың була, эләктереп ала малай, зәңгәрләнеп чыкканчы кыса, кеше кулы белән дә шуның кадәр кыса алмас. Шуннан соң гына кесәсеннән 1 сагызны алып бирә. Тагын 1 кирәк булса, тагын шул ук процесс кабатлана. Ничәмә-ничә тапкырлар эшләдек икән бу эшне дус кызларым белән, бер Аллаһым гына белә.

Айзирәк Мисалова
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading