16+

Әтиең дә суда бетте, инде син дә су эчләренә төшеп үлдең!

Капка төбендәге утыргычка җайлашкан егет, урамнан узган һәр кеше белән матур итеп исәнләшеп калды

Әтиең дә суда бетте, инде син дә су эчләренә төшеп үлдең!

Капка төбендәге утыргычка җайлашкан егет, урамнан узган һәр кеше белән матур итеп исәнләшеп калды

Карап торышка аның белән барысы да тәртиптә – чибәр, чиста киенгән. Тик, утыргычка сөялгән таякларның теле булса күп нәрсә сөйләр иде дә. 

“Минем хуҗам тумыштан гарип. Мин – егетнең төп таяну ноктасы. Мине кулларына алмаса егыла ул!” – дияр иде таяклар. Әмма, төп таяну ноктасы өйдә! Дамир атлы гарип егетнең әнисе - Әлфия ул! Башка беркем дә түгел. Зур, матур йортта яши Дамир. Анысы әтисе Илһамның тырышлыгы. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Ләкин, әтиләре вакытсыз гүр иясе булды – балыкка киткән җиреннән кайтмады. Язгы бозга ышанып елга өстенә кергән ирләрнең аяк асты убылды. Башкалар читкә сикерделәр, Илһам җитешмәде... Иптәшләре гәүдәсен тартып чыгарганда соң иде – суык су ирнең җанын куырып кына алган. Әлфия толлык әҗерен саклап яшәде, улларына терәк булды. Ике эштә эшләп яралы күңелен басты, аннары пенсиягә чыкты.  Рафиле әтисе сыман тырыш, ә менә Дамиры... Дөрес, аякларыннан кала бар әгъзасы да төгәл аның. Егет, табиблар гаебе белән гарип калганлыгын үсә төшкәч аңлады. Әнисе күрше апасына сөйләп торганда ишетте. “Тулгагым башлануга ярып алсалар бала мондый булмый иде! Тыңламадылар, әйдә үзең тудыр, дип аптыраттылар. Аягы белән килгән иде балакаем, эчемдә килеш бора торгач әнә – аяксызланып туды. Умырткалыгына зыян китерделәр!” – дигән иде ачынып. Башы эшли Дамирның! Дөрес, мәктәпкә укырга бара алмады. Чөнки, гарипләр арбасында йөрерлек юллары юк иде. Кышларын кар баскан сукмактан таяклары белән атлый алмады. Беренче сыйныфка барды әле – балалар линейкада басып торганда ул арбасында утырып торды. Читенсенде, елады. Шуннан хәл иттеләр – укытучылар өенә килеп укыттылар. Читтән торып тагын бер белем алды – хисапчы дигән дипломы бар. Кызганыч, анысының кирәге чыкмады – алар яшәгән район үзәгендә хисапчылар буа буарлык иде. Алай да, кайбер эшмәкәрләр аңа исәп-хисап эшләре буенча йомыш кушалар һәм ярыйсы гына түлиләр. Гариплек төркеме буенча акчасы үзенә җитә кебек. Дамирны әнисе белән әтисе кечкенә вакытында бик күп табибларга алып барып дәвалап карадылар, төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөрттеләр. Катлаулы операциягә чит илдә биш миллион кирәк дигәч, халыктан акча җыярга керешмәкчеләр иде. Ләкин, бер карт профессор әйтте – булмый, баланы да, үзегезне дә интектермәгез, андый акчаларны җыя алмыйсыз, диде. Күрәчәгебездер дип, язмыш белән килештеләр.

Әлфия еш уйлана. Яшь чагында, әле баласы күкрәк астында йөргәндә, чегәннәр таборлары белән алар авылы аша узды. Йорттан йортка кереп әйбер, ризык сорандылар. Әлфиянең күңеле нечкә иде, кап-кара чәчле кечкенә баласын аркасына аскан, катлы-катлы чуар итәкләрен җилфердәтеп ишегалдына кергән чегән хатынына бер бөтен ипи, кыяр, помидор тутырган букча тоттырды. Күңеле булды чегән хатынының, рәхмәт әйтте. Чыгып киткәндә Әлфиянең күзенә туры карады да:

– Ай-вай! Язмышың авыр булачак, кызый! Су афәтеннән сакланыгыз! – диде. Юрауларга ышанып бетмәделәр шул ул чакта. Илһамының үлеме чыннан да судан килеп чыкты. Инде, алга таба сынаулар биреп сындырмасын язмыш дигәнең.
...Әлфия, улының һәр сулышын тоеп яши. Соңгы вакытта борчыла әле Дамиры. Энесе Рафил өйләнергә йөри.  Шушы йортка килен булып төшәсе кыз Айсылу атлы, күрше авылдан. 

Ул көнне Рафилнең машинасыннан төшкән чәчәк сыман чибәр кыз, капка төбендә утырган Дамирга күз сирпеп тә карамый капкадан кереп китте.
– Айсылу! – дип шомлы тавыш белән туктатты Рафил сөйгәнен. – Кая чабасың?! Менә таныш бул – минем абый – Дамир!
– Ә-ә! Әйе. Син сөйләгән идең бит... Сәлам!

Күңелендә кер йөртмәгән самими егетнең сузылган кулы җавапсыз калды – кыз, күз чите белән генә егетнең таякларына карап алды да тиз генә капкадан кереп китте. Рафил Айсылуның ошбу гамәленә аптыраса да сиздермәде.
– Оялды бугай ул синнән, абый! – дип кенә әйтә алды. 

Дамир аңлады – Айсылу оялмады, фәкать бөтен күңеле белән булачак иренең таяклы туганын кабул итмәде. 
Шау итеп туйлар узды. Ничек кенә булса да вакыт тукталмый. Дамир үз көенә, яшьләр үз көенә яши бирделәр. Килен балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, үзе әйтмешли, чит балалар белән әвәрә килеп эт булып арып кайта. Бер ел дигәндә, дөньяларын түгәрәкләп оныклары туды. Айсылу инде йорт буйлап каты-каты басып йөри башлады. Рафил газ буенча тикшерүче, авылларга да чыгалар. Шунлыктан көне буе эштә. Әлфия, килененең күңеле тарлыгын төшенде, ләкин мәхәббәттән күзләре томаланган улына сүз әйтергә базмады. Айсылу, Дамир белән бер өстәл артында ашарга утыргач гел читкә карап тәгам җыя. Егетнең гап-гади “хәерле иртәсенә”дә  җавап бирми тинтерәтә. Дамирга авыр иде. Әлфиягә тагын да авыррак.

– Айсылу! Сиңа безнең белән яшәве рәхәт булмаса аерылып башка чыгып яшәгез! Дамирның сезгә бер зыяны да тими, ләбаса. Үз акчасы җитә, сезнекен ашамый. Ә син аны сөймисең...
– Бәт-тәч! Ник мин аны сөяргә тиеш соң? Минем сөяргә ирем бар! Башка чыгарга җыенмыйм! Миңа монда да бик рәхәт! – дип башлаган сүзне очлап куйды килен. Сүз көрәштерүнең файдасызлыгын аңлаган Әлфия шым булды. Әйе, әйткәннәр иде аны усал нәсел, авылда аларга тиң юк дип. Улы белән дә сөйләшеп карарга ниятләп сүз кушты.

– Кит әле, әни! Юкны сөйләмә! Болары сезнең фантазия! Дамир эшсезлектән интегә! Өйрәнсен берәр һөнәргә, ике кулы сау бит аның! Айсылу әйбәт ул! Килен итеп түгел, үз кызың итеп кара.
Әлфия эсселе-суыклы булып шаклар катып улына бакты. Һай, үзгәрде Рафиле! Мин китеп барсам Дамирны гарипләр йортына озатырлар болар, Аллам сакласын, дип хәвефләнде.

...Дамир гарипләр арбасына сирәк утыра иде. Хәзер исә ешлады. Чөнки, тирә-яктагы барлык юлларны әйбәтләп төзекләндерделәр. Тагын бер сәбәп – өйдән чыгып китәсе килү теләге көчәйде. Айсылуның төртмә сүзләрен ишетәсе килми. Улына әйткән сыман итеп кыландырып сөйләшә белә яшь килен!
– Әйдә улым, мәми ашарга! Без эшләп ашыйбыз, име улым! Әй, минем улым тәти дә инде! Әнә ничек тәпи китте бит. Аллаһка шөкер, кешегә җәфа булмабыз, диген улым...

Әнә шундый сүзләр чыга хәзер Айсылудан. Әнисе өйдә булмаганда ишетә ул мондый сүзләрне. Ничекләр чыдыйсы булыр, белгән юк. 
Алар районның читендәрәк яшиләр. Яннарында бик шәп йортлар калкып чыкты, яңа урамнар үсте. Дамир шул тирәләрне коляскасына утырып уза да болынга чыга. Бүген дә шулай итте. Көне матур, җәй уртасында капка төбендә утырганчы читкәрәк китеп йөреп кайтырга ниятләде. Болында да юл бар, машина йөрмәгән җир юк бит хәзер. Таякларын калдырмый, аларсыз хәле хөрти. Чурлап аккан Казансуга төшә егет. Таякларын текә ярга терәп куя да серләрен суга сөйләп, эчен бушатып кайта. 

– Эх! Аякларым йөрсәме? Өйләнеп балалар үстерер идем! Әнигә булышып яшәр идем. Ялгызы интегә бит ул, күреп торам! Энем үзгәрде. Элек минем белән озаклап сөйләшеп утыра иде, ә хәзер исәнләшеп кенә уза. Ярый әле үзенең аерым бүлмәсе бар. Ишеген яба да компьютер артына җайлаша. Чынбарлыкка якын да килмәгән дөньяда яши башлый. Уеннар күп компьютерда – төймәләренә басып кына өлгер. Тик, умырткалыгына көч килә шул, тиз арый. Телевизордан да туйды, телефонны да кулына аласы килми. Үзе сыман арбалылар белән аралаша, тик алар да чирдән битәр башка темага уза алмыйлар.
Дамир, уйларына бирелеп ярдан җайсызрак күтәрелдеме соң?! Әллә нәрсә генә булып куйды! Кулы никадәр көчле булса да таеп китте. Яр балчыгына учлары белән ябышты егет, биек булып үскән талларның тамыры ярга ук төртеп чыкканнар иде – аңа сузылды. Тамырны эләктерде. Гәүдәсе ярда эленеп үк калды. Яшәүнең никадәр кадерле булганлыгына инануы мизгел эчендә баш миенә китереп сукты.

– Ярдәм итегез! Егылам! – дип җан көченә кычкырды ул. Теге ярда утырган балыкчы да ишетмәде, чөнки колагына колакчыннарын киеп куйган иде. Суга шапылдап төшкән егетнең гәүдәсеннән таралган дулкынны яр ишелде, дип уйлады да кабат кармагына текәлде.

...Улының озаклап кайтмавын нәрсәгә юрарга белмәгән Әлфиянең эче пошты. Кесә телефонына шалтыратты. Улының телефоны бөтенләй эндәшмәде. Ду күчеп Дамирны эзләргә тотындылар. Күршеләр кубарылды, полиция аякка басты. Казансуның биек ярында утырып торган гарипләр арбасын күргәч төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкканын аңладылар. 

Дамирның гәүдәсен атна узгач кына таптылар. Агымы көчле иде Казансуның – егетнең гәүдәсен ун чакрымга ук алып китеп чит авылның басмасы астына томырган. Басма тирәсенә бер балыкчы килеп утыргач, судан чыгып торган кызыл төстәге карамчыкны күргән. Таллыктан күсәк алып килеп төрткәләп караган. Мәет икәнен аңлауга полициягә хәбәр иткән. Дамирның гәүдәсен табутка җыеп салдылар. Чөнки, атна буе суда яткан адәм баласы таркала башлаган иде инде.

– Балакаем минем! Нинди су афәте тиде соң безнең нәселгә! Әтиең дә суда бетте, инде син дә су эчләренә төшеп үлдең! Ничек яшим мин синсез? Бигрәкләр сабыр, акыллы идең би-ит! – дип өзгәләде Әлфия. Дамирны җирләгәндә халык урамнарга сыймады. Барысы да күз яшьләрен түгеп егетне кызгандылар. Хәер, барысы да түгел бугай...

Фәридә Ибраһим.  

Язмага реакция белдерегез

3

0

15

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading