Әмма соңгысында наркоздан айнымый. Нәкъ әнисе яшендә гүр иясе була.
Нәсимә күрше авылга килен булып төшүгә, каенанасы Тәския белән бер йортта яши башлый. Каенана аңа булышу йөзеннәнме, әллә үзенең хуҗа икәнен күрсәтү максатыннанмы, аш-суны үзе әзерли торган була.
Беренче балалары тугач, аңа исемне дә Мәдинә, дип куштыра. Шуннан соң да, бер-бер артлы дөньяга килгән балаларны авырсынмый тәрбияләргә булыша ул. Үзе яшьтән иреннән калып, өч баласын ялгызы үстергән. 100 яшенә җитеп вафат була Тәския әби. Авылда йорт саен күп бала була ул чакта. Нәсимә белән Халит та ишле гаилә турында хыяллана.
Олы кызлары – Мәдинә мәктәпне тәмамлауга, иптәш кызлары белән шәһәргә китеп бара. Хисапчы булырга хыяллана ул. Авылга кайткач, әнисенең бишенче бала алып кайтырга җыенуын белүгә, аңа үзенең үпкәсен дә белдерә. Табиблар кисәтүенә карамастан, аларны тыңламавы борчый аны. Ә инде бәби алып кайтыр вакыты җиткәндә, күңелсез төшләр дә күрә Мәдинә. Көн саен әнисе турында хәбәр көтеп йөри.
Беркөнне ул дәрестә чагында, тулай торакка телеграмма китерәләр. “Тизрәк кайт, әниең авыр хәлдә”, – дип язылган була анда. Ул көнне дәрескә соңрак барырга булган Гөлсия тизрәк техникумга чыгып йөгерә. Телеграмманы Мәдинәгә тапшырганнан соң, үзе дә аның белән кайтырга җыенуын укытучысына әйтә. Алар юлга чыкканда, көн кичкә авыша. Көч-хәл белән районга кайтып җитәләр. Тагын 40 чакрым кайтырга машина көтәргә кирәк. Юл буе: “Әни исән генә була күрсен иде”, – дип кабатлый-кабатлый кайта Мәдинә. Әмма ул теләгәнчә булмый шул.
Өйләренә кайтып керсәләр, өстенә ак җәймә капланган әнисенең гәүдәсен күреп, кыз аңын җуя. 41 яшендәге әниләренең бала тапканда, үзләрен ятим калдырып якты дөньядан китеп барыр, дип кем уйлаган соң?! Җитмәсә төпчек сеңелләренә биш яшь тулган көн була бу. Туачак сабыена әниләре Зөһрә, дип кушарга хыялланган була. Шуны истә тотып, кызга әнә шул исемне куйдыралар.
Сабыйны бала тудыру йортыннан Казанга – приютка алып китәләр. Өйдә калган балалар һәркөнне әниләрен юксынып, күз яшьләрен түгә. Бераздан Халитны авылда ялгыз яшәүче Нурсөягә димлиләр. Ул гаиләгә килү белән, баланы алып кайтып, өч яшенә кадәр үстерергә булыша. Әмма ни сәбәпледер, Халит белән Нурсөя аерылыша.
Бәләкәй Зөһрә әбисе белән 15 яшьлек апалары Илзия кулына кала. Ул үсә төшкәч, апалары мәктәпне тәмамлап авылдан китеп бара. Шул чактан бирле өйдәге бөтен эш аның җилкәсенә төшә.
Мәдинә апалары кияүгә чыгып, ике бала үстерә. 41 яшенә җиткәндә: “Минем яшьтә әни безне ташлап китте”, – дип балаларына да сөйли ул. Шуннан соң, озак та үтми, Мәдинә эче авыртудан зарланып табибка бара. Хастаханәдә ятуның да шифасы тими. Республика клиник хастаханәсенә китергәннән соң, бер-бер артлы ике операция кичерә Мәдинә. Әмма соңгысында наркоздан айнымый. Нәкъ әнисе яшендә гүр иясе була.
Калган апаларының да гаилә бәхете булмый. Зөһрә укуын тәмамлауга, сатучы булып эшли башлый. Шәһәрдән гаиләләре белән авылга күченеп кайткан егет үзенә гашыйк була. Әти-әниләре рөхсәте белән чәчләре чәчкә бәйләнә аларның. Әмма тора-бара ир хәмер белән мавыга. Зөһрә ике баласын аякка бастырганчы түзә. “Туганда ук бәхетсез булып туганмын бит мин. Бер бәхетең булмагач, юк инде”, – ди ул.
Ире Сәет акча эшләү максатыннан, башка шәһәргә китеп бара. Башта берничә айга бер, аннан озаккарак сузыла аның кайтып йөрүләре. Бервакыт Сәет кайта да, ике улы белән Зөһрәгә: “Сез әтиегезне башка көтмәгез инде, безнең кызыбыз туды. Бөтенләйгә шулар янына китеп барам”, – ди. Бу сүзләргә ир балалар да, хатыны да өнсез кала. Икенче көнне әтиләре башка гаиләгә китеп бара.
Алар әниләрен авылда ялгыз гына калдырмый. Үзләре белән шәһәргә алып китеп, аны эшкә урнаштыралар. Тормышның ачысын татып үскән Зөһрәнең үзенә таяныч булырдай шундый уллары булуы авылдашларын да сөендерә.
Әтиләре кайчан да булса балалары ярдәменә мохтаҗ булмасмы? Анысы әлегә билгесез.
Люция Хәбибуллина.
Комментарийлар