16+

Балаларын шешәгә алмаштырган ананың сабые бит мин

Әгәр дә Бәхет чишмәсе берәр тау куышыннан агып чыкса, аның урынын белгән һәркем зур чүмечен тотып, шул чишмә тирәсендә мәш килер иде. Башкаларга калу-калмавын да уйлап тормый, төпсез кисмәгенә тутырыр иде. 

Балаларын шешәгә алмаштырган ананың сабые бит мин

Әгәр дә Бәхет чишмәсе берәр тау куышыннан агып чыкса, аның урынын белгән һәркем зур чүмечен тотып, шул чишмә тирәсендә мәш килер иде. Башкаларга калу-калмавын да уйлап тормый, төпсез кисмәгенә тутырыр иде. 

Ярый әле, андый чишмә юк ул. Һәркемнең үз язмышы, үз бәхете, үз бәхетсезлеге. Ләкин кайберәүләрне тыңлагач, “Бәхет чишмәсе булмаса, әллә Бәхетсезлек чыганагы бармы, кайберәүләр гомер буе шуның суын чөмерәләрме икән?” – дип уйлап куясың. Адыйларны тыңлагач, моның кадәр кайгылырга бер нәни генә йөрәк ничек түзә икән дип тә борчылып, Аллаһ ярдәм бирсен инде, дисең. 
Хәзер сөйләнәчәк язмыш иясен үзем күрмәдем. Аның турында сабакташыбыз тәфсилләп язды. 

“Миңа еш кына фатирлар ремонтлавымны үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Юк инде үзем ремонтламыйм, ә иң әйбәт, сылаучы-буяучылардан бригада төзеп, оештырып бирәм. Тырышып эшләгәннәрен акча белән дә обижать итмим, хәлләренә керергә тырышам. Кайберләрен эштән соң өйләренә кадәр илтеп куярга да туры килә. Зарланып әйтүем түгел, аларның күбесе ачысын-төчесен күргән, сөйләр сүзләре дә күп була. Юл буе үзләренә күрә миңа тормыш дәресләре уздыралар.

Менә кичә дә бер кызны шәһәребез янындагы бистәгә илттем әле. Тырышып эшен ялт иттереп тиз бетерде. Бик ашыгып кайтырга кирәк икән аңа, кызын бакчадан алырга соңара алайса. Бу өзгәләнгән анага үзем булышырга теләп, илтеп куярга булдым. Кыз сөенеп кереп утырды да авызына су капкандай бер сүз дә эндәшмәде. Минем бит инде кызларның төрлесен күргән бар бу гомердә, аларның күңеленә, теленә ачкыч кына ярата беләм. Ләкин минем сорауларымның берсенә дә җавап бирмичә, моңсу күзләре белән тәрәзәгә карап баруын белде. Аннары, инде кайтып җитәргә бик ерак та калмаган иде. Кызның буасы ерылды – үксеп елый башлады. Күрәсең, минем сорауларым аның ачы язмышын кабат исенә төшергәндер дә яралы хисләрен кузгаткандыр.

 – Их, абый, күрмәгәнем калмады бит минем, – диде ул күз яшьләреннән оялгандай, аларны тиз-тиз учы белән сөртеп. – Балачакны бал чак дисәләр дә, минем балачак мичкәсе, нишләптер, дегетле булды. Юк, бер кашык кына да түгел, күбрәк. Балаларын шешәгә алмаштырган ананың сабые бит мин. Эчмәгәндә болай ярыйсы иде үзе әни. Коймак-бәлешләр дә пешереп ашата иде. Андый көннәр бәйрәм шикелле була иде инде безгә. Тик бик сирәк эләгә иде. Аннары әни авырый башлады. Үпкәсендә яман шеш таптылар. Аракы белән агуланган организмы авыру белән озак көрәшә алмады, яшьли гүр иясе булды. Нишләргә дә белмәдек. Бу вакытта әти төрмәдә иде. Сугышып эләккән бугай, төгәл белмим. Тома ятим килеш урамда калган булыр идек тә, ярый әле, әбиебез игелекле шәфкатьле булды. Безне үзе карады. Ләкин аның да гомере кыска булып чыкты. Без тагын ятим калдык. Ләкин кайгыларның тагын да зуррагы саклап торган икән әле мине – уналты яшьлек энем мунчада газ сөреме белән агуланып үлде. Бик ярата, бик кызгана идем мин аны. Моның кадәр кайгы- хәсрәткә түзалмыйча мин дә әни юлыннан киттем, эчә башладым. Башта йотымлап, аннары стаканлап кайгымны аракы белән басарга теләдем. Баштарак файдасы да бар шикелле тоелды. Эчәсең дә дөньяны бар кайгы-хәсрәтләре белән онытасың да ятып йоклыйсың. Тик иртән генә баш авырта шул, кичә генә җәннәт тоелган дөньяң җәһәннәмгә әйләнә. Үз-үзеңне күрә алмый башлыйсың. Менә шундый чакта мәхәббәтемне очраттым. Ул миңа терәк булыр, тормыш арбасын бергәләп тартырбыз дип өметләндем. Ләкин яхшы әти үрнәге күреп үсмәгәч, монда да ялгыштым. Тиздән әни буласымны белгәч, ул мине бөтенләй ташлап китте. Тугыз айдан сау-сәламәт кыз таптым. Хәзер инде кызыма 3 яшь, бакчага йөри. Күбәләк шикелле очынып, тормышымны ямьли. Менә шушы сабый минем саклаучы фәрештәм бүген. Шәраб-аракыны авызыма да алмыйм, хәзер аның өчен яшим. Әнисе эчкән сабыйның балачагы нинди булганын беләм бит, кызчыгыма андый язмыш теләмим. Әти булдыкчыбыз алименттан качып йөри. Хәзерге заманда җиңел түгел ялгыз, ләкин мин исән-сау чагымда кызым ятим булмас.

Юлдашым шулай дип сүзен тәмамлады. Кайтып җиткән идек инде без. Машинамны җыйнак кына агач йорт янына туктатырга кушты. Шунда яшиләр икән. Тиз генә кереп чыкканын көтеп тордым да кызын алырга бакчага илтеп куйдым. 

 – Исемең ничек? Нигә пешекче, йә кибетче булып эшләмисең, хезмәтең бик авыр бит, – дидем бу язмыш рәнҗеткән кызны үз баламдай кызганып.
 – Айгөл мин, абый. Буяучылар акчаны күбрәк ала бит, аларга күбрәк түлиләр, – диде ул. Аннары машинамнан сикереп төшеп, балалар бакчасы ишегеннән атлый-йөгерә кызы – саклаучы фәрештәсе янына кереп китеп.

Айгөлнең сүзләре минем дә балачак хатирәмне кузгатты. Ятим үсүнең ни икәнен мин дә беләм. Бик яшьли әтисез калдым. Абыйлар туган оядан канат чыгару белән бер-бер артлы калага китә тордылар. Әни белән икәү авылда кибеткә кайткан тормыш арбасын сөйрәдек. Барыннан юк чагы күбрәк булды. Шулай да әни, мескенкәем, кешедән кимсенмәсен диптер инде, елкылдып торган баллон куртканы алып бирде. Сөнечемнең-шатлыгымның чиге юк иде. Курткамны киеп, күрсәтеп урамыбызны йөгереп әйләндем. “Менә минем дә яңа курткам бар! Мин дә мескен түгел!” – дип кычкырасым килде шул вакытта.

Кич белән өйгә кайткач, өч оныкның киемнәренең иң матурларын сайлап, (балалар бит тиз үсә, әйберләре яңа кала) бер сумкага шыплап тутырдым. Хатын да үзенә соңгы араларда тазарып киткәнгә ярамый торган киемнәрен шунда салды. Иртәгесен мин бу сумканы сөенә-сөенә Айгөлнең кулына тоттырдым. Көне буе буяуларның ачык җете төслеләрен кулланып эшләде. Кешене шатландырыр өчен аз кирәк икәнен беләм бит. Айгөл дә елмаеп куйды, башын иеп рәхмәт әйтте. Ә мин шунда: "Эх,бәхетне дә кешегә шулай сумкалап, йә янчыклып өләшеп булсын иде! – дип уйлап куйдым”.

Сабакташымның хикәясе шулай матур бетте. Әйе, мин дә ятимлекнең ни икәнен белеп үскән идем. Шуңадырмы җанымны айкады бу моңсу хикәя. Ә моннан соң андый ятим-кимнәр булмасын иде. Балалар пар канатлы булып бәхетле үссеннәр иде. Бигрәк тә әти-әниләре исән килеш мондый кара тамганы йөретмәсеннәр иде. Бу теләкләр кабул булсын өчен ни эшләп карарга икән?

 Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading