16+

«Булачак Президентыбызны югалттык»

Украинадагы хәрби операция барышында Кайбыч районы Борындык авылы егете – 29 яшьлек Рамил Тимуршин һәлак булган.

«Булачак Президентыбызны югалттык»

Украинадагы хәрби операция барышында Кайбыч районы Борындык авылы егете – 29 яшьлек Рамил Тимуршин һәлак булган.

Карап торуга гаҗәеп матур да, сискәндерерлек шомлы да. Кыш бу якларда бик иртә килә, әнә табигать тә уянырга маташа. Гәрчә, февраль ае булса да. Рәхәтләнеп иркен итеп сулыш аласы иде дә бит. Тирә-якта нинди үзгәрешләр була, кем килә, кем китә, позицияләрне алышалар. Күккә дә, аяк астына да карап өлгерергә кирәк, «убырлы карчыклар» күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән. Шылт иткән тавыш та ниндидер билге бирергә мөмкин. Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр якта дроннар очып йөргән кебек.

Менә-менә мина яки снаряд төшәр сыман. Шушы шомлы тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Рамил взводындагы егетләр шул чаклы бер-берсенә күнектеләр ки, хәтта бертуганнар кебек, бер-берсе өчен утка да, суга да керә торганнар. Чираттагы ялына кайткач та Рамил ашкынып килә, чөнки аннан соң тагын башка егетләрнең дә туган якларына, якыннары янына кайтасылары бар.

Ротада машина йөртүче булып хезмәт куйган ирнең эше дә почетлы, тимер аты белән кеше йөрмәгән иң авыр юлларны ул үтә бит. Ике ел эчендә биредәге һәр сукмак, һәр чыккысыз һәр юлны өйрәнеп бетергән ул, алардан да җилдереп кенә үтеп китә. Бу юлы да алгы сызыкка керәсе, Рамил гадәттәгечә туганнары белән элемтәгә чыгып хәбәрләшеп алды, авыл хәлләрен сорашты. Ә төнлә егетләрне алгы сызыкка кертте. Ни гаҗәп, гадәттә машина йөртүче урынында утырган ир пассажир буларак кайтырга, хезмәттәше белән алышынырга булды. Тәкьдир күрәсең, нәкь ул утырган җиргә каршы якның дроныннан снаряд төшә дә УАЗлары шартлый..

Исән калырга өмет булмый  
– Гаиләдә без ике ир бала үстек, мин 1990 елгы. Энем Рамил 1992 елгы, – дип сүзен башлады сүзен Рушан. – Эшләп, уйнап үстек, гел көлеп тора иде ул. Мәктәптә бик яхшы укыды. Кечкенә чагыннан үк Рамил президент булам дип әйтә иде, менә нинди хыял бит ул. Мәктәптәге укуын тәмамлагач: «Безнең президентларыбыз Шәймиев та, Миңнеханов та авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, мин Сельхозинститутка керәм, Президентлар адымы буенча китәм”, диде. Аны тәмамлады. Аннан соң армиягә барам, диде тик биредә кыенлыклар туды, аны сәламәтлеге буенча алмадылар. Ә ул: “Президент буласы кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, мине барыбер алачаклар”, диде. Хәрби комиссариатка берничә тапкыр барып сөйләшеп карады. Кыскасы, алдылар аны. Җаны теләгән елан ите ашаган, диләр бит. Мобилизация игьлан ителгәч тә: ”Президент буласы кеше анда булырга тиеш дип саныйм”, дип китте. Эшендә, бәлкем, бронь ясыйк, дип тә караганнар. Рамил үзе теләп китте. Аптыратуларын теләмим, барам да кайтам диде.  

Кайбер җирлектә, солдатка киткән егетләрне кече капкадан кертеп, зур капкадан чыгаралар. Солдатка киткәндә егет өйгә йөз белән карап чыгарга тиеш дигән гыйбарә яши. Бу аның исән-сау кайтуы өчен кирәк, янәсе. Өч тапкыр капка баганасын әйләндерәләр. Янында әби-апалар махсус дога укып тора. Шуннан соң гына ир-егетне озатып җибәрәләр. 

– Исән-имин кайтсын өчен һәр ялга кайтканнан соң шулай итеп озаттык аны, – дип сүзен дәвам итте Рушан. – 2023 елны май уртасында ялга кайтты энем. Беренче вакытта посылкалар да барып җитмәде әле аларга. Арчадан волонтер Илнур абый бик нык булышты безгә. Моннан да, махсус хәрби операциядәге егетләрнең туганнары җыелышып та исемле посылкалар салдык, Рамилнең эш машинасына төрле запас частьләр җибәрдек. Луганск ягында хезмәт итте ул. Алгы сызыкка керәләр иде. Командирларны, бер позициядән икенчесенә күчкәндә, аның машинасында киемнәрне ташыдылар.. Гуманитарка килсә, аларны чыгып ала иде. Аның машинасына да ике тапкыр дрон һөҗүме булды, беренчесендә машина яна башлаган, анысында Рамил сикереп исән калган. Ул машинаны әкеренләп төзәтте ул. Моннан запас частьләр җибәрдек. Шуннан соң полктагы егетләр белән җыелып тагын бер машина алдылар, чөнки йөреп торыр өчен машина кирәк бит. 

Энесенең үлеме турында Рушан шундагы егетләр аша белеп ала. Фильм да төшерелгән данлыклы 9 ротада булган ул. Хәер, әлеге егетләребез турында да китап та язылыр, фильм да төшерелер әле. Аларның каһарманлыгы тарихка кереп калыр. 

– Волонтер Илнур абый белән Ростовка барып алдык энемнең җәсәден. Бик авыр көннәр булды ул. Әти ашаудан калды, әни болай да чирләп тора иде, урын өстенә егылды. Үз гаиләңә шундый кайгы килгәч башкача кабул ителә икән ул. 
 

Саба һәм Арча волонтерлары махсус хәрби операция зонасына Рамил Тимуршин истәлегенә багышлап яңа УАЗ алып җибәргәннәр


“Бер күрүдә үк ошаттым” 
... Гүзәл белән Рамил очраклы гына таныша. Кыз Пермь ягыннан, Барда авылыннан. Яшел Үзән шәһәрендә участок инспекторының ярдәмчесе булып эшли. 
– 2018 елның августында таныштык без аның белән, туганнарыбызның туенда күрештек. Күңелемә кереп калды, күрәсең, – дип хатирәләрен барлый Гүзәл. – Социаль челтәрләрдә аны эзләп таптым да. фотосына лайк куйдым. Рамил дә мине күзәткән ахры, озак та тормады ул миңа язды, шуннан аралаша башладык. 22 августта күрештек тә, башка аерылышмадык.  Беренче тапкыр очрашкач, ул минем яныма Казаннан көн дә килә иде, гел бергә булдык, нинди генә проблемалар булганда да, гел янымда Рамил булды. Беренче күрүдә гашыйк булу булгандыр инде бу. Күкләр безнең өчен хәл итеп куйгандыр. 2020 елда Пермь өлкәсендәге Тонгук авылында никахыбыз булды. Рамил Казанда ПАТП 2 дә механик булып эшләде. Фатир арендалап яшәдек. 3 ел бергә яшәп калдык. Шул дәвер эчендә ник бер тапкыр гына булса да, миңа усал караш ташласын, кырын сүз әйтсен, һәрчак елмаеп торды. Башкалар безгә көнләшеп карый, хәтта “Бер тапкыр да ачуланшмыйча яшәп буламыни ул”, дип кат-кат сораучылар да булды. Бер-беребезгә “Матурым” дип кенә эндәштек без. Улыбыз Илзатка 2 яшь тә 3 ай. Әтисен мобилизиция буенча озатканда аңа нибары 9 ай иде. 
 
Гүзәлнең үз әтисе Зәбир Исмәгыйлев та контракт нигезендә хезмәт итәргә китә, якыннары бу хакта белми дә кала. Ике якын кешесе өчен ут йотып яши яшь хатын. 

– 2022 елның ноябрь башында Рамилнең ротасын Луганск ягына алып киттеләр, – ди Гүзәл. – Элемтә булмады, акрынлап җайлаштылар инде. Бу вакытта бары сабырлык кирәк. Түземсезләнеп бары үзеңне ашыйсың гына. 2023 елның маенда Рамил ялга кайтты. Аннан соң чираттагы ялы 17 гыйнварга туры килгән. Өч атна безнең белән булды, әмма сизенгән кебек сөйләшүе дә башка иде. Киткәндә кысып кочаклады да: "Мин сезне бик нык яратам", диде, елаштык, анын яраткан җырын да жырладык әле озатканда.

Киткән көнендә: “Көт, Алла бирсә, тиздән кайтып җитәм", дип хушлашты ул. 6 февральдә янә юлга кузгалды. Күз ачкысыз буранлы көн иде, чак кына күтәреп алып китмәде. Луганск өлкәсендә Кременнойда 24 мартта һәлак булган матурым. Аның белән 24 март төнендә сөйләштек. “Кич алгы сызыкка керәбез”, диде. Ә аннан чыкканда үлем сагалап йөргән. Авыр хәбәрне Илнур абый хәбәр итте. 3 апрель көнне алып кайтып, туган авылында җирләдек. Аның белән мин иң бәхетле көннәремне үткәрдем, сүз белән язып бетереп булмый. Шундый якты, кешелекле, уңган, ярдәмчел кеше иде ул. Менә шундыйлар Аллаһы Тәгалә янына күбрәк кирәктер, күрәсең. 

 
«Җирләгәндә табутын ачмадылар»
Рамилнең әтисе ягыннан туганнан туган апасы Рузалина апа Нигьмәтҗанова мин шалтыратканда Рузалит абый һәм Алсинә апа янында иде. Улларын югалткан әти белән әнигә сөйләшүе бик кыен булганлыктан, без аның белән аралашып алдык. 

– Рамил белән бер үк көнне, 18 сентябрьдә туганбыз, – ди Рузалина апа. – Авылда эшнең иге-чиге юк, ярдәм итәргә чакырсаң, елмаеп “Ярар” дип әйтә дә, җәлт итеп килеп җитә. Үз улым кебек якын булды. Күз алдыбызда үскән бала бит. Армиядә баштан Казанда Росгвардия линиясе буенча хезмәт итте, аннан соң Түбән Новгородта дәвам итте. Балалар арасыннан иң өлгере, иң тыйнагы Рамил иде. Безнең нәселдән махсус хәрби операциягә энем, үз улым Алмаз китте. Борчылулар булды инде. Алар гел янәшә булды. Шуңа бераз тынычлана да идем. Рамил ике тапкыр ялга кайтты. Менә әле видеоларын да кабат-кабат карыйбыз. Икенче тапкыр кайтканында көн бик буранлы иде. Догалар укып озаттык. Солдат озату йоласы үткәрдек, озатканда ипи каптырдык, берникадәр өлешен әнисе тастымалга төреп куйды, "Шушы ризыгың сине көтеп торсын" дидек. Рамилебезнең үлемен ишетү барыбыз өчен дә бик авыр булды. Булачак Президентыбызны югалттык. Менә шулай хыяллана иде бит бахыркай. 

Абыйсы Ростовка танып белүгә барды. Муенындагы чылбырыннан таныган. Җирләгәндә табутын ачмадылар. Гәүдәсе кайтты дип шатландык. Алмаз улым туганының һәлак булуы турында иң беренчеләрдән булып ишеткән. Яман хәбәр тиз тарала бит ул. Бик кайгырды, җирләгәндә кайта алмады инде. Видеоэлемтә аша караган. 
Рамилнең сыйныфташы Алсинә Кузьмина белән аралашканда, елаштык та, мәктәп елларын искә алып көлештек тә. Сүзне аңа бирик. 

– Кайбыч районының Борындык авылыннан икебез дә, бер елгылар, бер балалар бакчасына йөрдек. Бергә беренче сыйныфка укырга кердек. Тугыз ел бергә укыдык, алар 10-11не укып бетерде. Мин шәһәргә киттем. Рамил безнең арада иң тыйнагы булды, - биредә Алсинә күз яшьләрен тыя алмады. – Беркайчан да үзен начар тотмады, үрнәк, пөхтә, аның йөзендә бары елмаю иде. Кайчак кызлар булсак та, дәрескә өй эшләрен эшләмичә киләбез, ә ул - яхшы билгеләргә укучы, безгә күчерттерә. Укытучы күрмәгәндә, контроль эшләр белән дә булыша иде. Әле хәтеремдә, 1 сыйныфта укырга кергән чак. Лилия исемле өч кыз, Рамил һәм мин, күрәсең, мәктәпкә укый белеп килгәнбез. Әлифба дәресеннән безне кайтарып җибәрделәр, ә 7 кеше дәрестән соң да калды. Куана-куана кайтып киткәнбез. Соңгы тапкыр кайтуында минем яныма эшкә керде. Күрешеп сөйләштек. Бик җаваплы кеше, беркайчан беркемгә каршы килмәде. Әти-әнисе, туганнары да үрнәк гаилә аларның. Әнисе Алсинә гомере буе китапханәдә эшләде. 

Рамил турында искә алган саен күзләрем яшьләнә. Күпме хыялы чынга ашмый калды. 

Алсинә сыйныфташына багышлап бәет тә язган.

Төне буе яздым, күз йоммыйча, 
Иң авыр шигырьләремнең берсе...
Җаным белән язылды.
Югалттык шул, югалттык сине.. 

Керми йокы, әллә нишлим шунда,
Төннең уртасы җиткән.
Авыр икән, бигрәкләр дә авыр,
Яшьти - мәңгелеккә киткәч...

Соңгы күрешүдә кайнар кочып, 
Кулларыннан каты косып, 
Сагынуларны сиздермәскә тырышып, 
Еладык күзгә карашып.

Үз иткән тимер атында, 
Син йөрдең сугыш кырында. 
Бу дөньяның бөтен ачылыгын, 
Син йөрттең күңел түрендә. 

Яшьлек бит ул тик бер кабатлана,
Сатып алып булмый гомерне.
Сугыш кырында бомба шартлады да,
Тагын бер яшь, гомер өзелде...

Кинәт киттең, утызны да тутырмадын, 
Барыбызны ятим калдырып.
Бу яралар мәңге төзәлмәсләр,
Гомер буе торыр - яндырып...

Балаң калды күзгә карап,
Әтисезлек - ачы сагышы...
Япь-яшь гомер өзелде шул, 
Язмышларның ачы ялгышы...

Соңгы күрешүне искә төшерәм дә, 
Борылам да карыйм үткәнгә.
Авыр икән, бигрәкләр дә авыр, 
Яшьти - мәңгелеккә киткәнгә. 

Бу югалту калыр күңелләрдә,
Юата алмас берни сүзләр дә..
Саклый алмадык, югалттык шул, 
Борындыкнын герой егетен... 

Алсинә Кузьмина

P. S. Әлеге язма "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 19 апрельдә чыккан 30нче санында дөнья күргән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Дөрестәндә халыкка хезмәт иткән Батырыбыз булды. Сабалар бик юксына Рамилебезне. Гел күз алдында елмайчан Батырыбыз. Аллаһы тәгалә фирдәүс жәннәтләрендә каршы алса иде егетләребезне. Очрашырга шунда насыйп булса иде. Бер күреп аркаларын сөяселәре калды бит

    Мөһим

    loading