16+

Читтә йөрсә-йөрде, әмма кичен хатыны янына кайтты

Мәскәү базарында иремә куртка эзләп йөрибез. Ял көне булганга күрә, халык күп. Тар гына рәт араларыннан ырып-ерып узарга туры килә. Һәр сатучы өметле күзләрен безгә төби, үзенчә ягымлы итеп эндәшеп, ларегына чакырып кертергә тырыша.

Читтә йөрсә-йөрде, әмма кичен хатыны янына кайтты

Мәскәү базарында иремә куртка эзләп йөрибез. Ял көне булганга күрә, халык күп. Тар гына рәт араларыннан ырып-ерып узарга туры килә. Һәр сатучы өметле күзләрен безгә төби, үзенчә ягымлы итеп эндәшеп, ларегына чакырып кертергә тырыша.

Безнең мех эчле куртка эзләвебезне каян ишетеп алгандыр, кечрәк кенә буйлы, ачык йөзле, яшькелт күзле, җирән чәчле, сипкелле битле, утыз биш яшьләр тирәсендәге бөтерчек кебек җитез хәрәкәтле сатучы хатын, “ә!” – дигәнче бер йомшак куртканы элгеченнән тартып алып, иремнең кулына тоттырды. “Күрерсез дә торырсыз, менә бу куртка сезгә суйган да каплаган булачак! – дип, җәлт кенә иремнең өстенә киертеп үк куйды.

– Күр әле, абый- җаным, бу куртканың буе да, иңе дә, чабуы да, җиңнәре дә тап-таман, әйтерсең, сезгә үлчәп тегелгән!” – дип тәтелди-тәтелди, чал чәчле ирем тирәсендә бөтерелепме-бөтерелә. “Куртка сыйфатлы, ә бәясе арзан. Мондый азамат иргә тугыз мең ярым акча мыни ул? – дип мут елмая. – Бәйрәм уңаеннан 200 тәңкә ташлама ясыйм әле үзегезгә. Апа-җаным, минем янга туктавыгыз өчен икегезгә дә Аллаһның рәхмәтләре яусын! Җәйгесен сатып алырга минем янга килергә язсын. Мине монда бөтен кеше белә. Рәзилә (исемнәр үзгәртелде) брак тауар сатмый, кеше алдамый ул, дип, үземне әллә кайлардан эзләп киләләр. Эшемне яратып, җиренә җиткереп башкарам. Шуңа күрә даими клиентларым шактый күп. Хуҗабикәбез Нонна Павловна кием-салымны Германиядән, Төркиядән, Кореядән заказ белән кайтарта. Ире Антон Аркадьевич белән һәр әйберне җентекләп сайлап алалар. Сатып алучылар да канәгать, үзебезгә дә ипигә май ягып ашарлык әҗере кала...” – дип сөйләнеп калды.

Ярминкә мәйданын аркылыга-буйга сөреп, бер атнага җитәрлек азык-төлек, вак-төяк кирәк-яракларны җыеп багажникка тутыргач, кайтырга чыктык. Иремнең кәефе шәп, радиодан агылган дәртле көйгә кушылып, әкрен генә җырлап бара. Минем хәтер казанында моннан биш былтыр булып узган хатирәләр җанланырга маташа. Нонна, Антон, Рәзилә... Бу исемнәр миңа электән таныш кебек. Каян беләм соң мин аларны? Күпме уйласам да, аларны үзара бәйләгән, кайчандыр мине тетрәндергән вакыйгаларны бер җепкә тезә алмыйм. 11нче номерлы хастаханә яныннан узып барган чагыбызда, моннан берничә ел элек бирегә килендәшемнең хәлен белергә килүем, озаклап серләшеп утыруыбыз келт итеп исемә төште. Ул чакта килендәшем Дания: “Кичә палатабызга Рәзилә исемле яшь хатынны кертеп салдылар.

Табиблар көне буе шуның тирәсендә мәш килде. Антон исемле бер эшкуарның хатыны Мәскәүдән тауар төяп кайтып төшкәч, боларның мәхәббәт уены куерткан чакларында өсләренә кайтып кергән. Нонна түти артыгын кызып китеп, иренең дә, сөяркәсенең дә тетмәсен тетеп ташлаган. Мәхәббәт чыпчыкларының берсенең кабыргаларын сындырырлык итеп уклау белән санаган, җитмәсә, ипи шүрлеген җимергән, тешләрен койган. Иренә дә әйбәт эләккән, башы ярылган, мие селкенгән, аягына баса алмый. Полициядән килеп төпченделәр. Ахыры нәрсә булып бетәр. Рәзилә үзен кыйнап гарипләндерүчене судка бирсә, тәгаен эшсез калачак. Бүген акчалы эш табулар ай-һай?!

Ирнең дә хатыны белән уртак төшемле бизнесын юкка чыгарасы килмәс, мөгаен. Әгәр үзара килешеп, эшне зурга җибәрмичә, йомып кала алмасалар, олыгаеп килүче хатынының ирсез, милексез генә түгел, ирексез дә калуы ихтимал”, – дип сөйләгән иде. 

Атаклы алман шагыйре Гете: “Мәхәббәт – идеаль, ә никахлы гаилә тормышы – реаль нәрсә. Бу ике төшенчәне бергә бутасаң, җәзасын алмый, бәлагә тарымый калмассың”, – дигән. Сөяркәгә һәрвакыт кимсетеп, түбәнсетеп карыйлар. Аны юкка гына “ачы бәхет, татлы газап” димәгәннәр. Сөяркәдән бары тик вакытлыча файдаланалар, уйнап туйгач, кызганмыйча ташлыйлар. Ир хатыны, балалар әнисе һәрвакытта беренче урында. Ире дә аның белән санлаша, кеше арасында абруе да зурдан. Күптәнге танышым Разыя министрлыкта эшләде, ничәмә-ничә ел сөяркә булып яшәде.

Гаиләле ирдән бер малай табып үстерде. Иң гыйбрәтлесе шул: кайчандыр аның үзен дә әнисе бер гаиләле ир белән йөреп тапкан булган. Анасын аңларга да, бәлки беркадәр акларга да буладыр. Ир-атлар сугышта күпләп кырылганнан соң, ул чорда тормышка чыгу өчен тиң ярыңны табу бик авыр булгандыр. Ә кызын бу тайгак юлга нәрсә этәргән? Бозык геннарымы? Чибәр, су сөлегедәй зифа буй- сынлы, белемле, дәрәҗәле урында эшләүче җитү кызның күрәләтә тайгак юлны сайлавы аптырашта калдыра. Гаилә корып, тулыканлы тигез тормышта, законлы никахта балалар табып үстерүгә караганда, кеше ире белән аулакта кача-поса очрашып, җенси азгынлык кылуны, зинадан бала табуны нилектән өстенрәк күрә икән соң ул?

Сүз дә юк, бәлки ул чынлап торып гашыйк булгандыр? Әлеге ир дә аңа битараф түгелдер. Мәхәббәткә маңка мишәйт итми, диләр. Тик ике фронтка йөгергән ул ирнең никахлы хатынының каргышлы күз яшьләре, буй җиткән ул-кызларының рәнҗеше, нәфрәте кемгә төшәр икән соң? Атна-ун көнгә бер мәртәбә кача-поса кайнар кочакта эрүче чибәр сөяркәнең бу хакта уйлап караганы бармы икән? Ничек кенә булмасын, чит ятакта җенси дәртен канәгатьләндергәч, ир берни булмагандай, үз өенә кайтып китә бит. Кунакка, ял йортына, Сабантуйга үз хатыны белән бара, бәйрәмнәрне хәләле янында каршылый. 

Ир кеше үз өендә булмаган назны, җылылыкны читтән эзли, диләр. Озын-озак тормыш юлын үткәндә, берәү дә көн-төн ялашып, сыйпашып кына тора алмыйдыр инде ул. Көндез үзара әйткәләшеп, пар чыгарып, кайвакытта артыгын кызып китеп, аз-маз чәкәләшеп алсалар да, кичен җылы назлы уртак түшәккә кереп чумгач, үпкә-сапкылар онытыла. Иртән елмаеп уянып, бер-береңә хәерле иртә телисең. Өйдәге бертөрлелектән качып, читтән маҗара эзләүчеләрнең юмартраклары чибәр, назлы, иркә сөяркәләрен бүләк- күчтәнәчләргә күмә.

Монда килеп тән ләззәте алса да, ирнең кендеге законлы гаиләсенә береккән. Сөяркәсенә ятакта назлы сүзләр пышылдаса да, аңа биредә маҗаралы секстан башка берни кирәк түгел. Язмышын бу җилбәзәк хатын белән бәйләргә, балаларын ятим итәргә, гомер иткән хатынын ташлап китәргә уйлап та карамый. Гаиләсе аның өчен һәрчакта ышанычлы тыл булып кала.

Хәмидә Гарипова.
Фото: https://www.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading