6 төн, 7 көн бик тиз үтеп тә китте. Самолет эчендә утырам, тик утырганчы диеп, эмоцияләр көчле чакта, сезнең белән күргәннәремне уртаклашасым килеп, кулыма каләм алдым.
Нәрсәдән башлыйм икән? Шуның кадәр күп хисләр ташкыны, кичерешләр дәрьясы - язып бетерерлек түгел!
Төгәл итеп аныңча ук әйтә алмасам да (тәрҗемә бик үк төгәл булмаска мөмкин), Эмиратның беренче Президенты Заид әфәнде әйткәнчә «Иң кыйммәтле әйбер — нефть тә түгел, җир дә түгел, иң кыйммәт, мөһим әйбер —КЕШЕ». Үзеннән соң килгән буыннарга шушындый гыйбарәне алтын хәрефләр белән Президент сараена яздырып калдырган. Бу илнең яшәү программасы шуны истә тотып төзелгән дә. Чөнки һәр милләтнең горурлыгы — аның кешеләре!
Мин дә шушы атна эчендә юлыбызда очраган кешеләр турында язып китәсем килә.
Отельгә барып урнашу белән колакка татар сөйләме ишетелә башлады. Бик күп, 10 нан артык булгандыр Чаллы шәһәре кызлары, башкорт гаиләләре, казахлар да байтак кына - барысының да теле татар теленә охшаган, йөзләре бер чама түгәрәк. Гарәп илендә, Персид култыгы суларында иртәдән кичкә кадәр татарча сөйләшү яңгырап торды. Безнең көлүләр бүтән милләт халыкларын да яныбызга тартып китерде. Белоруссиядән килгәннәргә, Россиянең бүтән өлкәләреннән килүчеләргә, Мәскәүнең үзеннән килүчеләргә экскурсияләр, кибетләр турында күп кенә мәгълүмат бирдек... Чып чынлап татарлыгым белән горурландым, дусларым. Татарстан флагыбыз гына җитми иде. (Күңелемә салып куйдым, икенче юлы кая гына барсам да, кечкенә генә флагны алып барам, бүлмәгә кадап куячакмын. Ә нәрсә, ул бит минем территория ничә көнгә булса да.)
Шушындагы кешеләр танышып, рәхәтләнеп аралашып, бер-беребез белән телефоннар алышып кайттык. Отель хезмәткәрләре итагатьле, ягымлы, төрле илләрдән килгәннәр, үз кешеләре хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнмиләр. Австриядән килгән Карен ханым белән, ул үзләренчә, без үзебезчә сөйләшеп, аңлашып, дуслашып, телефоннар, вацаптлар алышып аерылыштык. Карен ханыма 71 яшь. 1 баласы, 2 оныгы бар, укытучы булып эшләгән. Күрсәгез сез аларның безне ничек сыйлап, ашатып җибәргәннәрен! Соңгы көнне төшке аш ашатмаулары билгеле булгач, берәм-берәм һәрберсе безгә ашарга алып чыктылар: кайсы су алып чыга, кайсы күмәч, кайсы ит, җиләк-җимеш... Карен 2 чәшке каһвә тотып чыгып килә... Беләсезме, менә ул кешелеклелек, ул милләттән дә, кайсы илдә яшәвеңә дә карамый! Аллаһ бәндәләрне үзенә охшатып яралткан һәрберсен!
Аэропортка барганда да яхшы кешеләр белән туры килдек. Самолетка утыргач, янәшәбездә кызым Гөлназ белән бер институтта укыган, хәзерге вакытта Индонезиядә укытучы булып эшләүче егет утырып кайтты. Инглиз теле укыта Индонезия мәктәбендә. 2 баласы, хатыны белән шунда яшәп яталар. Әти-әнисе янына 1 айга ялга кайтып килә. Менә ул безнең яңа татар егетләре! Матур, буйлы-сынлы, чиста күңелле, итагатьле, тәрбияле! Әйе, алар булдыралар! Эх, татар егетләре, ир-атлары барысы да шундый булсын иде!
Кичә кибеттә булдык. Зур кибет «Топ 10» дип атала. 10 дирхамга яхшы әйберләр алырга була. Безнең бәя белән 250 сум. Яхшы футболкалар, эчке киемнәр, күлмәкләр, палантиннар, алар барысы да чын киҗе-мамык тукымадан, хөрмә, конфет, кыскасы, җыйдык кочакка... Шикләндерә, ә акча җитмәсә, бәлки нәрсәнедер аңлап җиткермәгәнбездер, мондый бәя булмас, дибез. Шулвакыт күзем төште: безгә кара киемнән, йөзен каплаган бер ханым карап тора. Без инде сиптерәбез генә татарча Миләүшә белән. «Сез Россиядәнме?» - диеп, русча сорый. Аңа кадәр генә, эх, русча аңлый торган кеше булса иде, дип сөйләшкән генә идек. Бер елны Төркиядә йөрибез Илсөяр белән кибеттә.
Футболкалар җыйдык, минем егетләрем күп бит: улым, кияүләрем, оныкларым - алтау, кызларым бишәү, үзем белән алты булабыз. Артыбыздан калмый бер егет йөри. Без бит инде әбиләр: кызыгырлык җиребез юк, безнең комсызланып чүпрәк җыюыбызны күзәтәдер, түләмичә чыгып качмасыннар, диеп уйлыйдыр, дим. Илсөяргә шулай диеп әйтүем булды, саф татар телендә безгә дәшмәсенме егетем. Әфган егете, Россиядә укыган, татарча, казахча сөйләшә белә булып чыкты. Безне кибетнең бөтен почмакларында йөртте. Бик күп бүләк җыеп кайткан идек.
Бу юлы да шулай килеп чыкты. Бу хатын рус милләтеннән, гарәпкә икенче хатынлыкка кияүгә чыккан. Беренче хатынның 11 бала, моныкы - 4. Үзенең йорты, яхшы машинасы бар. Ире ай саен яшәү өчен 200 мең доллар акча бирә, балалары бушка укый, 5 тел беләләр, ди. Ошыймы монда гарәп белән яшәве, дип сорагач, теләсә кем белән яшәп туйдым, монда бик ошый, дип җаваплады. Гарәпләрне мактап туя алмый. «Килгәндә килә, нәрсәгә ул миңа көн дә, минем үземә дә бик рәхәт», ди. Тормышта күпне күргән хатын диеп аңладым мин аны. Яхшыны аңлар өчен, яманны күрергә кирәк шул! Кибеттә кая нәрсә бар, күрсәтеп, ярдәм итеп йөрде. Үзе фотога төшмәде, балалары белән төшерде. Сезнең игътибарга куйдым: беренчесе шул ханымның балалары белән төшкән фотобыз, икенчесендә мэм Карен.
Дөнья тулган яхшы кешеләр белән. Бер беребезне күрә белик, таный белик, битараф булмыйк!
Самолетыбыз үзебезнең нурлы, ямьле Казаныбызга якынлаша, Әлхәмдүлилләһ. Нинди матур, гүзәл туган җиребез! Аллаһым безгә нигъмәтләрне өеп биргән бит! Саф, тәмле чишмәле сулары, уңдырышлы туфрагы, корыган ботак та тамыр җибәрә торган, җир асты тулы казылма байлыгы, яшел урман, болыннары, сайрар кошлары - сандугач сайраулары гына да ни тора. Бакчамдагы сандугачымны сагындым. Беркайда да юк бездәге матурлык, байлык! Бай, тырыш, уңган халкым! Үсеп килүче балаларыбыз: татар егетләре, кызлары! Уңышлы, бай, дәрәҗәле кешеләр булып үсегез. Матур халык, уңган халык без, безне беләләр, таныйлар! Никадәр халыкка татарлыгыбызны танытып кайттык әле менә.
Фәридә Зыятдинова
Комментарийлар