Татарстанлылар үзләрен кыю сугышчы итеп кенә түгел, оста хәрби җитәкче итеп тә күрсәтте. Алар арасында үзен чын полководец итеп таныткан Гани Сафиуллин да бар.
Ул 1905 елның 1 июлендә Казан өязенең (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. 20 нче еллар башында әти-әнисе үлеп киткәч, ятим малай, ашарына...
Скопировать ссылку

Ул 1905 елның 1 июлендә Казан өязенең (хәзерге Арча районы) Иске Кишет авылында крестьян гаиләсендә туа. 20 нче еллар башында әти-әнисе үлеп киткәч, ятим малай, ашарына икмәк кисәге булса да эзләп, Казахстанның Тургай далаларына барып чыга. Анда ул көтү көтә. Соңыннан комсомолга кереп, совет партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Семипалатинск шәһәренең Бухтарминск өязе комсомол комитетында инструктор булып эшли. 1927 елда Кызыл армиягә алына. 1941нең июнендә Бөек Ватан сугышына киткәнче шактый «хәрби тоз» ашарга туры килә әле аңа: хәрби белем дә ала, эшли дә.
Комментарийлар