30 елдан артык урам себерүче булып эшләүче Дания ханым, бала үстергәндә әлеге эштән дә яхшысы юк, дигән фикердә.
Беренче тапкыр мин аңа юл аша чыгып барганда игътибар иттем. Бак кебек тележкасын өстерәп янымнан узып китте. Күпмедер вакыттан соң “Фучика бульвары” паркында тагын шул тележкасы белән иде. Соңрак парк буйлап җыештырып йөргән вакытын берничә тапкыр күрдем. Безне чисталыкта тотучы апа икән бит бу дигән уй башыма кереп калды.
Балалар бакчасыннан кайтып барганда, улым бер ишегалдында чыр-чу килеп балалар уйнаганын күрде дә, әйдә, без дә керик, әзрәк уйныйм, дигәч каршы килмәдем. Керсәк, теге тележкалы ханым ишегалды җыештыра. Яфракларны себерә дә, кечкенә көрәге белән тележкасына тутыра. Түзмәдем, барып эндәштем.
- Апа, исәнмесез, бу ишегалдын да җыештырасызмени? Сезне парк җыештыра, дип уйлаган идем, дим.
- Сез мине беләсезмени? – дип гаҗәпсенде ханым.
- Ничә еллардан бирле күзәтәм инде. Беренче тапкыр шушы тележкагызга игътибар иткән идем. Паркта эшләгән вакытларыгызны да күргәнем бар.
- Сезне күргәнем дә юк дисәм ялган булыр, - дип ханым. – Дөресрәге кешегә күтәрелеп тә карамыйм, аска карап чүп җыям. Күземә кеше түгел, чүп кенә күренә минем. Ияләнгән инде мин аска карап йөрергә.
- Ике участокта эшләү авыр түгелме соң, ни дисәгез дә урам җыештыру күп көч сорый торган хезмәт. Парк мәйданы да шактый зур.
- Кемнең эше җиңел? Беркемнеке дә җиңел димәс идем. Авырлыклар һәр эштә дә бар. Әллә сезнеке рәхәтме? Кыенлыклар бар эштә дә бар. Каршыңа китереп куйган ботканы да чәйнәп ашарга, өстәвенә йотарга кирәк.
Танышып киттек. Дания апа Баһавиева (документта Боһовиева) булып чыкты ул. 1992 елдан бирле Казан шәһәрендә урам җыештыручы булып эшли икән. Бу эшкә ул очраклы гына килеп кергән. Заводта эшләүче Дания ханым, зыянлы цехта тиешле хезмәт стажын тутыргач, башка заводка эшкә күчәргә дип ниятләп йөргәндә, заманалар үзгәреп, эш урыннары кыскара. Балалары кечкенә. Аларны да карарга кирәк. Нәрсә эшләргә белмичә лифтер булып урнаша. Иртән 6 да лифтны ача, кичен 11 дә килеп яба, хезмәт хакы аз, көн буе өйдә. Бу акча белән генә яшәп булмый. Аптырагач урам җыештыручы булып урнаша.
- Бала үстерүче кешегә урам җыештыручы эшеннән дә яхшысы юк икәнен шул вакытта аңлап алдым, - ди Дания апа. – Ике кызым да башлангыч класста укыйлар иде. Аларны да йөртергә, карарга кирәк. Урам җыештыручының эш сәгате булмагач, кайчан җаем бар, чыгып ишегалдын җыештырдым. Аның каравы балаларым күзалдымда булды. Таяк ике башлы булган кебек, монда да шулай. Җылыда, матур киенеп эшлисең килә икән, балаларыңның кая йөргәнен белмисең инде. Җыештырырга чыксаң, балаларыңа вакытың күп кала, кая йөргәннәрен белеп торасың. Ана кешенең төп максаты да бала тәрбияләү бит. Мин балаларым белән булыйм дип бу эшкә алындым һәм үкенмим, шулкадәр яратып эшли башладым. Яратмасам, озак еллар урам җыештыручы булып эшләмәс идем. Балалар үсә башлагач китәргә, башка эшкә урнашыргамы әллә, дип тә уйладым.
Тик үзенең сәгатьле эштә эшли алмаячагын аңлап, бу уеннан кире кайта һәм берничә участокта эшләргә карар кыла. Өч-дүрт участокта эшләгәч, хезмәт хакын да яхшы ала башлый. Зыянлы цехта эшләгәнлектән 45 яшендә лаеклы ялга чыга.
- Пенсиям белән урам җыештыручы акчасы балаларымны үстерергә, укытырга яхшы мөмкинлек булды. Бу эшемә шулкадәр күнектем, кирәк чакта җитәкчелектән сорап китәргә дә, иртә таң белән чыгып эшләргә була. Аның тискәре якларына караганда уңай яклары бик күп. Синең участогыңны кеше килеп җыештырмый, кайчан телисең, шул вакытта үзең эшлисең. Иртә таң белән чыгып эшләсәң, көн буе буш буласың. Бер елны җәй буе су коенырга йөрдем. Кыш көннәрендә бассейнга барам. Алай гына да түгел, балаларыма булышырга да вакыт табам, оныкларны карашырга да өлгерәм.
Урам җыештыручылар өчен иң авыр чор – кыш айлары. Тик Дания ханым алай уйламый. “Нәрсәсе бар инде аның. Җиренә җиткереп вакытында көрәп куясың икән, боз чабып интекмисең. Дөрес, өстән кар явып тора, җыештырып кына куясың, тагын тутыра. Көрисең. Шул берничә айга түзсәң, калган вакытта авыр түгел. Кайбер вакыт ишегалдын бер сәгать эчендә чистартып куясың. Менә шуны уйлыйсың да, әллә нигә бер яуган карга гына түзәсең”, - ди ул.
Дания апа урам җыештыручы кеше саф һавада эшләве белән дә башка һөнәр ияләреннән бәхетлерәк, дип саный. “Кеше акча түләп фитнес залларына йөри. Без кар көрәп, урам себереп организмны хәрәкәтләндерәбез. Бөгелеп әллә ничә тапкыр чүп алу да үзе бер күнегү. Өстәвенә моның өчен безгә акча түлиләр, фитнеска йөрүчеләр эшләгән акчаларын үзләре чыгарып сала. Адәм баласы хәрәкәттә булырга тиеш. Эшләп торсаң картаймыйсың, мин шулай уйлый, шуңа эшлим”, - ди Дания ханым.
Ул гел хәрәкәттә. Бер участокны эшләп бетергәч, икенчесенә барганчы, өенә кереп юынып, икенче киемнәр киеп, тагын эшенә китә. “Аяк киемен дә алмаштырмый булмый. Кайвакыт өстән яңгыр явып юешләнеп бетәм. Өемдә алмашка берничә кием тора. Авырлыгы белән җиңеллеге бергә инде”, - ди ул.
30 елдан артык урам җыештыручысы булып эшләүче Дания ханым киләсе ел башыннан парктан китәргә булган. Җыештыручы эзли башлаганнар. Ике ай белдерү эленеп торуга карамастан нибары ике кеше шалтыратып белешкән, берсе килеп тә тормаган, икенчесе мин физик эш яратам, киләм, дигән. Эш яратсам да, кар көрәү ләззәт бирсә дә, кеше чүбен җыя алмыйм икән, минем эш түгел бу, дип кире киткән. Дания ханым бөтен кеше дә урам җыештыра алмый, моның өчен психологик киртәләрне җиңәргә кирәк, дигән фикердә.
- Бу эшем авыр елларда да гаиләмне алып барырга мөмкинлек тудырды, - ди Дания ханым. - Тормышта авырлыкларны да күп күрдем. Авырлыкларны Аллаһ каршысындагы сынауларны намус белән уза алдым ахры. Мең шөкер, Аллаһы Тәгалә юлларымны ачып торды. Дүрт оныгым бар. Яшем дә бар. Киләсе елдан бер участокта гына эшләрмен дип торам. Эшемне ташлап бетерә алмыйм әле. Өйдә ятсаң, хәрәкәтең булмаса, авыруга сабышасың. Ә болай мине күпләр белә, кеше белән аралашам, сөйләшәм. Кайвакыт бер белмәгән кешеләр килеп эндәшә. Рәхмәт әйтеп китүчеләр дә бар. Үземне хөрмәт иткән җирдә эшләргә яратам. Гомерем буе шулай булдым. Урам җыештырудан читенсенергә кирәкми, киресенчә горурланырга гына кирәк.
Дәвамы «Шәһри Казан» газетасының 95 номерында
Комментарийлар