16+

Көн саен гафулар сорап иренең кабере янына бара ул

Зират рәшәткәсенә сөялеп басып торган хатынны күргәч, гәүдәм буйлап каз тәннәре йөгереп үтте. Мөгаен, җәрәхәте яңадыр, иң-иң газиз кешесен югалткандыр, дип үземне аның хәленә куеп карарга тырыштым. 

Көн саен гафулар сорап иренең кабере янына бара ул

Зират рәшәткәсенә сөялеп басып торган хатынны күргәч, гәүдәм буйлап каз тәннәре йөгереп үтте. Мөгаен, җәрәхәте яңадыр, иң-иң газиз кешесен югалткандыр, дип үземне аның хәленә куеп карарга тырыштым. 

Чын күңелемнән кызгандым, шомландым һәм якыннарыма озын бәхетле гомерләр тели-тели юлымны дәвам иттем. Югалтулар язмасын берүк дия-дия адымнарым кызулаттым.

Бертуган апамның хәлен белергә кайтышым иде. Авыл урамнары буйлап озак атласам да, әлеге күренеш башымнан чыкмады. Язмышка язылган авырлыклар белән килешүләре бер дә җиңел түгел шул. Әлеге авылда күп кешене белмәсәм дә, сорашмыйча булдыра алмадым. Ачы сынаулар алдында калып, тормышын дәвам итәргә көч таба алмыйча бәргәләнүче хатын кем ул?

Ни өчен ул кич кырын ялгызы зират янында басып тора? Ни сәбәпле, кемен югалткан? 
Җавап гади генә булмады. Әлеге гаилә тарихын тыңлау күп кенә вакытны алды, уйланырга мәҗбүр итте. Төпле фикергә генә килә алмадым. Гомерлек үкенеч утында дөрләп янучы таныш түгел юлдашымны кызганырга да, гаепләргә дә белмәдем. Авыл халкының да нәкъ шулай Мәдинә яклылары да, аңа каршылары да күп икән. Һәркемнең үз фикере, һәркемнең үз карашы. Янәшәдә йөргән якыннарыбызның исән чакта кадерләрен белергә кирәклеге хакында нәтиҗә ясарлык очрак бу. Шәхсән үзеңә турыдан-туры кагылмаса да, сабак булырлык.

...Мәдинә белән Рамазанның яшьлектәге мәхәббәт юлы әллә ни озын булмый. Баш югалтып гашыйк булуларын да хәтерләми алар. Егет яше олыгая баруын исәпкә алып, кыз әнисенең алучы булганда чыгып кал, тормыш барысын да үз урынына куя дигән киңәшләренә таянып, парлы тормышларын башлап җибәрәләр. Чыннан да, тормышның башы мәшәкатьле, ыгы-зыгылы. Бетмәс-төкәнмәс өй мәшәкатьләренә балалар үстерү шатлыгы да килеп өстәлә. Артык уйларга бирелергә, үткәннәргә сәяхәт итәргә, ызгыш-талашларга, гайбәт сүзләр тыңларга вакыт та калмый кебек. Башлаган көннең мәшәкатьләрен очлап, арып-талып йокыга киткәндә, ирнең хатын сүзләренә артык игътибар итәргә вакыты да булмагандыр. Гадилеге, яшьлеге белән аның кем икәнлеген аңлап та бетермәгәндер. Хатын исә күпчелек вакытын балаларга багышлаган. Аның да теленнән очкын чәчәргә артык вакыты калмаган.

Гаилә тормышы гел бер юлдан гына бармый. Балалар үсеп, кул арасына керә башлагач, туган үскән ояларыннан китеп куышларын булдыргач, Мәдинәнең үзенә багышлар буш вакыты арта башлый. Ул вакытны кемдер дөрес итеп файдалана белә, кемдер юк. Берәүләр эш белән мәшгуль булса, кул эшләренә, бакча мәшәкатьләренә алынса, икенчеләре кешенең үзәгенә үтү ягын карый. Мәдинә мисалында да гомерлек үкенеч артында үз ялгышлары, уйлап бетермичә уктай атылган сүзләре, баш имәс характеры ята кебек.

Рамазан төпле акыллы, булдыклы, гаилә җанлы, бер генә мизгел дә эшсез тора белмәгән ир. Чисталык, тәртип ярата, башлаган эшен вакытында азагына җиткерүне хуп күрә. Бер кызы, ике улына үрнәк әти, туганнарына терәк була. Балаларын урнаштыра, торыр урыннарын булдыра, гел ярдәм итеп торырга тырыша. Соңгы вакытта үзе яшәгән бистәдә зур гына бер оешманы җитәкли иде. Иде дим, чөнки ул инде бүген исәннәр арасында юк. Якыннары күңелендә Рамазан турында бары тик якты хатирәләр генә яши. Аның турында барысы да әйбәт фикердә. Сагыналар, юксыналар... Күңелләре белән генә булса да кайтуын көтәләр.
Мәдинә исә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң беркайда да укуын дәвам итмәгән, һөнәр үзләштермәгән. Рамазанга тормышка чыкканчы бер идарәдә идән юуучы булып йөргән. Баштарак балалар кечкенә булганлык белән эшкә чыкмаган. Аннан тормыш иптәше хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә башлагач, идән пумаласы күтәреп йөрисе килмәгән. Рәтлерәк эшкә урнашыр өчен кулында дипломы юк. Шул ук вакытта укырга да теләге булмый.

Хатынның эшләмәве гаилә бюджетында сизелми. Тормыш җитеш, ашарга, кияргә бар, балалар ни теләсәләр, шуның белән тәэмин ителгән. Шулай да көннәр-төннәр өйдә утырган Мәдинә өйне җыештырып, ашарга пешереп, терлек-туар карап кына яшәргә теләми. Кайбер эшләрдән баш тарта, кайсыберләрен көн саен яки көненә берничә тапкыр башкарып тәмам гарык булуын белдерә башлый. Рамазанга хезмәттәшләре дә, авылдашлары да хатынының үзенә бөтенләй туры килмәвен, ялкаулыгын, ирнең аның өчен артык икәнлеген күп тапкырлар җиткерә. Гаиләсен, өйдәге тынычлыкны алгы урынга куйган, балалары өчен таулар да күчерергә әзер торган ир ул сүзләргә әһәмият бирми. Эчтән калтыраган тормышын тышкы яктан шома итеп күрсәтергә тырыша.

Бер җайга салынган, үз агымын алган тормыш акрын гына шулай дәвам иткән булыр иде, бәлки. Балалар үсеп, калага китеп бетә. Хатын өйдә ялгызлыгын сизә башлый. Җитмәсә, Рамазанны оешма җитәкчесе итеп билгелиләр. Эштән соңарып кайтулар, өйгә кайткач та еш кына телефоннан сөйләшүләр кабатлана башлагач, ике дистә елдан артык бергә яшәгән парлар арасына көнләшү гадәте килеп керә. Әллә хатын көннәр буе ялгызы өйдә торып уйларга күп бирелә, әллә иренең игътибары эшкә юнәлү тәэсир итә, тавыш-гаугага сәбәпләр табылып кына тора. Шулай да, бу гаиләдә тавышны зурга җибәрү, урамган чыгару, кул күтәрүләр чит гадәт. Ир Мәдинәне аңларга тырыша. Рамазан кайсын мәзәккә борып, кайсыберләрен ишетмәгәнгә салышып уздырып җибәрә. Артык үзәгенә үткән вакытларда да хисләр белән түгел, акыл белән эш итә белә ул.

Беркайчан да авыр сүз ишетмәячәген, барыбер азагы ул теләгәнчә бетәчәген белгән хатын үзен алгы урынга куярга, һаваланырга өйрәнә, актык сүзенә кадәр әйтеп бетерсә дә, мин ялгыштым бугай дип уйлый белми, һичкайчан гафу сорамый. Хатын көннән-көн аза гына бара. Эш урынына шылтыратып, хезмәттәшләре аша ирне гел тикшереп тора, төнлә исә кесәләрен, телефонын актара башлый. Кем белән кайсы сәгатьтә сөйләшкән дә, кемгә ничә тапкыр язган. Эш буенча 20шәр минут сөйләшеп утырып булмый, димәк мәхәббәт аңлашкан. Кайтып керүгә сорау алулар, шикләнүләр, бәйләнүләр башлана. Сәбәпләрнең көн туган саен яңалары табылып тора. Аларның очы-кырые күренми дә кебек.

Җитәкче кешенең эштә дә кәефен төшерер сәбәпләр чыккалый. Барысына да бармак аша да карап булмый. Шуның өстенә өйдәге бәхәсләр дә еш кына ашның тәмен, тормышның ямен җибәрә. Тыныч кына аңлашырга, җайга салырга тырышулар нәтиҗәсез тәмамлана. Түземлекнең чиге, әлбәттә инде, сәламәтлектә чагылыш таба. Нервлар какшавы сәбәпле авырулар сиздерә башлый. Аяк-куллары да еш сызлаучанга әверелә. Рамазан сулып, уйчанланып кала. Кәефсез чаклары ешая. Кулы эшкә бармас була. Үз куллары, тырышлыгы белән булдырган тормышның тәме югала.

Өенә кайтасы килмичә офиста утырган, авыл башында машинада вакыт үткәргән, хәтта черем итеп алган вакытлары ешая. Чөнки өйгә кайту белән шундый ук сүзләр ишетәсен ул белә. Үгетләүләр, каты итеп сөйләшүләр дә нәтиҗәсен бирми, хатын хәтта аның авыруына да ышанмый. “Сина эш ярамый инде“, – дигән сүзләр белән үткәреп җибәрә яки бөтенләй күрмәмешкә салыша. Тиешле даруын алу ягында да түгел ул.
Ир үзен кулга алып тернәкләнә, артык игътибар итмәскә тырыша. Давыл азрак үткән кебек була да, хатын тагын нидер казып чыгарып ир өстенә пычрак өя. Яңгыры, кояшы аралашып вакыт елгасы алга ага.

Чираттагы кичке үпкәләшү кабат сөйләшмичә генә икесе ике бүлмәдә ятып йоклау белән тәмамлана. Хатын мендәрен кочаклап тиз генә йокыга талса да, ир күзенә йокы керми шул. Ул таңга кадәр телевизор карап, иртәгесен эшкә җыена да, горурлыгын җиңеп, көннәр буе мине өйдә көтеп торган хатынны да аңлап була инде дигән уйлар белән, эшкә дуслашып чыгып китү ниятеннән хатыны янына килә.
– Уяндыңмы, карчык, мин кузгалам инде, озатып та калмыйсыңмыни? Бүген тәмле чәй дә ясамадың. Җаем булса төшке ашка кайтырмын, мин кайтмыйча чәйләмә, – дип, шаярган сымак сүз ката.

Хатынның исә бу сүзләргә ачуы гына чыга. Тагын да ярсып, икенче якка борылып ята ул. 50 яшькә җитеп килә торган хатын, яшь кызлар кебек авызын өя, дәшми.
Азрак таптанып торган ир, сөйләшүнең гомергә дә мәгънәсе булмаячагын аңлагандай, кулын селтәп, тагын дәшәрлек сүз таба алмыйча чыгып китә. Хатын ирнең машина тавышы күмелгәннән соң гына урыныннан торып, аш бүлмәсенә керә. Күңеле таштай катканлыктанмы, ирне ялындырырга теләпме, телефонын да сүндереп куя.

Гадәттәгечә, компьютер каршына утырып, көндәлек яңалыкларны күзләп, кемнең кем белән дуслашуын, кемнең яңа кием алып киюен карап, таныш-белешләренең челтәрдәге битләрен актарып утырганда күрше хатыны чыбып керә.

Рамазан эшли торган оешманың складында янгын чыккан. Эшчеләрне чыгарып бетерү өчен эчкә кергән ирең шактый гына пешкән һәм төтен белән агуланган. Чап тизрәк, хастаханәгә алып китәләр.
Бу юлы да Мәдинәнең сүзе үзенчә була:
– Үз башына азган булган икән. Соңгы вакытта бер рәтле сүз ишетмәдем, –дип куя. Гаепне кабат ирдән эзли. Аннан ашыкмыйча гына торып, балаларына хәбәр бирә һәм хастаханәгә китә.

Мәдинә ире белән күрешкәч сүз башлап нәрсә әйткән булыр иде, анысы билгесез. Тик ир хатыны килеп җиткәнче “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә мәңгелеккә күзләрен йома. Соңгы сүзләр әйтелмичә кала.

Җирләү эшләре вакытында да хатын үзен тыныч тота. Ләкин соңрак, үзенең тормышны ничек дәвам итәсен күз алдына китерә алмыйча төшенкелеккә бирелә. Беркайда да эшләмәве өстенә, ул бит кешегә гозер белән керергә дә, балалар артыннан чабарга да, хәтта үзе генә кибеткә азык-төлеккә чыгарга да ияләшмәгән. Нишләр ул хәзер ялгыз башы? Ныклы канат астында яшәвен ирен югалтканчы ук нишләп аңламаган?

Ирен югалткан көннән бирле, тормыш юлын кат-кат барлап, Мәдинә нәтиҗәләр ясый икән. Хәзер ул дөрес яшәмәгәнен дә аңлыйдыр. Ирне санламаганын, аңардан башка беркем түгел икәнлеген дә беләдер. Тик терсәк якын булса да, тешләп булмый. Көн саен гафулар сорап иренең кабере янына бара ул. Бара да гафу үтенергә, тормышны яңадан башларга соңга калуына төшенеп елап кайта.

Шулай да аның тормышны кабат башларга мөмкинлек булса да, артык үзгәрәсенә, ир кадерен белеп яшисенә генә ышанучылар сирәк. Чөнки авылда Рамазанны да, Мәдинәне дә яхшы беләләр.

Ләйлә Искәндәрова. 
Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Шулай инде эбекэй эйтмешли:буктан корэк булган кеше кадер белми инде,узен эллэ кемгэ куя,ирне бет урынына басада баса,Аллаhым сакласын инде балаларны,уш-зихен тэуфыйк бирсен,эмин

    Мөһим

    loading