Тарих боҗра буенча кабатлана, диләр. Күрәсең, тарих кына түгел, кеше язмышлары да шул галәм боҗрасына буйсынадыр.
48 елдан соң яшьлек сукмагыннан уза алган Рушания апа да моңа тәмам инангандыр.
Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, математика укытучысы булам дигән хыялына санаулы адымнар гына калганда,әле 18 дә тулмаган Рушания Вәлиева әнисез кала. Кем уйлаган, сукыр эчәгесенә ясалган операция якты дөньядан 58 яшендә алып китәр дип. Әни иң кирәк чакта. Канатларны ныгытып туган оядан олы тормышка очарга җыенганда бит. Хәер, әнинең кирәкмәгән чагы юк инде аның балага... Август азагы була ул, Рушаниянең Казан дәүләт педагогия институтына имтиханнар биреп, укырга кереп кайткан иң бәхетле көннәрендә.
Гомер иткән, ун бала бүләк иткән яраткан хатынын шулай яшьли кара гүргә илтеп кую әтисенә дә бик кыен икәнен аңлый кыз. Күз алдында картаеп-олыгаеп китте бит. Ничек берүзен ташлап калага китмәк кирәк? Ярый әле, бөтен туганнары белән барып ялынгач, әнисенең сеңелесе Мәсрура апа әтисенә хатын булып килергә ризалашты. Ялгызлыктан да туйган булгандыр инде балдыз, тиз генә никах укыттылар да “бары бергә югы - уртак” дип, бер түбә астында яши башладылар. Рушания дә беркүпме тынычланып, калага хыялы артыннан кузгалды. Авыл баласына бу яшьтә беренче тапкыр туган җиреннән китеп, ялгыз башы гомер итә башлау болай да җиңел түгел. Ә инде эч серләреңне сөйләргә иң кадерле кешең - әниең дә булмаганда бигрәк тә.
Шуңа күрә үз хәлен үзе генә дә, күз яшьләре сеңгән мендәре генә белгәндер... Ләкин елап ятып кына да булмый. Иптәшләреннән калышмас өчен тырышырга, төннәр буе укырга, ятларга, имтихан-зачетларга әзерләнергә кирәк. Ярый әле, олы абыйлары Казанда вертолет заводында конструктор булып эшли. Менә ул яраткан сеңелесенең хәленә кереп, әле кафега чакырып сыйлый, әле театрга алып бара. Төркемдәшләре дә бик әйбәт булалар. Алар үзләре дә әниләрен бик сагынсалар да, “әни” дигән сүзне Рушания алдында әйтмәскә, йөрәк ярасына кагылмаска тырышалар. Студент еллары сөенечләре-көенечләре белән шаулап-гөрләп үтә дә китә.
Әле кичә генә күп елаудан күзләре кызарган 17 яшьлек кызның кулында инде институт дипломы. Эшкә туган ягы Буа районына җибәрәләр. Авылы гына ишеткән белгән түгел. - Югары Лашчы. Ул чакта ир бала армиягә бара алмый кала алмаган кебек, яшь белгеч тә юллама буенча бармый кала алмый иде. Рушания дә чемоданына кирәкле китапларын, студент еллары турындагы матур хатирәләрен сала да, язмыш дилбегәсен кулына тотып, таңнан юлга кузгала.
Яшь укытучыларны авыллар элек кочак җәеп каршы ала иде. Алар белән авылларга яшьлек дәрте, ямь дә кайта иде. Монда да шулай була. Укыта торган фәннәре: физика-математика бик җиңелләрдән булмаса да, укучылар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә яраталар үзен. Алар белән уртак телне табышырга тәҗрибәле укытучылар ярдәм итә, Фәһимә Сафина, Наҗия Рәхимова төп киңәшчесенә әйләнәләр. Фатирда урнашкан әбисе дә әйбәт. Шулай дүрт ел үтеп тә китә. Кызның үзенә дә ошый бу яклар. Яратмаса дүрт ел ук эшләмәс иде, юллама өч еллык кына бит. Мәхәббәте дә очрый. Бик акыллы тәртипле егет йөри артыннан. Тик күктә укылмаган булган күрәсең, никахлары - юллары аерылыша. Дөресрәге, Рушания үзе туган авылын, туганнарын сагынып кайтып китә. Әле аннары да ул егет велосипедка утырып кызны эзләп килә. Үтә дә кырыс тәрбия алган, егетләр белән авыз күтәреп сөйләшеп тору әдәпсезлек дип санаган кыз бу юлы да күрешүдән кача.
Рушания апа әниемнең бертуган сеңелесе. Шуңа аның язмышын - хисләрен мин яхшы беләм. Әле бала гына булсам да, берчакны хәтерлим Лашчыда укытканда кайткан иде. Сыйныфтагы балаларын сөйли. 15 малай ди. Ә мин кызганып та куйдым әле үзен
- Барысы да малайлармыни? Кызлар юкмы? - дип кычкырып та җибәрдем. Апа көлеп куйды. Ул якта бөтен баланы: кызын да, малаен да шулай “малай” дип атыйлар икән бит. Авылны тәмам үз иткән апам да аларча сөйләшә башлаган. Хәер, укытучы укучысы белән уртак тел таба алсын өчен, аның телендә сөйләшергә тиеш. Апамның да сизгер педагог йөрәге шушы язылмаган канунны тойган инде.
Кеше гомере буе яшьлеген сагынып, аңа табынып яши. Юллары хәтта сукмаклары гына булса да, никадәр генә сикәләтәле урау, уйлы-чоңгырлы авыр булуына карамастан, гел кайтып йөрер иде, такырайтып бетерер иде дә бит. Юк шул андый юллар. Үткәнгә юл ябык. Ә менә яшьлек эзләреннән бүген инде елллар йөзгә буразналар салгач, чәчләргә чал кергәч тә үтеп була. Хатирәләргә чумып, истәлекләргә уралып.
Ничек шулай туры килгәндер, бер киленебез Айсылу Буа районы Лашчы авылыннан. Бу хакта улыбыз кайтып әйткәч, таныштыргач та ничектер үз, якын булып китте. Рушания апам укыткан авыл кызы бит! Чит-ят түгел. Ул анда эшләгәндә барып күрү насыйп булмаган иде, инде менә хәзер балаларыбыз кушылгач, барыбызны да сөендереп, тере курчак онык та тугач, без бу авылда кодагыйларда шактый еш кунак.
Югары Лашчы дигәнне ишеткәч, Рушания апаның да күзләре очкынланып китте, йөзенә елмаю җәелде. Сизеп торам, бер кайту насыйп булыр әле дип тә өметләнде инде. Менә аның өметен тормышка ашырыр өчен берәр җай чыкмасмы әле дип көттек. Һәм быел җәй ул җай чыкты бит!
Башта бергәләп туган авылым Яңа Тинчәлегә сабан туена кайттык. Яңгыр кәефне бозарга теләсә дә, уе барып чыкмады. Әниемнең сеңелесе икәнен белгәч, Рушания апага зур хөрмәт күрсәттеләр. Шул ук көнне Буа район сабан туе да иде, анда ашыктык. Анда да яңгыр сигез тапкыр сибәләп, тугыз тапкыр туктаса да, милли бәйрәмбез ямен җуя алмады. Җитмәсә, безне кодагыйларыбыз кунакка чакырды. Лашчыга киттек. Үземнән дә бигрәк Рушания апам өчен сөендем. Ниһаять барып күрә, яшьлеге белән очраша алачак бит! Бу урында алай иде, монысында болай дип мине ияртеп, авыл урамнары буенча йөрде. Элеккеге мәктәп юк инде, аның урынына яңасын салганнар.
Апаның хәтере әйбәт, математик хәтере. Үзе яшәгән йорт хуҗасы әйбәт апа бакыйлыкка күчкән икән. Ә менә оныгы Гөлдания апа исән-сау. Ул ишектән кереп килүче Рушания апаны күргәч, башта танымый торды. Ә инде таныгач, аяклары авыртканны да онытып, сава торган сыерын да калдырып, каршысына йөгерде. Шулай бер-берләренә хәерләр бирешеп, тагын күрешүне өмет итеп көчкә аерылыштылар.
Иң бәхетле кеше хыялы чыга ашкан, өмете акланган кеше. Яшьлек эзләрен саклаган урамнардан йөри алган апам да бик бәхетле иде бу чакта. Мин аңа карап сөенеп туялмадым һәм уйлап куйдым: “Ә бит Айсылуыбыз Лашчы кызы булмаса, ( Буада авыллар күп ич) бу очрашу булмый калыр иде. Димәк, күктәгеләр дә әлеге очрашуны теләгәннәр, безгә нәкъ шушы авыл кызын юлыбызга чыгарганнар. Менә шуннан соң язмышлар да боҗра буенча дисең инде ул. һәм әйләнәсең дә әйләнәсең.
Комментарийлар