16+

«Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем»

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән, курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты.

«Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем»

Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән, курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты.

Алар бүгенге көндә дә үз бурычларын намус белән үти. Батыр йөрәкле якташыбыз Фидаил Кәримов та әнә шундыйлардан. 

Үзен якыннан бик белеп бетермәсәм дә, очрашып сөйләшү теләге белән йортына юл алдым. Ул безнең Яңа Арыш авылына 3-4 ел элек кенә күченеп кайтты. Мин аны беренче күрүдән  үк иманлы, акыллы егет булуына игътибар иттем. Үзе махсус хәрби операция зонасында булуга карамастан, ул минем китап укучыларымны мәктәп кирәк-яраклары, көтелмәгән кыйммәтле бүләкләре белән сөендереп торды. «Эх, кайткач бер якыннан танышасы иде!» дигән уй күңелгә тынычлык бирмәде. 

1986 елның мартында Балык Бистәсе районының Ырга авылында дөньяга килә ул. Ырга урта мәктәбендә өч сыйныф белем ала. Әңгәмә барышында башлангыч сыйныф җитәкчесе Наҗия Хәсәнованы бик яратып искә алды, рәхмәтләрен җиткерде. Кабат мәктәп елларына кайтып килеп,  истәлек хатирәләре белән уртаклашты. Ә 5 нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр мәктәп елларын Бәтке авылында дәвам итәргә туры килгән аңа. 

– 6 укучы бердәм булып, бик дус укыдык.  Шук идек, шул ук вакытта дәресләргә дә тырышып әзерләнә идек. Химиядән Рәис Зәйнулловичка, рус теле һәм әдәбият укытучысы Касыймова Светлана Гильмановнага, сыйныф җитәкчебез Хәсәнова Нурзия Мөнировнага, һәм барлык укыткан укытучыларга тирән белемнәре өчен рәхмәтемне җиткерәм, – диде. Рәхмәтле дә, тыйнак та шул ул Фидаил. 

2004–2006 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ярты ел Мәскәү астында (Подмосковье) кинологик үзәктә хәрби өйрәнүләр уза, имтиханнар тапшыра. Соңыннан  Рязан өлкәсе һава десанты гаскәрендә дәвам итә. Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык, намус белән үти. Туган якларына 2006 елның декабрендә исән-имин аяк баса һәм бераздан соң Казан шәһәренә юл тота. Балта остасы булып та, төзелеш фермасында да, заводта да хезмәт куя. 2022 елның сентябреннән мобилизацияләнә. 

– Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем, чөнки ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш. Биредә мин зур ихтыяр көче, җаваплылык, тәҗрибә тупладым. Иң мөһиме – үземне кулда тотарга, югалып калмаска, тәвәккәл, җитезлеккә өйрәндем, – ди Фидаил.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе безнең районда да киң колач алды. Балык Бистәлеләр дә, берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. 

Фидаил дә һәр атна саен балыкбистәлеләрнең ярдәмен тоеп хезмәт итә икән. Форсаттан файдаланып, барлык оештыручыларга, авылдашларына, якташларына тирән ихтирамын белдерде. Бигрәк тә Бәтке авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мансур улына  рәхмәтләрен җиткерде:

– Һәрдаим элемтәдә тора, кирәк-яракларны белешеп, тиз арада чарасын таба, – ди әңгәмәдәшем Фәнис әфәнде турында. 
Фидаил барлык посылкалар да ияләренә барып җитәләр диеп белдерде.

Хәзерге вакытта Фидаил яраланганнан соң тернәкләнү уза. Бу вакыт эчендә ул Донецк һәм Луганск республикаларында, Запорожье өлкәсендә булырга өлгергән. Агымдагы елның июнендә Фидаилне «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр.

Әлеге мисалда без чын геройның безнең арада яшәвенә тагын бер кат ышанабыз. Кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр! Безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмчеләр булу! Сынатмасын якташлар, ватандашлар. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар! Шатлык белән күрешергә язсын! 
Бик зур рәхмәт сиңа, Фидаил.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading