– Үлгәч, мин песигә әйләнәм. Реинкарнациядән соң минем җаным мәчегә күчәчәк, – дип куймасынмы. Аның сүзләрен чынга алмыйча, шаярып кына башына суктым да: «Әллә нәрсәләр сөйләмә әле, юләр», – дип куйдым. 2010 елның җәе иде бу.
Ул вакытта мин кибет мөдире булып эшли идем. Анда берничә ел инде бер песи ияләшкән иде. Мәчеләрне сөймәгәнемне эштәге һәр кеше белә. Шуңа күрә хезмәттәшләрем миннән яшереп кенә аны ашатып йөрделәр. Сөймәгәнемне сиземләгән, күрәсең, әлеге песинең беркайчан да кабинетыма кергәне булмады.
Шулай бер көнне бу песи балалады. Аның балаларын инде таратыр кеше дә калмаган иде. Шуңа күрә бу юлы хезмәткәрләрем биш мәче баласын да батырырга булды. Икенче көнне бу песи гомердә булмаганны кабинетыма керде, куып чыгарып та карадым, ә ул кабат-кабат бүлмәгә ашыкты. «Балаларын сагынадыр инде бу», – дип җәлләп кабинетымда калдырдым да чәй эчәргә чыгып киттем. Берзаман бүлмәдә ниндидер тавышлар ишетелде. Нәрсә булды икән дип кереп красам, ни күрим: бу песи өстәлемә менеп, бөтен кәгазьләрне идәнгә төшергән дә тагын бер мәче баласын тудырган. Бик гаҗәпләндем шунда: бер тәүлектән соң яңадан балалап була мени соң? Шул вакыт нигәдер күзем сәгатькә төште, вакытны карадым.
Бу мәче баласын батырырга кулыбыз бармады, тартмага чыгарып куйдык. Юньсез ана песи аны кире миңа алып килде. Мин яңадан чыгарып куйдым, ул тагын авызына күтәреп каршыма басты. «Нинди хәл соң бу?» дип аптырап утырганда, телефоным шалтырады:
– Сез Радикка кем буласыз? – дип сорадылар миннән.
Шулай итеп, бу песи баласы бездә калды. Ирем гадәтләрен каян беләдер, минем өчен әле дә могҗиза. Иртән торып аның кебек башта бәдрәфкә, аннан соң юыну бүлмәсенә керә. Песигә ни калган инде ваннада? Аннан соң балконга чыга да, тәрәзә янына килеп баса. Ирем шунда басып тәмәке тарта иде.
Менә унике ел инде бу песи безнең белән яши. Һәм бу еллар дәверендә миңа ирем кайдадыр якында, безне күзәтеп, ярдәм итеп тора кебек тоела.
Комментарийлар