16+

“Мама, я тебя нашел! Мама, я так долго искал тебя! Мама, моя мама!”

Шәһәрнең 7нче номерлы хастаханәсенә өч көн элек бер яшь хатынны китерделәр. Апасыннан башка ире дә, балалары да юк иде аның. Үзе бик чибәр, Зөлфия исемле, ләкин хәле бик авыр. Сөйләшми дә, юньләп ашамый да.

“Мама, я тебя нашел! Мама, я так долго искал тебя! Мама, моя мама!”

Шәһәрнең 7нче номерлы хастаханәсенә өч көн элек бер яшь хатынны китерделәр. Апасыннан башка ире дә, балалары да юк иде аның. Үзе бик чибәр, Зөлфия исемле, ләкин хәле бик авыр. Сөйләшми дә, юньләп ашамый да.

Йоклавы да начар, һаман саташа. Миша исемен кабатлап тора, кайчакта аның белән сөйләшә дә. Сүзләре кайсы аңлашыла, кайсы юк. Кайбер карчыклар Михаил исемле ире булган икән, үлгән икән дип, сәер генә мәгълүмат та бирәләр.

Бүген Зөлфия аеруча кәефсез иде, авызына бер йотым су да, ризык та капмады. Бәлки аның ашыйсы да килми торгандыр, система куялар бит. Анализлары начар түгел, диләр. Йөрәк табибәсе деприссия дип язып кертте, кертүен. Ләкин, яшь ханым һаман саташа. Миша исемен һаман кабатлап тора, теленнән төшерми, кайчагында: “Миша беги, беги!” – дип тә әйткәли. 

Шәфкать туташы Наиләнең эче пошты бу хәлгә. Һәм ул Борис Семёновичның кабинетына таба юнәлде.
Кабинетта, доктордан башка, беркем дә юк иде. Хәлләрне иркенләп сөйләргә була икән, дип уйлады Наилә. Борис Семёнович бик итәгатьле, сабыр холыклы кеше иде. Шуңа күрә, Наилә сөйләгәнне, ул бик игътибар белән тыңлап торды. Ләкин аны нәрсәдер тетрәндерде ахры. “Миша беги, беги!...” Нәрсә соң бу? Доктор урыныннан торды, һәм ишектән акрын гына чыгып, Зөлфия яткан палатага кереп китте.

Хатын көчкә-көчкә сулыш алып ята иде. Борис, караватка иелеп, Зөлфиянең башыннан сыйпый башлады. “Зульфия Каримовна, я вас нашел! Сколько искали! Миша, Миша, мой сын, то есть ваш сын! Он искал вас”, – диде ул. Бераздан: “Миша беги, беги!” – дип тә өстәде. Зөлфия, кинәт, күзләрен ачты. Үләргә яткан хатын... Сүзләр – сез нинди сихри, дип уйлады доктор. Ләкин докторның сөенүе озакка бармады. Зөлфия күзләрен тагын йомды.

Борис Семёнович шәфкать туташларын, табибларны аякка бастырды, аның башында бары тик бер генә уй иде. Зөлфияне терелтү һәм яшәтү! Ә коридорда, кайсы почмакка гына барма, бер үк сүз кабатланды: “Нинди әни булсын ул? Зөлфия ханым, күп булса, 10 яшькә генә олыдыр Михаилдан”. Михаил Борисович атасы янына бер килгән иде бит...

Шул көннән соң Зөлфиягә интенсив терапея башланды. Борис Семёнович кына үзенә урын тапмады. Аны һаман бер уй борчыды. Кайда булган соң Зөлфия Кәримовна? Нигә аны без алданрак тапмадык? Улы Миша бик интекте бит, һаман әнисе – Зөлфия турында сорады. Зөлфия? Әнисе? Юк, юк! Мишаның әнисе, Борисның хатыны, Елена бит...

Борис Семёновичның хәтере тагын яңарды. 12 ел... 12 ел гомер узган. Мишага әле ул вакытта 8 генә яшь иде. Мәктәп, 1нче сыйныф. Гадәти булмаган укучылар. Миша да гадәти бала түгел иде бит. Ул аутист иде. Ә сыйныф җитәкчесе, яңа гына педагогия көллиятен тәмамлап килгән 20 яшьлек кыз. Сәер кыз... Аның сәерлеге студент вакытында ук күренде. Гадәти булмаган балалар белән эшләргә дип, кем үз-үзенә сүз бирә? Әйе-е-е...

Кечкенәдән әти-әнисез калган Зөлфия. Ике туган апасы алырга теләсә дә, бирмәгәннәр. Син әле үзең дә бик яшь, студент кына, дигәннәр. Менә шулай Зөлфия балалар йортына эләккән. Ана яратуына зарыгып үскән. Аның да иркәләнәсе, холыксызланасы килгән вакытлар да күп булгандыр. Ләкин, күпме генә холыксызланса да, ул инде әтисе иңнәрендә утыртып йөри алмаячак, ни кызганыч! Чөнки газиз кешеләре күптән күктә яшиләр. Балалар йорты ничек кенә әйбәт булмасын, аның үз кануннары, үз тәрбиясе, кәгазьгә язылмаган коры тәрбиясе бар иде. Хәтта ашыйсы килмәгән, бераздан ашармын дип калдырасы килгән вакытларында печенье, конфетларны күтәреп йөрергә туры килә иде Зөлфиягә. Күп балалар шулай эшли иде анда. Көчлеләр һәм көчсезләр законы. Әйтерсең хайваннар дөньясыннан алынган. Ләкин бер нәрсәгә карамыйча, гомер уза торды.

Зөлфиянең дә 9нчы сыйныфны тәмамлау вакыты җитте. Менә ул күптәннән хыяллаган уку йортына – педагогия көллиятенә укырга керде. Монда ул дүрт ел укыды, һәм ниһаять укуын да тәмамлады. Ул хәзер, үзе дә укытучы. Тиздән, 20 яшьлек Зөлфия, үзе дә белем бирә башлаячак. Ул гадәти булмаган балалар белән эшләячәк, алар белән дуслашачак һәм аларны бик яратачак. Көчсезләрне якларга, авыруларны рәнҗетмәскә кирәк булачак! Әгәр рәнҗетәләр икән, коткарырга! Менә шундый иде аның тормыш девизы.

Озак көткән сентябрь дә җитте. Зөлфия мәктәптә, ул “1В”да сыйныф җитәкчесе. Монда сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый иде. Зөлфия аларны беренче көннән үк яратты. Бу бәхет түгелмени? 

Ләкин... Зөлфия бәхет турында уйлап, ашыккан икән... Сентябрьнең 23е... Ул елны көз бик пычрак килде, яңгыр яуды да яуды. Кайбер көннәрдә туңдырып, аяк асты пыялага да әйләнә иде. Беркөнне иртүк Зөлфияне эзләп мәктәпкә бер милиционер килеп керде. “Авдеев Миша сездә укыймы?” – дип сорады, коры гына, погонлы кеше. Миша әлбәттә Зөлфиянең укучысы иде. “Мишаның әтисе, әнисе хастаханәдә. Авариядә, бүген, мәктәпкә килгәндә, Миша авыр хәлдә, әтисе дә, ә әнисе...” – диде милиционер, җөмләсен өзек-өзек әйтеп. Һәм ул: “Елена ханымның соңгы сүзе Зөлфия Каримовна турында булган”, – дип тә өстәде. 
Димәк, Миша да, әтисе дә әле исән, дип уйлады Зөлфия.

Ул бу хәлне мәктәп директорына сөйләп бирде, һәм үзенең ярдәм итәргә теләге барлыгы турында да әйтте. Директор Алина Сөнгатуллина да бу фикерне хуплап алды. Зөлфия иртәле-кичле Миша яныннан китмәде, аны бөтен процедураларга йөртте. Көн артыннан көн шулай үтте. Миша да терелә башлады. Ләкин әле малайның аяклары бик зәгыйф иде. Зөлфия Мишага ничегрәк атларга, ничегрәк аякта басып торырга, ничегрәк аякның авыртуын киметергә бирелгән кагыйдәләрене өйрәнде. Табибларның рөхсәте белән, Миша йөргән процедураларда катнашты. Ашагач, ял иткәч, паркка чыктылар. Миша кайбер көннәрдә бик кәефсез була иде. Зөлфия, мондый вакытларда, кызыктыргыч уеннар уйлап таба башлады. Мәсәлән, паркта ничә каен, ничә чыршы агачы бар? Агачлар санау. Аларның арасында качышлы уйнау. Аннан, эскәмиягә утырып ял итү, тәмләп туңдырма ашау. 

Миша белән Зөлфия Кәримовнаны аерым күрү мөмкин түгел иде. Бик ияләште шул бала, хәтта әни дип әйтә башлады. Мишаның болай сөйләшүе Зөлфиянең ачуын чыгармады, киресенчә, йөрәгенә май булып ятты. Ул үзен Мишаның әнисе кебек хис итә башлады. Сабый бит. Кайчандыр Зөлфия үзе дә сабый иде, кайчандыр аның да әни дип эндәшәсе килгән чаклары булды. Нишлисең, тормыш ул шикәр кебек баллы түгел, ачы шул. Зөлфия моны бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә Мишаны бер дә рәнҗетәсе килмәде, аңа һәрвакыт мактау сүзләре генә әйтеп торды: “Миша, ты будешь бегать! Ты можешь бегать! Миша беги, беги!”. Ә Миша әнисенең сүзләрен тыңлады. Аякка басарга тырышты. 

Тернәкләнү үзәгеннән кайтканда Мишаның әтисе инде терелеп, эшли үк башлаган иде. Зөлфия Кәримовна Мишаны әтисенә калдырды. Миша бит ятим бала түгел, әтисе исән аның. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, шулай кирәк иде. 

Зөлфияне моң басты, ул бу шәһәрдә яши алмый башлады. Янында Мишасы булса яшәр иде дә, малай бит аның баласы түгел. Зөлфия бу “югалтуны” күтәрә алмады. Беркөнне эштән китәргә дип гариза язды, һәм югалды. Дуслары, апасы, таныш-белешләре, Мишаның әтисе Борис та эзләде Зөлфияне. Ләкин табалмадылар, әйтерсең суга төшкән мәрҗән... 

Миша да көннән-көн сулды, бернәрсәгә дә шатланмады, кичләрен йокламыйча “Зөлфия әнисе”н көтә иде. Борисның да кәефе булмады, баласының кайгысыннан йөрәге телгәләнде.

Нишлисең, гомер тукталып тормады, үтте. Миша үз мәктәптәбенә кайтты, укыды. Әтисе дә эшен дәвам итте. Ул бик яхшы терапевт иде. Эштә аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Хәтта хастаханәнең баш табибы итеп тә куйдылар. Ә Миша күп сөйләшми торган, тыныч холыклы, үз дөньясында яши торган кеше булып үсте. Явызлыкны белмәде, аңламады, кабул итмәде. Табигатьне яратты. Хайваннар, үсемлекләр белән сөйләште. Алар турында рәсемнәр ясады.

Миша 7нче сыйныфны тәмамлагач, әтисе аны рәссамлыкка укый торган академиягә бирде. Көннәрдән бер көнне укытучысы Мишага холостта язып карарга рөхсәт итте. Холостта эшләү Мишага бик җиңел булмады. Ләкин ул бик тырышты, көннән-көн остарак эшли башлады. Картиналарына ачыграк, күңелне күтәрә торган, күңелгә ятышлы төсләрне сайлады, дөресрәге аңа шундый төсләр ошый иде. Ул аларны Бәхет дип атады. Әйтерсең, ул шул Бәхетне күрә, шул Бәхеткә ашкына иде! Бәхетле булырга ашкына иде! Аның картиналары да Бәхеттән генә тора торган дөньяга әйләнде! 

Улына сокланып туймаган ата сюрприз ясарга уйлады. Мишаның 22 яшь тулу көненә мастерская сатып алырга, дөресрәге ачарга булды. Менә ул көн килеп җитте. Мастерская бик иркен иде, җайлы иде. Миша да бер күрүдә ошатты. Борис Семенович Миша янына бик еш килеп йөрмәде. Миша да аны чакырмады, ул андый нәрсәне белми иде кебек. Шулай да беркөнне Борис Семенович эшеннән алдарак китте, һәм мастерскаяга кагылырга булды. Ишек ачык иде, ә анда Миша. Ишетми дә, күрми дә. Үз эше белән мәшгуль. Борис Семенович баштарак аңламыйча торды. Бу нинди могҗиза! Әйтерсең, җәннәт бакчасы! Ә Миша, шул җәннәтне ясаучы – бер гөнаһсыз “сабый” иде. Алга, һәр кешене каршы алып торучы, портрет эленгән. Ә аның янында, алтын хәрефләр белән язылган, искиткеч сүзләр! Йөрәктән чыккан, йомшак, кадерле сүзләр! “Мама, я тебя люблю!” “Мама, я тебя жду!” “Миша, ты будешь бегать!” “Миша, ты можешь бегать!” “Миша беги, беги!”. Борис Семенович бу сүзләрне укыгач, Зөлфия Кәримовнага багышланган икәнлеген аңлады. Ләкин баласына әйтеп сүз куертмады, дөресрәге ярасына тоз салмады.

Борис Семенович кәефсез кайтты. Миша “әнисен” онытмаган дип кабатлады ул эченнән. Кулы эшкә бармады, хәтта ашарга да пешерәсе килмәде аның. Ахрысы алар, улы Миша белән, кафега гына барып ашарлар... Борисның башында бер генә сорау иде. Мишага Зөлфия Кәримовна турында ничек әйтергә? Бәлки кафеда ашаганда? Юк! Алай дөрес түгел! Ә, кафедан кайткач? Юк! Кич ярамый! Миша әнисен эзләп, төнлә чыгып китәргә мөмкин. Иң яхшысы, хастаханәгә икесе барырлар. 

Хастаханә янындагы парковкага ак машина килеп туктады. Машинадан әтисе белән Миша төште. Аларның өстендә зәңгәр костюм, ак күлмәк һәм сары галстук. Сәгать теле тугызны күрсәтә, әле вакыт бар икән дип уйлады Борис. Һәм Зөлфия Кәримовнаны дәвалаучы табиб янына керде. “Кичә Зөлфия сезне көтте, Борис Семенович”, – диде табиб. Борис телсез калды. Ул бит авыру. Депрессия. Димәк, кичәге очрашу Зөлфиягә шатлык биргән. Шатлык, бәхет, иң зур дәва йөрәккә! Табиб тагын телгә килде: “Миша турында сорады. Кан басымын да карадык, бөтенесе нормада”. 

Борис Семенович, ике дә уйлап тормады, Мишаны Зөлфия яткан палатага озатты. Миша, бер нәрсә дә аңламыйча, палатага керде. Анда дүрт карават, дүрт авыру. Түрдәге караватта Зөлфия ята иде. Мишаның күзе шунда ук аңа төште. Ул Зөлфия янына йөгереп килде. “Мама, я тебя нашел! Мама, я так долго искал тебя! Мама, моя мама!” – дип Зөлфияне кысып кочаклап та алды. Күрсәгез, Зөлфия нинди бәхетле иде! “Сынок, мой Миша, я тебя очень-очень люблю!” – дип кабатлады Зөлфия. 

Ишектән акрын гына Борис Семенович керде, аның кулларында розалар иде. Ул ана белән бала янына килмәде. Ләкин ул бүген, бик тә бәхетле иде!

Гөлфия Зайляева.
Фото: freepik.com

            
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый- елый укыдым... Искиткеч язма...

    Мөһим

    loading