55 яшьлек Илнур абый Исхаков Мамадыш районы Алгай авылыннан. Ихата тулы мал-туарын, гектарлаган җирен калдырып, махсус хәрби операция зонасына китәргә ниятли җир кешесе.
– Авылдагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, армиядә хәрби чыныгу алдым. 80 елларда әле бу, ике ел хезмәт иттем, – дип таныштырды үзе белән Илнур абый. – Аннан кайткач, телемастерга укып чыктым да, һөнәрем буенча Түбән Камада эшләдем. Туксанынчы елларда кире авылыма кайтып төпләндем.
Бер дусты крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыргач, аны эшкә чакыра.
– Аның кул астында эшләдем. 2012 елны мин дә үз эшемне ачып карарга булдым, дустым ярдәм итте, – ди әңгәмәдәшем. – Хатыным Мәдинә моңарчы балалар бакчасында эшли иде. Үз хуҗалыгыбызны булдыргач, эшеннән китеп, миңа ярдәм итәргә булды. Маллар карарга, азык әзерләргә дә кирәк, шул чаклы хуҗалыкны карап бетерәсе дә бар бит. Авыл хуҗалыгы бик хәтәр бизнес, үзеңә-үзең агроном, ветеринар булырга кирәк дигәндәй. Өйрәндем, серләренә төшендем. Тик менә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуы борчыды. Мобилизация башлангач, контракт төзү турында озак уйландым. Кемдер барырга тиеш бит инде, Түбән Кама хәрби комиссариаты аша контракт төзедем дә, якыннарга әйттем. Әлбәттә, алар моны кабул итә алмады. Ә бит балалар үскән, урнашкан. Шуңа күңелем тыныч булды. 35 кеше киттек Татарстаннан, Тоцкта хәрби өйрәнүләрдә булдык. Махсус хәрби операция зонасына килеп җиткәч, рота командиры: «Безгә шоферлар кирәк, төрле категориядәге машина йөртүчеләр бармы арагызда?», - дип сорады, Мин: «Правам бар», дидем. Махсус бронялы «Тигр» машинасын йөртәсе икән. Ремонт батальонында исәпләнәм. Кирәк чакта командирны да йөртәм. Шоферларга нык кыен анда, шуңа аларга кытлык та. Тыныч тормышта бернинди кыенлык күрми яшәгәннәргә, андагы шартларга күнегү дә авыр, Передокка кергәндә, фараларны сүндереп керергә, чит-ят җирлек, Аллаһы Тәгалә саклап йөртәдер инде. Дроннар да сагалып кына тора.
Илнур абый белән хәрби кушамат, ягъни позывной алу тарихы турында да искә алдык.
– Контроль пропуск пункты аша үткәндә, гадәттә, позывнойны сорыйлар, Мин белмим дим, командирым: «Тигр»да йөргәч, Полосатый буласың инде», диде шаяртып. Шулай “Полосатый” булып калдым. Командир үз итеп кайчак “Старый” дип тә эндәшә. Луганскның Кременной ягында, бик каты бәрелешләр барган җирдә хезмәт итәбез. Алгы сызыкка техника белән кереп тә булмый, егетләр төнлә генә, җәяү керәләр, – дип искә алды Илнур абый.
Аның белән әңгәмәбез ялына туры килгән иде. 15 көнгә җибәргәннәр үзен. 9 июньдә кире китте ул. Контракт төзегән һәркемгә түләүләр килеп тора, хезмәт хакы белән дә өзеклекләр булмый, диде.
– Сеңлем, контракт төзеп китәргә ниятләгән 50 яшьтән олыраклар, вакыт уздырырга барырга теләүчеләр өчен бары бер киңәш. Төптән уйлагыз, анда һәркем бер йодрык сыман, берәү хата ясаса, калганнар да шуннан иза чигәчәк. Барысы да үз-үзеңне тотышыңнан тора. Бер генә мисал, бригадабызда 64 яшьлек Радик исемле Казан кешесе бар. Менә ул нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Искиткеч уңган кеше. БТС-4 тарткычында (авария хәлендәге танкларны яу кырыннан эвакуацияли торган танк - ред. иск.) эшли, техниканы сүтә-җыя. Ә кайбер 50 яшьлекләр кулыннан бернинди эш килми. Махсус хәрби операция зонасына шоферлар, тракторчылар күпләп таләп ителә, – ди ачыктан-ачык хәрби.
Илнур абыйның 3 баласы үсеп буйга җиткән. Бу яктан шөкерана кылырлык.
– 4 оныгым бар. Мәдинә тормыш иптәшем. Олы кызыбыз Гөлүсә исемле, 1993 елгы. Мамадышта гаиләсе белән яши. 3 улы бар, Азатыбыз Чаллыда яши, аңа 29 яшь. Киленебез белән бер ул үстерәләр. «Агросила» оешмасында тракторчы-механизатор булып хезмәт куя. Шөкер, хезмәт күрсәткечләре буенча беренче урыннар алып эшли. Кечебез Азат 2001 елгы. Мин махсус хәрби операция зонасына киткәндә, ул армиядә иде, 2023 елның ноябрендә кайтты. Хәзер Алабугада заводта эшли. Әти-әнием дә исән-сау. Шул ук авылда гомер кичерәләр, әтигә – 82, әнигә – 76 яшь. Үз-үзләрен карап, яшәп яталар. Шалтыратып, хәл-әхвәлләрен белешеп торам. Мин контракт төзеп киткәч, хатыным Мәдинәгә берүзенә генә хуҗалык алып бару кыенлашты. Хәзер алты баш мал тота, 40 гектар җирем бар. Алар белән ни хәл кылырга икәнен соңрак хәл итеп бетерербез, – дип уртаклашты Илнур абый.
Ул хезмәт иткән ротада төрле милләт вәкилләре тупланган, бердәм, тату хезмәт итәләр.
– Ата-бабаларыбыз авырлыклар кешеләрне берләштерә дип юкка гына әйтмәгән. Шатлык та, кайгы да уртак. Кыскасы, монда без төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез белән бер гаилә булып яшибез, – ди хәрби.
Туган иленнән еракта Илнур абый бигрәк тә авылының урманнарын сагына. Алгы сызыкта урманнар булса да, алар анда яу кырында бөтенләй башкача кабул ителә.
– Агачлар дары исе белән сугарылган, алар пулялар, снарядлар һәм мина кыйпылчыкларыннан сынган. Ялга кайткач, иң беренче булып мин урманга киттем, урманның саф һавасын күбрәк сулап калырга теләгәндәй киң итеп сулыш алдым. Туган як нык сагындыра икән ул, — дип уртаклашты хәрби.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Ул РФ Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алып, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Әлеге чаралар Татарстан территориясендә, яшәү урыннарына карамастан, контракт төзергә карар иткән барлык гражданнарга, шулай ук закон нигезендә ИНН һәм РФ гражданлыгын алырга теләгән чит ил кешеләренә кагылачак.
Шулай итеп, республика хакимияте битараф булмаган кешеләрнең, муниципалитетларның, иҗтимагый оешмаларның, Татарстанның бизнес-структураларының уртак инициативасын хуплады.
Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактчыларга оештыру ярдәме (Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, реабилитацияләү чаралары гарантияләнә.
Республика контрактчыларга, аларның сорауларына карап, даими ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-яраклар һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә.
Махсус хәрби операция зонасында контрактчыларга ай саен РФ Оборона министрлыгыннан 210 мең сум түләнә.
Контрактчыларга ярдәм турында һәм Татарстаннан ничек китәргә мөмкин булуы турында 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча белергә була.
Комментарийлар