Мин бала табу йортында вакытта да сөяркәсен өйгә алып кайтудан курыкмады ул. Башка хатыннарның ирләре килә, ашарга китерәләр, хәл беләләр. Ә ул шул оятсыз нәрсәсе белән безнең өйдә ятты. Хәтта күршебез кергәндә дә ишекне минем халатларны киеп шул кыз ачкан.
Өйгә кайтып урнаштык. Бәхеткә генә төренеп яшисе бит! Бала көйсез булды, төннәрен елый. Әлбәттә инде, минем борчылуларымның нәтиҗәсе иде бу. Ә ул, кызын алып тынычландырасы урында, “мин абыйда кунам, дустым янына барам”, дип өйгә дә кайтмый башлады. Соңрак инде кызыбыз йокларга бирми дигән сылтау тапты. Ә мин аның бөтен кыланышларына күз йомдым. Баламның әтисез үсүен теләмәдем. Ничек тә гаиләбезне саклап калырга тырыштым. Ә ул өйдә бик аз вакыт була иде. Шул арада да мине мыскыллап сөйләшә, “аңгыра сыер, карачкы, таза дуңгыз”, дип эндәшә башлады. Бәби тапканнан соң, мин 10 килога тазардым. Имеш, дусларының хатыннары чибәр, зифа буйлы, матур киенәләр, ә мин – авыл ташландыгы. Бу сүзләрен иътибарга алмаска тырыштым. Чыгып китәр урыным булмау әллә нинди сүзләргә түзәргә дә мәҗбүр итте. Хәтта акрынлап кул күтәрүләренә дә ачу сакламадым. Кызганыч, күкрәктә сөт бетте. Бала ач, ашамлык алырга акча җитми, чөнки Айдар бирми башлады. Үзе өйдә ашамый, кибеттән бернәрсә дә алып кайтмый. Бала еласа да миңа кул күтәрә, тора-бара юкка да кыйный башлады. Мин аның тормышын җитмерүдә, шушы гөнаһсыз баланы алып кайтуда, фатирында яшәүдә гаепле булдым. Тормышымның ул көннәрен искә алсам, бөтен тәнем калтырый башлый. Кеше хайванга да андый мөнәсәбәт күрсәтмидер. Ә бу кабәхәт хәтта үз баласына да кул күтәрергә әзер иде. Баланы яклап чыксам, өйдән куа башлады. Озак та үтмәде, беркөнне эштән соң, сөяркәсен алып кайтып, безне кышкы төндә урамга куып чыгарды. Алдына тезләнеп, аякларын үбә-үбә, безне куып чыгармавын үтендем. Эчемә китереп типте. “Юан тәкә, башта үзеңә, аннары минем сөеклемә кара! Мин синең белән ничек яши алыйм”, дип, кызыбыз белән бер кат көзге куртка һәм аяк киемнән куып чыгарды. Салкын кышкы кич иде ул... Салмак кына кар ява. Төнге ут яктысында минем кочагыма чумып, сабыем мыш-мыш йоклый. Аңа биш ай иде. Бер кулымда кечкенә генә сумка, икенчесендә кызым. Минем хәтта бала салырга коляска да юк иде. Телефоным, аның бүләге булганлыктан, үзенә алып калды. Кесәдә 18 сум акча бар... Кая барганымны аңламыйча бардым да бардым.
Кемгә барып бәрелергә дә белмим. Еларга күз яшьләрем дә калмаган иде. Елый да, көлә дә, сөйләшә дә алмый идем. Дусларымны куып бетерде, беркем белән аралаштырмады. Декретка чыкканчы, мин хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән идем. Шунда барып, елый-елый, дежур табибтан безне бер төнгә генә булса да кертүләрен үтендем. Икенче көнне иртән үк, бөтен алтыннарымны ломбардка тапшырып, бер әбигә иске генә фатирга урнаштым. Акча бер ай бүлмәдә яшәп торырга җитте. Аңа язмышымны сөйләп биргәч, Нурфинә әби хәлемә керде. Үз балалары юк, улы үлгән. Кызымны карап торырга сүз бирде, мине эш эзләргә җибәрде. Югары белеме, тәҗрибәсе, җитмәсә, тышкы кыяфәте дә җәлеп итәрлек булмаган кешене эшкә алырга ашкынып торучы гына булмады. Балык цехына җыештыручы булып урнаштым, хезмәт хакы – адәм көлкесе. Ярар, эшли-эшли башканы да табарга мөмкин. Иң мөһиме – алдылар. Юл уңаенда мине ирем эзләп тапты. Машинага алган кредит минем исемдә. “Әгәр түләмәсәң, баласыз калдырам”, – дип янады. Бик курыктым. Чынлап та, даими керем юк, торыр урын да үземнеке түгел, кызымны югалтудан куркып, акылдан шаша яздым. Теләсә нинди эшкә риза идем. Шәһәрнең икенче башында урнашкан кафега савыт-саба юучы булып урнаштым. Цехтан соң 7 чакрым барырга кирәк, юлга акча тотасы килми. Юк та әле ул! Ә кредит түләргә ике эштә алган хезмәт хакы да җитми. Ике ел түлисе! Ике ел! Бүлмә өчен дә акча кирәк, баланы да ач тотып булмый. Төннәрен оекбашлар, бияләйләр бәйләп сата башладым. Салкында көзге юка аяк киеме белән басып торып, аякларым авырта башлады, түздем. Кичке якта базарда эчергән яшелчә-җиләк җимешләрне чистартырга йөрдем. Азрак ашардайларын кискәләп алып кайтам да кызыма ашатам. Ул мине күрүгә сөенә, аның да ана назына төренеп үсәе килә бит. Ялларда да аңа вакытым җитми: ишек алды җыештырам, подъездлар, фатирлар юам. Кыйммәтле машиналарда йөрүче, матур итеп киенгән бай хатыннарын күрәм дә, ак көнләшү белән көнләшәм. Тамаклары тук, өсләре бөтен, туңмыйлар да. Шулчак тагын кызымның якты киләчәген күз алдына китереп эшкә чумам. Ярый әле Нурфинә әбиебез бар, аңа мең рәхмәтле.
Комментарийлар
3
0
Мена шулай донья кулиса бер китереп кутена тиба. Молодец трудяга тарышкан ташка кадак каккан янында гел яхшы кешелар очрасын авырлыкларга баш имагансен 👍👍👍🤲🤲🤲🤲🤲✊
0
0
3
1
Җылаттың автор. Бәхетең гомерле булсын.
0
0
2
0
Еладым. Син молодец корычтай нык хатын. Аллах ташламасын. Кызын белэн бэхетле бул.
0
0
4
0
Алдагы конендэ кызын белэн икегездэ бэхетле булсагыз иде🙏
0
0
0
0
Слишком кызганыч
0
0