16+

Нәселләренең гомуми стажы - 729 ел

Парыгиннар тимер юлчылар династиясенең гомуми хезмәт стажы - 729 ел!

Нәселләренең гомуми стажы - 729 ел

Парыгиннар тимер юлчылар династиясенең гомуми хезмәт стажы - 729 ел!

“Тимер юл” сүзен ишеткәч тә рәхәт булып китә, чөнки шунда ук тимер юл сәяхәтләрем искә төшә. Росстат мәгълүматлары буенча 2023 елда Россия тимер юллары буенча 1,2 миллиард пассажир узган. Россия тимер юлларының йөк әйләнеше исә 2 триллион 636,7 миллиард тонна-километр тәшкил иткән. Бу зур күрсәткечләр барысы да тимер юл хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе. Миңа да гомерен тимер юл белән бәйләгән тимер юлчылар династиясе белән танышырга насыйп булды.

Әгерҗе районында тимер юл станциясендә эшләүче 35 тимер юлчы династиясе бар. Транссебер магистраленә кергән Әгерҗе станциясен төзү - районга тимер юлчыларны җәлеп итә. Парыгиннар тимер юлчылар династиясе башлыгы Михаил Федорович та шундыйлар. Ул 12 яшендә үк Казан белән Екатеринбургны бәйләүче тимер юл төзелешендә катнаша. 16 яшендә өстәмә белем алып, паравозлар йөртә башлый. Михаил Парыгин 55 ел гомерен тимер юлга багышлый. Ул “Василий Чапаев” бронепоезды, Әгерҗе станциясе төзелешендә катнаша. Тормыш иптәше Мария, шулай ук тимер юлда эшләгән. Аларны тимер юллар кавыштырган да инде. Парыгиннар 5 кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергән. Әтисенең эшен улы Геннадий дәвам иткән, ә кызлар барысы да машинистларга кияүгә чыккан.

- Бабайның бар балалары да тимер юлда эшли. Иң кызыгы - 5 кыз да машинистка кияүгә чыга. Моның өчен патифонга рәхмәт әйтергә кирәк. Бабай белән әби үз йортлары белән тимер юлга бик якын яшәгәннәр. Ул вакытларда әле дискотекалар булмаган. Патифонны кушып, бар якын-тирә яшьләр җыелып, кич утырганнар. Тимер юл якын булгач, машинистлар килгән, - дип сөйләде нәсел дәвамчысы Александр Лапшин.

Парыгиннар тимер юлчылар династиясенең тарихын Александр Лапшин өйрәнә башлаган. Ул үзе дә бу династиянең бер вәкиле. Александр әфәнде 46 ел стажлык машинист. Әле хәзер дә тимер юлда эшләүдән туктамый. Эш авыр булса да, бер дә зарланмый. “Тимер юл - минем язмышым”, - ди. Ике тапкыр тимер юлдан китергә теләсә дә, булдыра алмаган. Юллар барыбер тимер юлга илткән.

- Нәселемдә һәркем диярлек тимер юлда эшләгәч, мин туганчы ук кем буласым алдан язылган булгандыр. Әти-әниләр, туган-тумачалар гел тимер юл турында сөйләшкәч, мин аннан башка тормышны күз алдына да китермәдем. Ике тапкыр тимер юлдан китәсе идем. Беренче тапкыр 10 сыйныфны тәмамлагач, Ижевскида механика көллиятенә укырга керәсе идем. Мине алмадылар. Ул вакытта бик нык кәефем төшкән иде. Хәзер инде язмыш булуына инанадым. Икенче тапкыр депоның төп инженеры булып эшләгәндә иде. Район башлыгы кирпич заводына директор булырга чакырды. Тимер юлчылар белән хушлашып, заводны кабул итәргә киләм дип ышандырган идем инде. Икенче көнне заводка килде. Ишек янында басып торганда күңел әллә нишләде, бер мизгелдә борылып кире тимер юлга киттем. 

Александр Лапшин бар төрле тимер юл транспортын да йөрткән диярлек. Аның хезмәт кенәгәсендә паровоз, электровоз, тепловоз белән идарә итү дә теркәлгән. 

- Армиядән үзгәреп кайттым, эшләргә кирәклегенә инандым. Башта локомотив депосына слесарь булып эшкә кердем. Шул ук вакытта машинист ярдәмчесенә укыдым. Аннары үзем машинист булдым. Тепловозда машинист булып эшләдем, аннары 1983 елда электровозга укучылар җыя башлыйлар. Мин экстерн рәвештә электровозга имтиханнар тапшырам. Беренчеләрдән булып электровоз йөрттем. Әмма бабай да, әти дә паровозда эшләгәч, гел күңелем шуңа тартты. Мин инде, тепловоз һәм электровоз машинистының икенче классына ия булып та, паровоз йөртергә имтиханнар бирдем. Нигә? Чөнки яратам. Минем бабай, әти турында истәлек ул. Паравозлар үзләре дә матурлар бит. Ялга барсам да, тимер юл күргәч, күңел шунда тарта. Гомумән, тимер юлда эшләүче гел аның белән кызыксынып торырга, белемнәрен тулыландырырга тиеш. Эшкә җиңел карасаң, озак тормаячаксың. Поезд китеп бара, - ди Александр. 

Тимер юлга очраклы кешеләр эләкми. Бу - төгәл, таләпчән кешеләр хезмәте. “Тимер юлны чын күңелдән яратсаң гына уңышка ирешә аласың”, - ди әңгәмәдешебез. 

- Элек Әгерҗедә 100 машинист ярдәмчесе чыгарыла иде. Аларның өчесе, күп дигәндә бишесе 1-2 класслы машинистлар була алды. Системаны кабул итә алмаучылар үзеннән-үзе төшеп кала. Поезд йөртү бик җаваплы, авыр эш. Кешеләр вагонга кергәч, поезд кузгалгач, рәхәтләнеп чәйләп алалар шулай бит? “Мине кем алып бара икән?” - дип беркем дә уйланмый. Ә бит 700-800гә якын пассажирны исән-сау алып барырга, алар өчен җавап тотарга кирәк. Мин йөк ташучы поездта да машинист булып эшләдем. Күз алдыгызга китерегез, 5, 9 мең тонна, әле ике поезд берләшкән булса 12 мең 600 тоннага кадәр йөк алып бару ай-һай җиңел эш түгел. Әгәр бер КамАЗга 10 тонна йөк сыя дисәк, бер йөк поездын алыштыру өчен 1 мең 200 машина йөртүче кирәк булыр иде. Бу КамАЗларны Казаннан Чаллыга кадәр тезеп чыгарга мөмкин. Саннар зур, җаваплылык та шундый ук, - ди Александр Лапшин. 

Парыгиннар тимер юлчылар династиясе вәкилләре хәзер дә хезмәтләрен дәвам итәләр. Александр Лапшинның уллары да хәрби тимер юлчылар. Парыгиннар нәселе Төркия, Украина, Казахстан, Россия, Молдавия тимер юлларында хезмәт куя. Менә шундый гаиләләр илнең таяначы, ышанычы да инде ул. 

Россия тимер юлларының Мактаулы тимер юлчысы, Горький тимер юлының атказанган хезмәткәре, Парыгиннар нәселе дәвамчысы Александр Лапшин тимер юл турында сорауларыбызга җавап бирде.
- Самолетка утыргач, экипаж пассажирларны сәламли. Ни өчен тимер юлда алай эшләмиләр?
- Проводниклар - ул аерым бригада. Бер поездта гына да бик күп кеше эшли бит. Электән тимер юлда пассажирларны сәламләү ничектер кереп калмаган инде. 

- Поезд иң куркынычсыз транспорт чараларының берсе, шулай бит?
- Поезд иң куркынычсыз гына да түгел, ул һәр ел фасылында эшли. Поезд өчен начар һава торышы юк, шуңа күрә 50-100 елдан соң да поездлар йөриячәк. 

- Поезд белән ничек идарә итәләр?
- Самолетта пилотларның кабинасын күз алдына китерегез. Поездта да нәкъ шулай диярлек. Бик күп төймәләр бар. Хәзер цифрлаштыру заманасы. Мәсәлән, пассажир поездларына вагон-лаборатория беркетәләр. Ул юлларны тикшереп, шунда ук машинистка хәбәр бирә. Андый очракларда тизлекне киметелә, шул ук вакытта тимер юлны карау өчен җаваплылар юллардагы проблеманы хәл итәләр. 

- Поездны туктату кыен диләр?
- Поездның туктатуы аның авырлыгына карап 500 дән 1 мең 500 метрга кадәр була ала. Машинист станция яки светофорга якынлашканда поездны алдан туктата башлый. Менә бу чын осталык дияр идем. Самолет төшеп, берникадәр араны ирекле үтә ала. Ә машинистка төгәл, билгеләнгән урында туктарга кирәк. Поездның иң соңгы вагоннары да станциягә төп-төгәл керергә тиеш. Аз гына ялгышсаң да, җитди проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Икенче поездны станциягә кабул итә алмаячаклар. 

- Тимер юлда киеренке мизгелләр күп буламы?
- Иң еш очраклар - машина йөртүчеләрнең переездта калуы. Кайчак кешеләр поезд тавышларын ишетмичә, тимер юлдан китмиләр. Тимер юллар белән проблемалар да булырга мөмкин. Әмма аларны алдан хәл итү мөмкинлегебез бар. Чөнки тимер юлларны карап торучы аерым җаваплы кешеләр бар. Ә менә кешеләр үзләрен ничек тотар алдан әйтеп булмый шул. Пугачево авылындагы вакыйгаларны хәзер дә искә алу кыен. Склад яну нәтиҗәсендә күпме йортлар көлгә әйләнде. Шартлаулар Әгерҗедән 3,5 чакрым ераклыкта гына булды бит. Вокзалның ишекләре, рамнары очып чыккан. Шулай да эш урыннарыннан бер генә тимер юлчы да китмәде, ә бу 3 мең 500 кеше. Станциядә бензин, газ, кислоталар төялгән 93 вагон бар иде. Бу вагоннарны ашыгыч алып китәргә кирәк иде. Һәрбер машинистка: «Эшкә чыгарга кирәк», - дип әйтергә туры килде. Һәм алар чыктылар. Гәрчә, аларның гаиләләре бу вакытта барысы да эвакуацияләнгән булса да. Бу да күп нәрсә турында сөйли бит.

- Поезд белән ничә кеше идарә итә?
- Локомотив бригадасына 2 кеше - машинист һәм аның ярдәмчесе керә. Ә паровозларда 3 кеше - машинист, аның ярдәмчесе һәм кочегар керә иде. Хәзерге заманда бер машинист йөртә торган поездлар да бар.

Парыгиннар тимер юлчылар нәселендә төп һөнәр - машинист. Алар 320 ел машинист һәм машинист ярдәмчесе булып эшләгәннәр. Парыгиннар хәзер дә 5 илдә эшлиләр: Молдавия, Украина, Казахстан, Россия, Төркия. Нәселнең гомуми стажы - 729 ел.

Паравозлы гаилә истәлеге
Һәр паровозның үз сигналы бар. Машинист парвозның сигналын үзе көйли иде. Ә паровозлар машинистларга беркетелгән булган. Өебез вокзал янында гына урнашкач, бабай кайтып җиткәч сигнал бирә торган булган. Әби аны ишетеп иренең паровозны тапшырачагын һәм сәгать ярымнан өйдә булачагын аңлаган. Димәк, аш-суны җылытырга кирәк. Ә балалар паравоз тавышын ишеткәч, әтиләрен каршы алырга йөгергән.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading