Кеше күңеле карурман инде ул. Карурман эчкә кергән саен, караңгырак шомлы-серлерәк була бара бит. Кеше күңеле дә шулай. Кайвакыт эче-тышы бар дөньяга ачык, моның бер яшерен сере юктыр дип уйлаган кешеләрнең дә җан түрләрендә сыкрап-әрнеп торган серләре була.
Кеше җанындагы серләр урмандагы агачлардан да күбрәк. Кайсы үзең белән мәңгелеккә китә, кайсын һич уйламаганда иреккә чыгарып, бушанып каласың.
Моннан ярты гасыр элек мин шулай берәүнең яшерен эч серен тыңладым. Бәлки бик яшерен дә булмагандыр инде, кем белә. Ул хатын белән очраклы гына юлдашлар булып, шактый гына юлны җәяүләп кыскарттык.
...Безнең авылга республикабызның икенче чигеннән килгән килен ул. Яшьлеге сугыш арты елларына туры килгән. Әтисе сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, колхоз рәисе булып эшләгән. Юклык күрмичә, бал-майда гына йөзеп үскән диеп уйлап ялгыша күрмәгез берүк. Әнисе чирләгән бу кыз баланың. Сугыштан соң хатыннар вагон белән, ә ирләр талон белән булган заманда әтисе чирле хатынга карап тормаган шул инде, колхоз рәисе башы белән. Җиләк кебек чибәр ике балалы тол хатынга ияләшкән. Юк, гаиләсен ташламаган, ул заманда мондый эш өчен башыңнан сыйпамаганнар. Райком бюросы карары белән җылы урыныңнан колак кагасыңны көт тә тор, партбилетың белән бергә. Ул хатында ике кыз, үзендә ике кыз. Олысы ерак район егетен яр итеп ата-ана йортыннан чыгып очкан. Икенчесе педучилище бетереп килә.
Хатыны гына көннән-көн авыруга бирешеп бара. Хәер, аның өчен бик хафаландымы икән, ул исән чакта ук аңар алмаш тапкан пред абзый.
1953 елда хатыны мәңгегә күзләрен йома. Абзаң ялгыз өйдә, салкын түшәктә озак юанмый, теге хатынны ике кызы белән үз йортына күчерә. Яшәп китәләр шулай, үзенең кече кызы да сирәк кенә булса да ялларда кайткалап йөри.
Һәм менә беркөнне педучилище бетереп диплом алып кайтып төшә. Сөенече дә зур, тик шушы сөенечне әнисе белән уртаклаша алмавы да үзәген өзә.
Икенче көнне өч кыз чәй эчеп утырганда, иртәнге эшләрен бетереп әтисе дә кайтып җитә чәйгә. Чәй янына утырганчы, серле генә елмаеп, кәчтүменең эчке кесәсеннән ике ефәк косынка чыгара. Аһ ул косынка, күпме җиткән кызларның хыялы бит ул заманда. Куе шәмәхә төстә, чәчәкле. Иң модалы косынка. Каян тапкан әтисе мондый затлы товарны. Хәер, колхоз рәисе өчен бу табып булмаслык дефицит та түгелдер бәлки. Ни булса да булган, тапкан һәм менә әтисе серле генә елмаеп күзләреңнең явын алырлык шундый бүләкне тотып басып тора. Кыз баланың күңеленнән яшен тизлеге белән, моның берсе миңадыр, берсе олырак кызгадыр дигән уй уза. Ул арада әтисе һаман шулай серле елмаеп ике косынканы ике үги кызының иңнәренә сала.
Тукта... ничек? Ә миңа? Бу сүзләр кыз баланың тамак төбендә төер булып утырып кала. Эчә торган чәйләрен чайпалдырып урыныннан тора да, ишек төбендәге сумкасын кулына алып өйдән чыгып китә. Шуннан соң язмыш жилләре кая гына ташламый аны, хәтта ерак Красноярскига кадәр барып чыга. Туган йортында аны беркем дә көтмәгәнен белеп тора, ә менә ялларында апасы яшәгән авылга кайтып йөри. Бер кайтуында апасының биеме, рәхимле җан киңәш бирә. Еракларда төпләнеп калып, бер күрергә тилмереп гомер иткәнче, кайт син, балакай, үзебезгә, кулыңда дипломың бар, эше дә булыр, ди. Акыллы кешенең төпле фикерен тыңлап бу якларга кайта кыз бала.
Нәкъ шулай, эше дә табыла, насыйп яры да. Дөнья көтеп, балалар үстереп тыныч кына яшәп ятканда, көннәрдән бер көнне ишекләрен чакырылмаган кунак шакый. Әтисе икән. Кайчандыр күкрәп торган ир-атны да дөнья абзаң шактый үзгәрткән. Чәчләр дә сирәкләнгән, киң жилкәләр дә түбән төшкән. Дөньяга өстән генә күз салып йөри торган баш та түбән иелгән. Теге косынкалар да тузгандыр инде. Әтисен күргәч, кызының башына килгән иң беренче фикер шул булды. Әтисенең күрешергә дип сузган кулы һавада асылынып калды. Кызының йөрәгендәге бозны вакыт жилләре дә тарата, җәйләрнең эссе кояшы да эретә алмаган икән. Әтисен кабул да итми, гафу да итми. Әтисе берничә тапкыр кайтып карый әле кызы янына, тик кызының җаны гына җиде йозакта килеш кала бирә. Туган йорты турында уйлаганда иң элек күз алдына теге косынка килеп баса аның. Бик күп кызларның хыялы булган күз явын алырлык чәчәкле куе шәмәхә ефәк косынка...
Узган гомер белән калган хәтер сатып алыйм дисәң дә табылмас. Шулай диеп җырлыйлар бит җырда да. Менә шулай, дуслар, моннан ярты гасыр элек мин шушы тарихны тыңлаган идем, шактый озын жәяүле юлда. Кешене акларга да, гаепләргә дә ашыкмыйк. Аның өчен ул кичергәнне кичереп, ул үткән юлны үтеп карарга кирәк.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото:
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ир-ат бер кисэк ипигэ алданган сарык кебек ул,андыйларнын берсенен дэ рэхэт кургэне юк эле
0
0