16+

«Әниегез белән эчүгә сабыштык, мин туктадым, ә ул юк...»

14 апреля 2023, 05:27
12932
0
27
Уку өчен 6 минут

Көнозын берни ашамаган балалар кичкырын өстәл янына тезелеште. Вәсиләне абыйсы Айдар кысып кочаклады да, моңсуланып башларын иделәр. Өстәлдә каткан ипидән кала берни дә юк иде.

«Әниегез белән эчүгә сабыштык, мин туктадым, ә ул юк...»

Көнозын берни ашамаган балалар кичкырын өстәл янына тезелеште. Вәсиләне абыйсы Айдар кысып кочаклады да, моңсуланып башларын иделәр. Өстәлдә каткан ипидән кала берни дә юк иде.

– Гөлнур, тынычлан, – түр яктагы бүлмәдән әтиләренең исерек тавышы ишетелде. – Ничек син анда...
Ир кеше сүзен ахыргача тәмамлый алмады, шулчак залдагы шкаф дөбердәп ауды, аның эчендәге савыт-саба чәлперәмә килеп ватылды һәм исерек әниләренең тавышы ишетелде. Сукрана-сукрана ирен каһәрләде, янәсе, син генә минем тормышымны боздың, син генә гаепле.
Хәзер сугыша башлаячаклар, дип уйлап куйды Вәсилә. Аякларын урындыкка күтәреп утырды да, әлеге мәхшәрне ишетмәс өчен кечкенә куллары белән колагын каплады.

Айдар сеңлесенең куркуын тоемлап аны ныграк кысып кочаклады, үзе дә дер-дер калтырый башлады.
Балалар ялгышмаган, әти-әниләре сугыша башлады, урындыклар, савыт-саба очты, тавышка күршеләре ишек шакыды.
Ә сабыйлар өстәл астына яшеренеп, бер-берсен кочаклап утыра бирде.
– Якын килмә миңа, ут төртеп яндырам хәзер, – дип кычкырды әниләре.
Хатынын “тынычландырырга теләгән” ир исә аны тагын да катырак дөмбәсли башлады. Янә яңабаштан кычкырыш, талаш, дөбердәп авулар...
– Күралмыйм, туйдым синнән, бөтен тормышымны боздың! – күзләре кара көйгән әниләренең исерек иреннән бер дә калышасы килмәде.
– Мин? Мин боздыммы? Ах, син... – хатыны ягына өч катлы сүгенү, ләгьнәт сүзләре яуды. Әшәкелеккә килгәндә, Вәсилә белән Айдарның әти-әнисеннән дә уздыручылар юктыр, мөгаен. Һәйкәл куярлык. – Синең аркаңда мин укый алмадым, хәзер бер тиенгә эшләп йөрергә тиеш!

– Каян килгән патша, карале, башка ирләр шикелле яхшы эш тә таба алмыйсың бит...
– Хәзер үзеңне тәрәзәдән атам, кит моннан, – ир йодрыкларын төйнәп хатыны өстенә ыргылды.
...Өстәл астында качып утырган балаларны чакыру буенча килгән полиция хезмәткәрләре тапты. Аларны хастаханәгә алып киттеләр, берничә көннән соң аннан сабыйларны әтиләренең әнисе алып китте.
Балалар таныш булмаган олы яшьтәге хатыннан нык читенсенде. Хәер, аны берничә тапкыр күргәннәре бар иде анысы. Ләкин дәү әниләре тарафыннан аларга карата җылылык сизмәгән иде алар.

– Абый, нигә без әби белән бабай янына кунакка бармыйбыз? Әнә балалар бакчасындагы башка балаларны дәү әниләре килеп алып китә, – дип кайчак сорап куя иде Вәсилә абыйсыннан.
Сеңлесеннән ике яшькә олырак малай иңбашын сикертеп, сеңлесенә булдыра алганча аңлатырга тырышты.
– Дәү әни әтинең әниебезгә өйләнүенә каршы булган, ул башка кыз белән очрашып йөргән, ә аннары әнине очраткан...
Балалар дәү әниләре фатирына килеп кергәч тә, кая барырга белмичә аптырап калды.
– Әни һәм әти кайда? – дип сорады Вәсилә еламсырап һәм ярым пышылдап.
– Әниегез белән әтиегез... Алар... – дәү әниләре сүз таба алмыйча дәү әтиләре ягына күз ташлады. Әмма ул дә дәшмәде.

– Вәсилә, кызым, әйдәгез, узыгыз, мин сезгә бүлмәгезне күрсәтермен, – дип чакырды бабайлары бераздан. – Хәзер сез бездә яшәячәксез.
Әнисе дә, әтисе дә килмәде. Гүя алар сабыйларын онытты. Ә бер көнне балалар дәү әниләре белән хастаханәгә килде. Әтиләрен танымады алар. Бик авыр сулыш ала, бите мендәр төседәй ап-ак. Балаларның килүенә бик шатланды тагын үзе.
– Әти, син авырыйсыңмы? – кызчык кечкенә куллары белән әтисенең маңгаен сыйпады.
– Барысы да яхшы, балам, мин тиздән аякка басачакмын, – дип җаваплады әтиләре. 
Айдар күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде.
– Әти... Ә әни?..
– Улым, барысы да яхшы, тиздән әниегез өйдә булачак, хәзер барысы да үзгәрәчәк. Вәгъдә итәм, мин... без...
Дәү әниләре кушуы буенча Айдар белән Вәсилә палатадан коридорга чыгып китте. Кызчык ачык ишек аша дәү әнисенең әтисенә әйткән сүзләрен ишетеп торды.
– Оныкларымны аңа бирмим, сине югалттым инде, балаларыңны булса да коткарырмын, Мөдәррис.
Дөресен генә әйткәндә, Вәсилә әнисе һәм әтисе белән яшәргә теләми дә иде. Юк, ул аларны ярата, ләкин... Аңа үз караватында, чиста, ап-ак җәймә җәелгән караватта йоклавы шундый рәхәт иде. Тавыш та юк, тып-тыныч, тамаклары тук, көн саен дәү әтисе белән дәү әнисе чиратлап әкиятләр укый.
Менә шулай балалар әби-бабасы белән яши башлады. Әтиләре белән алар еш күреште, ә менә әниләре юкка чыкты. Вәсилә әнисенең тышкы кыяфәтен дә оныта башлады.

Кыз беренче сыйныфка укырга керде, линейкага дәү әнисе белән дәү әтисе, әтиләре килде...
Тантана тәмамлангач, Вәсилә янына бер хатын килеп басты.
– Әни... – кыз аны таныды. 
– Кызым, кызым...
Әнисе Вәсилә алдына тезләнеп, аны кочаклап, үбә башлады. Ул бик нык ябыккан, чәчләрен кыска итеп кистергән. Алар янына Айдар килеп басты, әнисен күргәч ул башын түбән иеп басып торды.
– Улым, улым, минем яныма кил...
– Кит, – дип пышылдады малай. – Нигә килдең? Мин сине күралмыйм...
– Улым, Айдар...
– Кит, – дип пышылдады малай аның кулларын үзеннән алып. – Син төрмәдә утырып чыктың, мин барысын да беләм. Кит, башка килмә.

Вәсилә әти-әнисе белән яшәргә тели, ләкин үз уйларыннан үзе үк куркып калды. Төннәр буе әти-әнисенең сугышып чыгуларын, ач-ялангач йөрүләрен бик яхшы хәтерли ул.
Әниләре балаларны алып китәргә теләсә дә, алар әби-бабайлары белән калды. Әтиләре хатынын кичерде булса кирәк, сабыйлары янына ярты елга бер тапкыр булса да килеп китә иделәр. Вәсилә куанса да, Айдар аларга карата салкын булды. Килсәләр дә, юк сәбәпне бар итеп өйдән чыгып китү ягын карады.
Әниләре бик ябыккан, күзләре сүнгән иде.
– Әни, авырыйсыңмы әллә? – дип сорап куйды берсендә кыз.
– Тиздән барысы да җайга салыныр, мин савыгырмын, – дип җавап бирде әнисе.
Вәсилә бишенче сыйныфка күчте, әнә дәү әнисе үзе белән аны каядыр алып бара. Хастаханәгә, ә анда әниләре... Ул Вәсиләнең битеннән сыйпап алды, ә күзе белән Айдарны эзләде.
Өйгә кайткач та, дәү әнисе Айдар белән бик озак нидер турында сөйләште. Абыйсы күнде булса кирәк, икенче көнне ул да хастаханәгә әниләре янына китте. Бу юлы сулыгып, йөзе саргаеп калган хатын бик озак балаларыннан гафу үтенде. “Бәхил булыгыз”, – диде ул кат-кат.
Ә икенче көнне дәү әниләре иртән үк балаларны ашыктыра башлады. Җыенып алар үзләре элек яшәгән караңгы ике катлы, агач йортка килделәр. Вәсилә бу фатирда күргәннәрен искә алырга тырышмыйча тирә-якны күзәтә башлады. Подъезд янында кешеләр басып тора, балаларга карыйлар да елыйлар.

– Әни... Әни, – дип кычкырды Айдар барысын да аңлап һәм фатирларына йөгерде.
Вәсилә куркып калды, ул дәү әнисенең кулына ябышты, әнисенең юклыгын аңласа да, ышанырга теләмәде...
Әниләрен җирләгәч, әтиләре алар янына яшәргә күченеп килде.
Вәсилә бервакыт аңардан коточкыч төш булып күңеленә сеңеп калган төн турында сораша башлады.

– Әти, ул вакытта нәрсә булганын сөйлә әле...
– Хәзер бу хакта сөйләү оят, ул вакытта әниегез белән эчүгә сабыштык. Кулга акча кергәч үк, ул кибеткә йөгерә иде. Аның әти-әнисе дә эчүдән үлгән. Әниегезне әбисе үстергән. Шуңа юньле тәрбия күрмәгән ул. Баштан мин шуңа сылтадым. Кәефе төшкән саен аракыга үрелә иде ул. Аңа мин дә иярдем, шуңа әби белән бабагыз безнең белән аралашырга теләмәде. Ул көнне дә бик каты эчтек, ә аннары талаш китте, әниегез көтмәгәндә миңа пычак белән ташланды, ут төртеп яндырырга тырышты. Мин аны кичердем, яхшы тәртибе өчен әниегезне төрмәдә озак тотмадылар, әмма әниегез бик каты салкын тидергән анда. Хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә бик соң иде. Ышан, ул начар әни булмады, сезне дә, мине дә яратты. Тик менә вакытында туктап кала алмадык. Күрәсезме, мин булдыра алдым, ә ул юк, ул булдыра алмады, өлгермәде. Балалар безне гафу итегез, – дип акрын гына елады, ялварды әтиләре. – Гафу итегез... булдыра алсагыз.
Вәсилә белән Айдар үсте, икесе дә уку йортларын тәмамлады. Эш урыннары да яхшы. 

Әтиләре бик озак ялгыз яшәде, аннары үзенә тиң яр тапты. Аның беренче мәхәббәте – Надия. Сабыр, тыныч һәм игелекле. Кияүгә чыкса да, аның үз балалары булмаган, ул бөтен җаны-тәне белән Вәсиләне, Айдарны яратты. Алар өчен бөтен күңелен бирде. Вәсиләне, Айдарны башлы-күзле иттеләр. Инде менә оныкларына шатланалар.
Әтиләре эчми, оныкларын карый, кайвакыт бик озак каядыр еракка карап тора.
– Минемчә, ул аны сагына, әниегезне... Мин көнләшмим, юк, шундый вакытта бик кызганам аны, – Надия апалары әтиләре утырган якка күз салды. – Заяга узган гомерен сагынадыр ул...

Балалар бер-берсенә булган туганлык җебен ныгыттылар, гел бергә булдылар. Инде менә гаиләләре белән җыелышып шау-гөр киләләр.
Әниләре каберенә дә еш баралар, аны кичерүләрен һәм үпкәләмәүләрен әйтеп чәчәкләр куя алар.
Бернәрсә дә кире кайтарып булмый, иң мөһиме – әти-әниләребез ясаган хаталарны кабатламаска иде, ди Вәсилә балачагын искә алып. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

27

0

7

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading