Җирне ярата иде бит ул. Югыйсә, уйлап карагыз инде: Уфага күченеп килгән яшь кыз ни өчен үзенә бакча участогы сатып ала?! Көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Ул кияүгә чыкканчы, килеп бәрәңгесен дә утыртыша идек. Күршеләре бакчасын сатарга булгач, аларныкын да сатып алды да бакчасы тагы да зурайды.
Тәмле телле иде Вәсилә. Нәрсә генә эшләмә, мактарга иренми иде.
Сеңлесе Әлфия үлгәнгә дә 10 ел булды. Ул да бик акыллы балакай иде. Мәктәптән кайтып дәресләрен, эшләрен эшли дә өй җыештырырга тотына иде. Табак-савытын кабат юып чыга, тузаннарны сөртә... Бер минут тик тормый. Тик торса да, китап укый иде. Китап укырга яратты. Ул бигрәк яшьли үлде - унҗидедә. Мәктәпне тәмамлап, институтка гына кергән иде.
Комментарийлар