16+

«Сеңлеңне ташлый күрмә, кызым. Аны гарипләр йортына илтеп бәхетле булмассың...»

Бәрәңге басуы төсен салды. Әле генә каракучкыл яшеллеккә төренеп утырган кырга кырау төште. Кинәт кенә ягылган каралыкка бәрәңге сабаклары риза булмыйча, үпкәләгәндәй итеп башларын иделәр.

«Сеңлеңне ташлый күрмә, кызым. Аны гарипләр йортына илтеп бәхетле булмассың...»

Бәрәңге басуы төсен салды. Әле генә каракучкыл яшеллеккә төренеп утырган кырга кырау төште. Кинәт кенә ягылган каралыкка бәрәңге сабаклары риза булмыйча, үпкәләгәндәй итеп башларын иделәр.

Әле мәктәптә тугыз гына көн укып калган югары сыйныф балаларына көрәкләр, чиләкләр алып килергә кушылды. Күпләр куанды – җәйге яллардан соң парта арасында күңелләрен җыя алмадылар – белем тәртәсенә җигеләселәре килми иде.
– Ур-ра! Кыр бәрәңгесе ашыйбыз икән! – диештеләр.

Югыйсә, өйдә дә бар инде ул бәрәңге! Ләкин, учак ягып, кайнар көл эчендә чиләкне әйләндереп каплап пешергән бәрәңгегә җитми инде! Бармакларны өтеп алса да тотасың, сындырасың, иреннәреңне пешерә-пешерә ашыйсың. Ярмалы бәрәңгенең тәме дә үзгә – әниләре әйтмешли, чикләвек тәмнәре килә. Аның янына яңа пешкән ипи бирәләр! Күзәнәкләре аерылып, балавыз суты сыман беленеп торган ипине бары тик авыл пекарьнясында гына шулкадәр тәмле итеп пешерәләр. Сентябрь шулай уза. Яшьтәшләре белән хезмәт күнекмәләре алуы да рәхәт – бергәлектә көч!.

Ул көнне, “Беларусь” арбасына төялделәр. Эскәмиләргә утырыгыз, тотынып барыгыз, борт кырыена ук сыланмагыз, диде Галимҗан абзый, унбишләп баланың чыр-чу килеп арбага менгәнен күзәтеп.
– Апа! Бергә кайтабыз, яме! – диде Гөлмира, бер яшькә генә олы булган туганына елмаеп.
– Әле барып җитәсе бар, – диде Гөлсинә, сеңлесенең зәңгәр күзләренә карап. – Чамалап утыр, кыбырсыма!

Балаларны ташу өчен җайланган аркылы такталарга урнаштылар, таулы, борма юлларны имин генә үттеләр. Трактор кыр башына туктауга җиргә сибелештеләр. Укытучылары фәрман бирүгә, бер-берсен уздырып көрәкләренә ябыштылар. Җир каты түгел, көрәк шытырдап керә. Туфракны сибеп җибәрүгә бәрәңгеләр матур булып кара туфракта ятып калдылар. Хәер, ятарга ирек бирмәделәр, кечкенәрәкләре чиләкләрен дыңгырдатып чүпли дә башладылар. 
– Апа! Карагыз әле, нинди төтен ул?! – дип кычкырды очлы күзле Гөлмира. Тыныч кына эшкә керешкән балалар башларын күтәреп авыл ягына текәлделәр. Анда, янгын чыкканына ишарә булып, кап-кара, алагаем олы төтен баганасы шәйләнә иде. 
– Тә-әк! Даваегыз, ташлагыз көрәкләрегезне! Пужар бу! Сүндерешергә кайтабыз! – диде хезмәт укытучысы Васил ага. Шул сүз җитә калды – кабат арбага менеп кунакладылар. Гөр килеп янгын турында сөйләштеләр. Үзләрен дә хәвеф көтәсен берәү дә уйламады. Өчиле тавы дигән урынга җиткәч трактор кинәт артка чигенде! Чигенде дә арбаны аркылыга китерде! Шул арада арба авып та китте. Галимҗан абый тракторын туктата алды, ләкин соң иде инде. Җиргә коелган балаларның кайсы ята, кайсы утырып тора, кайсы агарынып калган...

Гөлмира, аяк-кулларының тыңламавын искәрде. Менә торып китәр сыман тоелса да, гәүдәсен җирдән кымшата алмады. Сеңлесе янына үкереп елап торган Гөлсинәне укытучысы кочаклап юатмакчы булды:
– Чү, чү! Әле еларга иртә. Хәзер хастаханәгә илтәбез, анда табиблар карарлар, терелтерләр.

Янгын сүндерешергә җыенган 16 баланың өчесенә зыян килде. Бер кызның тешләре сынып авызы кара кан белән тулган иде. Бер малайның аягы каймыккан булып чыкты. Ә менә Гөлмираның хәлләре шәптән түгел. Күзләрен йомып ыңгырышкан кызның умыртка сөяге сынганын Васил ага шунда ук чамалады. Күпме чакрымнар узган, бер дигән Галимҗан абый, балаларның гомерен куркыныч астына куеп юлга чыкканы өчен мең кат үкенсә дә, ялгышны төзәтерлек түгел иде. Моңарчы йөрдең, берни дә булмас диде шул бригадир, тракторының тормозы начарлануы турында әйткәч. Ник аны тыңладым икән, дип гасабиланды ул. Янгын да әллә ни куркыныч булмаган – берәүләрнең су буена ук терәп салынган кара мунчалары янып беткән.

...Гөлсинә сеңлесе өчен шулкадәр борчылды! Әнигә нәрсә дип әйтәм инде, дип елады. Сәгать икеләрдә, ике кызын бергә кайтырлар дип көткән Сәгыйдә апа, хәбәрне ишеткәч, авып ук китте.

Узгынчы машинага утыртып балаларны хастаханәгә илттеләр. Гөлмираны бер машинага – арткы утыргычка яткырып салдылар. Зыян күргән ике баланы соңрак, аерым алып бардылар. Табиблар чабышты – Гөлмирага кичекмәсткән операция ясарга кирәк иде. Табибны Казаннан чакырттылар. Олы яшьтәге хирургны медицина вертолеты белән китерделәр. Бик озак барды операция – кызның умырткасы алты урыннан сынган иде. Башы тотмады, тәгәрәпләр йөрде! Тимер кыршауны муенына кидерделәр. Кыршауның, иякләренә тиеп торган урынына, мамык, марлялар тутырып җайладылар. Кашыктан ашап, урын өстендә ята-ята яшь кызның күңеле төшкән минутлары күп булды. Елады да, борчылды да. Кабат ике мәртәбә авыр наркоз аша операция кичерде әле Гөлмира. Мәктәптән соң Гөлсинә туры сеңлесе янына йөгерде. Төнгә әнисе килә иде. Газаплы, ачы күз яшьләре түгелгән айларның никадәр читен булганын авыру караучылар гына аңлый! Күзләренә карап яткан кызын савыктыру өчен Сәгыйдә апа әллә ниләр бирер иде дә бит. Өч ай дәвалау нәтиҗәсендә Гөлмираның куллары селкенә башлау барысы өчен дә шатлык булды. Алга таба йөреп китәр, үз аякларында җир җимертеп яшәр дигән өметләре исә, акланмады. Ничә тапкыр карлар яуды, карлар эреде, ничә тапкыр  җиргә яшел җәй килде. Галимҗанны кызгандылар, мәхкәмәгә бирмәделәр. Тик йөрәгенә җыйган хәсрәт үзенекен итте, ир кинәт кенә вафат булды.

Сәгыйдә апа, кызының газап тулы күзләренә карап яши торгач йөрәк чире кузгалды. Алтмышын узгач урынга егылды ул. Гөлсинә ике караватны ике якка куеп авырулар карады. Егетләр сөяр чакта әнисе белән сеңлесенең астын алмаштырды, керләрен юды, ашарга пешерде. Мунчага кадәр алып керде ул аларны! Баскычка кадәр күтәреп, аннары тазыякка утырып алып барды. Кышларын карда тимер тазыяк шәп шуа! Җәйләрен аларны йөртергә тәгәрмәчле арба әзерләде. Хөкүмәт арба бирмәде! Памперслар турында сорагач та фамилиягә бәйләнделәр. Чөнки әтиләренең фамилиясе белән аларның фамилиясендә бер хәрефләре чагышмый иде! Мәхкәмәгә барып, кемнәрнедер шаһит итеп алып, раслатырга кирәк дип аңлаттылар. Әле Гөлмираны да алып барырга кирәк! И, ачуы чыкты Гөлсинәнең! Бер хәреф өчен шулкадәрле газап чигеп мәхкәмәнең буталчык сукмакларында йөриме инде ул? Аптырагач, шәһәрдәге шул оешмага кереп бер сүз әйтте ул.
– Сеңлем! Шул арбага үзегез утырып йөрегез, памперсларны үзегез киегез! – диде. 

Күрше абыйсы белән бергәләшеп бер дигән тәгәрмәчле арба ясадылар да куйдылар! Ә памперсларны сатып ала. Саклап тотканда озакка җитә алар. Әле бит дөньяда чүпрәк дигән нәрсә белән “үрдәк” дигән савыт бар!
Кышка кергән мәлләрдә Сәгыйдә апа начарланды. Кулын изәп кенә кызын чакырды.
– Кызым! – диде ул пышылдап. – Син сеңлеңне ташлый күрмә, яме. Аны гарипләр йортына илтеп бәхетле булмассың. Тәрбиялә, кара. Синнән разый-бәхил, бик тырыштың.
– Әни! Нинди гарипләр йорты сөйлисең? Билгеле, Гөлмираны ташламыйм! Кем мине алырга килгән соң әле? Килсәләр дә, китмим! Икебезне бергә алып китсәләр генә инде.

Сәгыйдә апаның күз читләреннән яшь бәреп чыкты. Тынычланып калды. Кичкә өзелде дә. Авыл кешеләрнең ярдәмчеллеген, бердәмлеген тагын бер кат тойды Гөлсинә – җыешылып, ил белән дигәндәй озаттылар әнисен. Инде икесе генә калдылар. Тиз уза шул яшьлек дигәнең. Инде утызын узгач, тормышлы булу турындагы өметләре киселде, кемгә кирәк соң мин дип уйлады. Әлбәттә, кирәк булган очракта да йортын, караватка береккән туганын ташларга чиста күңеле, намусы кушмас иде. 

...Кичләтеп кенә ишек кактылар. Күрше әбисе кайчакта шулай кереп күңелен бушатып чыгып китә.
– Мөмкинме? – диде бер ир тавышы. Гөлсинә дә, Гөлмира да аптырап ук калдылар. Капка бикләү дигән нәрсә юк шул авылда. Кара әле, ни кирәк икән ошбу юлаучыга?
– Танымыйсыңмы?
– Юк, танымыйм! Ни йомыш иде? – диде кыз шикләнеп. Үзе күз чите белән ирне күзәтте. Яше утыздан узган. Ләкин күргән кеше түгел!
– Мин Юныс... Башлангычта бергә укыдык. Аннары гаиләбез белән Себергә күчеп киттек. Җәйләрен бер-ике кайттым әле мин. Әби исән чакта. Йөзем әби...
– Аһ! Әйе шул! Юныс бит! Йөзем әби оныгы!

Гөлсинәне бер тапкыр биергә чакырган иде. Ул вакытта аларга 17 яшь. Кичке уенда, таллар ышыгында оялып кына биеделәр. Үсмерлектән яшьлек иленә атлаган кадерле минутлар. Калган гомерендә Гөлсинәнең берәү белән дә биегәне булмады инде.
- Әбинең нигезен торгызасым килеп кайттым. Бер айдан артты инде. Кайтуым бөтенләйгә! – диде ир.

Юныс бу йорттагы хәлләрдән хәбәрдар иде. Артыгын сорашмады. Чәй куелды. Кичке кунак белән озак гәпләштеләр. Чөнки Гөлсинәгә дә, Гөләмзәгә дә аның язмышын белү зарур иде.
– Мин һөнәрем буенча энергетик, – диде Юныс оялып кына. – Белмим, авылда мондый һөнәр кирәк булыр микән? Хәер, укымышлы электрик дигән сүз инде ул, кирәгем чыгарга да мөмкин. Әти-әниләр вафат инде. Шунда калдылар. Җаннары өшеде аларның Себердә, сагындылар, сагышландылар. Кире кайтабыз дип йөрделәр. Ләкин чир тиде. Икесен дә Воркутаның туң җирен каезлап кабер казып күмдек. Әни үләр алдыннан әйтте, улым, ничек булса да үзебезнең якка кайтырга тырыш. Туган нигездән күтәрелергә кирәк икән, диде. Хатыным безнең якка, бигрәк тә авыл җиренә, кайтырга риза булмады. Шәһәр кызы, башка милләт кешесе. Аерылыштык. Улыбыз бала чагында ук  фаҗигале төстә һәлак булды, аның кайгысыннан акылдан язарлык дәрәҗәгә җиттек. Шулай итеп мине берни тотмый иде – тәвәккәлләдем. Ләкин ялгыз иргә яшәве авыр, аңлыйсыздыр. Шуңа күрә турыдан ярып сорыйм – Гөлсинә, миңа иптәш була алырсыңмы икән? Дөресрәге, икегез дә миңа иптәш була алырсызмы? 

Юнысның сүзләре икесен дә сискәндерде. Ир белә иде – Гөлсинә, сеңлесен ташламаячак, йортыннан кузгалмаячак! Шуңа күрә әлеге тәкъдимне үзгәртте.
– Риза ул! Риза! – диде караваттан башын күтәреп Гөлмира! – Ничек риза булмасын? Икебезне бергә алам дисең бит!

...Гөлсинә, чирәм үскән ишегалды аша Юнысны озата чыкты. Алма бакчасыннан, өлгергән алмалар исе килә иде. Бу хуш исләрне тояр өчен тормышын үзгәртергә кайткан ир заты, үзенең тәвәккәллегенә үзе шатланып елмаеп куйды.

Фәридә Ибраһим.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

7

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading