16+

“Шушы яшенə җитеп, әтиең ничек сине күрəсе килмичә яши икəн?.."

“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, – дип юкка гына әйтмәгән безнең халык. Тирә-юнебездә мәрхәмәтсез, балаларын язмыш кочагына ташлап киткән ата-аналар элек тә булган, бүген дә бар. Күптән түгел танышларымның кызы Илфира ир бала тапты. Шунда бер палатада яткан 22 яшьлек кызның үз нарасыеннан баш тартып, бала табу йортында калдырып китүе бәгырен телгәләгән аның.

“Шушы яшенə җитеп, әтиең ничек сине күрəсе килмичә яши икəн?.."

“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә”, – дип юкка гына әйтмәгән безнең халык. Тирә-юнебездә мәрхәмәтсез, балаларын язмыш кочагына ташлап киткән ата-аналар элек тә булган, бүген дә бар. Күптән түгел танышларымның кызы Илфира ир бала тапты. Шунда бер палатада яткан 22 яшьлек кызның үз нарасыеннан баш тартып, бала табу йортында калдырып китүе бәгырен телгәләгән аның.

Ире белән киңәшеп, әлеге кыз баланы да үзләренә алды алар. Илфира бу балага карап, әтисе Рифатның кызганыч язмышын күз алдына китергәндер, күрәсең.
Бәхетле балачагы булганнарга гомер буе сокланып яши Рифат, чөнки үзе кечкенәдән ата-ана назыннан мәхрүм булып үсә. Аның әти-әнисе улларына ике яшь чагында ук аерылыша. Əти булган кеше үз авылыннан китеп, икенче хатын белән гаилә корып җибәрә. Малайга биш яшь тулгач, әнисе дә башка авылга кияүгә чыга, баласын жәлләмичә, ике туган апасына калдыра ул. 

Шундый мәрхәмәтсезлек кайдан килгәндер бу парларга?! Икесе дə баланың килəчəк язмышы турында уйлап та карамаган.

Урамда, малай-шалайлар тарафыннан кыерсытылган вакытларында, әнисен сагынып, аунап елаган чаклары күп була Рифатның. Мəктəптə укый башлагач та, малайларның кимсетүлəренə түзə алмыйча, укырга барасы килмəгəн вакытлары аз булмый.

23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре җиткәндә, иптәшләре әти-әниләренә бүләкләр әзерли, ә Рифат ел саен башкаларга күрсәтмичә генә күз яшьләрен түгә ул көннәрдә.

“Әни урынына калган Гөлзифа апа үзенчə ана назын бирергə тырышты тырышуын. Шулай да ул минем әни түгел икәнен белә идем. Башка балаларның əти-əнилəре бергə яши. Нигə мине ташлап киттеләр соң? – дигән сорау борчый иде, дип сөйли Рифат. – Ичмаса әни ешрак килеп, хәлләремне белеп йөрсә ни булган соң? Бер районда яшәдек бит, югыйсә”. 

Әнә шулай үзәкләре өзелә аның. Малайның әнисе яшәгән авылдан хәбәрләр килеп кенә тора. Бер-бер артлы ике ир туганы тууын да, күрше хатыннарыннан ишетә. Шул чагында Рифатның ничек өзгәләнүләрен ана кеше белдеме икән? Әнисенең ни өчен туганына калдырганын еллар үткәч кенә аңлый малай. Үги ата үз янына сыендырырга теләмәгән икән бит. Әмма ана кешене акламый Рифат. Исəн-сау булган килеш əти-əнисез үсүнең ничек авыр икәнен үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр ул.

Егет мəктəпне тəмамлагач, Казанга китеп заводка эшкə урнаша. Тулай торакта яши башлый.

Берничə елдан соң, Рифат Минзәлә якларыннан килгән кыз белəн таныша. Рифат үзе турында Фирзиләгә башта ук сөйләп бирә. Яшь парлар тиз арада гаилә корып җибәрә. Аларның мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы өч балалары дөньяга аваз сала. Сабыйларга əти-əни назы биреп, кадерләп үстерәләр. Үзе сыман ятимлек ачысын күрүләрен балаларына гына түгел, чит-ятларга да теләми ул.

Бервакыт Рифат əнисенең каты авыруы турында ишетә. Бөтен ачуларын онытырга тырышып, Апас якларына, аның янына кайтып китә. Өйлəренə килеп керүгə, ана кеше урыныннан торып, улыннан елый-елый гафу үтенергə тотына. Ире генə Рифат белəн сөйлəшергə сүз тапмый. Үзләре тəрбиялəп үстергəн уллары, әниләрен хастаханəгə урнаштырасы урынга, кайтып хəлен дə белмəгəннəр. Рифат аны Казанга алып китеп, хастаханəгə урнаштыра, тик авыруы гына төзəлерлек булмый. Берничә айдан якты дөньядан китеп бара әни кеше. 

Үзен үстергəн Гөлзифа апасы да кыска гомерле була.

Көннәрдән бер көнне Фирзилә Рифатка: “Шушы яшенə җитеп, әтиең ничек сине күрəсе килмичә яши икəн? Әллə үзең эзлəп табып, янына барасыңмы?» – ди. 
– Элек мин аңа кирəк булмаганмын бит. Хəзер аның белəн сөйлəшер сүзем юк, – дип кенә җавап кайтара Рифат аңа каршы. Аның исән-сау булуын һәм соңгы елларда Казанда яшәвен авылдашларыннан ишетеп белсә дә, янына барырга ашыкмый.

“Бүгенге тормышым Аллага шөкер, балаларыбыз гаилəле, оныкларыбыз үсеп килə. Алар кайчан да булса, минем язмышым турында да сорашмый калмаслар, əмма минем бəхетсез балачагым турында искə дə аласым килми,” – ди Рифат.

Люция Хәбибуллина.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading