Ирекне машина белән китереп куйдылар. Илһамия белә инде – эшеннән соңга калса – исерек дигән сүз.
Эчсә – кеше түгел. Күз өстендә кара каш сыман мәртәбәле урында – адвокат булып хезмәт итүче иренең чын йөзен ача шул хәмер дигәне. Илһамия улын имезеп утыра иде, алдын-артын җыярга өлгермәде – иренең йөртүчесе, Ирекне култыклап өйгә үк кертте дә чыгып та йөгерде. Кеше гаиләсенә кысылуның начар тәмамланасын беләдер ул егет, бу кадәр ашыкмас иде, дигән уй йөгереп узды Илһамиянең башыннан.
– Син мине аягурә басып каршы алырга тиеш! Нәрсә карап каттың? Барыгыз, күземнән югалыгыз! – дип акырды Ирек, чайкала-чайкала.
Илһамия запаслы – нидер буласына алдан әзерләнеп яши. Шуңа күрә баланың памперслары, алмаш киемнәре бер сумкага тутырылган килеш чыгу юлында әзер тора. Тиз генә курткасын элеп, баласы белән сумкасын эләктереп яңгырлы җәйнең кара төненә чыгып та йөгерде. Ире, никадәр исерек булса да, ишекне шыртлатып бикләп калды. Сүгенү сүзләрен, аларга ишеттермәс өчен, яңгыр йотты.
Баласына бер яшь тулганда башланды бу мәшхәр. Алмаштырып куйгандай иттеләр аның Иреген. Югыйсә, тормышлары бер дигән – Ирекнең әти-әнисе калдырган зур, шәп йортта яшиләр. Олылар үзләре яңа коттеджга күчтеләр. Илһамия авыл кызы – бакчасын үстерә, ашарга пешерә, өе җыелган, баласы каралган. Монда килен булып төшүгә күршеләре белән тиз дуслашты ачык күңелле кыз. Ут күршесе булган Зина белән бигрәк якынайды. Кибеттә эшләүче ханым бөтен район яңалыкларын белә, аларны кызык итеп сөйли. Илһамияне дә яшәргә өйрәтә әле.
– Син чамала, кызый. Ирек шук ул! Ә аның тирәсендә бөтерелгән хатын-кызлар ут белән бер. Җебеп утырма, алып китмәсеннәр! Әнә, минем Сашокны алып китте бит бер үзбәк хатыны! Алар оятсыз халык икән – кайда, ничек һәм кемгә җайлашырга дип карап кына йөриләр. Шап итеп балага узган да куйган. Ә минем балам юк! Сашокны муенчаклады да шәһәргә алып китте. Сашканың шәһәрдә фатиры бар. Инде өченчесен табарга йөри, ди. Вәт! Ирек – бай малае, рәхәттә, иркә булып үсте.
...Илһамия, Зинаның капкасындагы кыңгырауга басты.
– Без идек, – дип тавыш бирде ул, хуҗабикәнең, кем бар дигән соравына каршы, читенсенеп кенә.
– Кем булсын инде бу вакытта, сез кәнишне! Нәрсә, сагындыңмы әллә апаеңны? Иртүк күрешкән көе бит инде! Әйдәгез, әйдә! – дип сайрады ул. Илһамия белә – ул сүзләрендә бер тамчы да ачулану юк. Болай гына сөйли. Исән генә булсын – бик киң күңелле, кеше хәленә керә белә торган, ә иң мөһиме – сер саклый Зина!
Җәйге таң иртә беленде. Таңга барыбер – кеше өендә каршылыйлармы аны, ир куенындамы – ул барыбыр ата. Илһамия улын имезеп кабат йокларга салды. Сабый, төшендә дә иреннәрен мимылдатып ими суырган сыман итә, әле елмая, әле чыраен сытып куя.
– Нинди төшләр керә сиңа, балам? Әтиең бик холыксыз булып чыкты, нишләпләр бетәрбез икән? – дип күз яшьләрен сөртте яшь хатын.
– Син, дускаем, үзең белән үзең сөйләшәсең түгелме соң? Җә, җитте! Елап җибәр тагын менә монда! Торып бетерә алмыйсың! Шушы керәшен хатыны әйтте диярсең! Аерыл да кит! Бер баланы ридикюл сыман асып та үстереп була. Андый мужик буламыни? Өйдә хатынына көн күрсәтми, кеше алдында бохар мәчесе сыман! Икейөзле ул! Шакшы!
Зина, Ирекне күрә алмый иде. Чөнки, калебен белә. Күрше булдылар бит! Җитмәсә бер сыйныфта укыдылар. Малай чактан астыртын иде, мәктәптә укытучыларга ялагайланды, әләк белән ярый белде. Әтисе район башлыгы урынбасары булгач, уку җиңел бирелде, юридик факультетта җырлап кына укып чыкты. Адвокат эшен әтисе алдан хәстәрләп, әзерләп куйган иде инде. Искесен лаеклы ялга озаттылар да шул урынга менеп тә утырды. Ирек чибәр иде, күп кызларны елатты. Район үзәгенә эш белән килүче күп матурлар аның аша уздылар. Илһамия, башка районнан килгән яшь белгеч, беркатлы авыл кызы – тәҗрибәсезлеге аркасында аның ятмәсенә эләкте. Әллә кем булып, кешене түбәнсетеп тилмертә хәзер хатынын, хәсис!
– Мин тагын авырга калдым шул, бала имезгәч узмам дип уйлаган идем, – диде Илһамия пышылдап кына.
– Балага узу шәп нәрсә инде ул! Ирең беләме соң?
– Юк, әйтмәдем әле. Бүген әйтермен дигән идем, җае чыкмады. Иртән айный ул, аннан әйбәтәнә. Эше боза аны. Гел сыйларга гына торалар бит.
Илһамия, Ирекне алырга килгән машина кузгалып киткәч кенә өенә керде.
Ирек, чыннан да, аек кайтты. Берни булмагандай хатынын кочаклап алды.
– Син иртән, мин уянганда кайда идең? – дип астыртын елмайды, Илһамиянең Зинада төн үткәргәнен төгәл белсә дә.
– Үзең бит...
– Йә, ярар. Була инде ул. Ни, ял көненә кунакка чакырдылар. Баланы дустыңа калдырырсың. Бармый булмый, кирәкле, зур кешеләр табыны.
– Ирек, мин тагын авырга уздым. Ике айлык инде.
Ирекнең йөзен кара болыт каплады:
– Кабат бала бугына батарга?! Бала ташып кем уңган хәзерге заманда? Әле монысына ике тулмаган! Әзрәк сакланырга кирәк иде, хатын-кыз бит син! Аңладыңмы?
Аңлады! Илһамия, йөрәк астында яралган җан җимешен үтертергә тиеш булып чыга! Юк, андый эшкә бармаячак ул! Үзе ялгыз үсте, әнисенең ялгышын кабатламаячак! Ул да бит, икенче баласын төшергәч, кабат әни була алмаган. Гел шуны әйтте, кызым, бер бала белән калма, күп итеп алып кайт, үсәләр алар, диде. Тик, оныгын күрә алмый китте шул әти-әнисе. Алар вафатыннан соң ике айдан уллары туды. Ире ул мәлләрдә бик игътибарлы, акыллы зат булып күренде. Җирләү эшләрен оештырды, тынычландырды. Авыл халкы, җеназа вакытында Ирекнең акыллы нотык сөйләвен авыз ачып тыңлаган иде. “Илһамиянең бәхете булган! Менә дигән егетне эләктергән!” – диештеләр.
Әйбәт иде шул ул. Илһамия район прокуратурасына хисапчы булып урнашуга Ирек белән танышты. Очрашып йөргәндә бүләкләр ташыды егет. Матур итеп өйләнештеләр. Дөрес, иренең әти-әнисеннән төртмә сүзләр ишеткәләде, әмма уздырып җибәрә белде. Югары белемгә ия булып, ару эшләрдә эшләгән, байлыкка табынып яшәгән гаиләдә ул чит кош иде. Дөрес, кыз да төшеп калмаган – юристлар, адвокатлар арасында хисапчы булып эшли. Ә бит Ирек белән бер дигән итеп яшәп киттеләр алар! Илһамия чибәр – зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле, матур буй сынга ия кыз, өстәвенә итагатьле! Утызга җитеп килгән, инде гаиләсен булдырырга кирәклеген аңлаган Ирек шуңа яратты инде аны. Башкалар сыман әрсез түгел, байлыкка исе китми.
...Менә бер ел инде, әллә нишләде Ирек! Кара мәче узды диюләре шулай була микәнни? Кочмый, үпми – үз эшен эшли дә борылып ята. Кайтмый калган төннәре дә булды. Эче пошып, коты чыгып эзләде ул ирен баштарак! Ләкин, телефоны сүнгән була иде. “Мин командировкада йөрим!” – дигәч ышанды.
Илһамия, кичне чак көтеп җиткерде. Янә Зинаны күреп сөйләшергә кирәк иде!
– Мин китәм, - диде Илһамия еламсырап. – Ирек белән яшәп булмасын аңладым! Үлмәм әле, үстерермен балаларымны! Авылдагы йортыма китәм. Ике ел буш тора бит инде. Әниләремнең рухы шатланыр ичмасам. Баламны тапмаска кушкач бигрәк гайрәтем чикте. Эчеп кайтса күзенә җен булып күренәм бугай. Алда тагын ниләр булыр дип куркып яшәгәнче...
– Дускаем! Китмә, димим. Инде соңгы серне ачам сиңа – Ирегеңнең сөяркәсе бар! Үзе белән бергә эшли торган хөкемдар Эльза. Алар гел бергә – син генә аерым. Әниләренә әйткән, Илһамиягә өйләнеп ялгыштым, ни нәселе юк, ни байлыгы, дигән. Бала үстерә-үстерә иреңә ярап яшәргә тырышасың, ә аларга кызык кирәк.
Шушы ачыш ярдәм итте Илһамиягә! Ирен шаккатырып җыенды да чыгып китте. Аркасына әйберләре тутырылган биштәрен асты, куенына баласын салды. Таксига чыгып утыргач, бөтен батырлыгын җыеп Иреккә кычкырды:
– Кадеремне белмәдең! Бөтен рәхәтең минем белән китсен! – диде.
Суга караган сыман әйтте ул сүзләрне Илһамия. Каргап түгел, рәнҗеп, гаҗизләнеп кычкырды.
...Илһамия, авылына кайтып йортын ачып керде. Туган тиешле кешеләре ярдәмендә өйне чистартып чыгардылар. Яшәр өчен бар уңайлыклары булган кадерле йортның тәрәзәләрендә кабат утлар кабынды. Эше дә булды! Олы юл янәшәсенә зур кунакханә салып куйганнар иде – шунда урнашты. Баласына ике яшь тулуга яслегә бирде. Ирек бер кайтып күренде әле. Машинасына хатынының кием-салымын, баласына кирәк-ярак тутырган иде. Инде шактый түгәрәкләнгән Илһамиягә карап торды да, башын чайкап машинасына кереп утырды. Хатын, ире күздән югалуга рәхәтләнеп елады. Күңелендә аңлатып булмый торган яңа хис
- Ирексез иреккә чыгу җиңеллеген тойды.
...Көз җиткәч, Ирек, сөяркәсе һәм бер бай дусты белән ял итәргә киткән җиреннән кайта алмады. Берничә кешелек шәхси очкыч шартлап, барысы да һәлак булганнар дигән хәбәр бөтен илне тетрәтте ул вакытта. Җәсәдләре дә калмаган, чөнки очкыч диңгез өстеннән очканда шартлаган...
Самолет шартлавын ишетсә дә анда Ирек булгандыр дип башына да килмәде Илһамиянең! Ире белән бернинди элемтәсе калмаган иде. Инде икенче улын дөньяга тудырып өенә чыккач, кайнанасы шалтыратты:
– Син китмәгән булсаң исән кала иде! Син гаепле! – дип йөрәк авазлары белән кычкырды ул.
– Әни! Мине гаепләмә! Язмыш дигән нәрсә бар әле! – дип йомшак кына аңлатырга маташты Илһамия. Бераз икеләнеп торгач төп яңалыкны әйтергә батырчылык итте:
– Сезнең тагын бер оныгыгыз туды! Тагын бер малай алып кайттым!
Улларын югалту ачысын, шул оныкларын сөеп бераз басылачакларын, ул вакытта кайнана уйламый иде әле...
Фәридә Ибраһим.
Фото: freepik.com
Комментарийлар