Үткән тормышы һаман күз алдыннан китми иде аның. Менә хәзер дә шуларны искә алып утырган вакыты... Эх, язмыш-язмыш... “Адәм баласын кайларга гына алып бармый, ниләр генә эшләтми”, – дип уйлап куйды Ралинә.
Ралинә гаиләдә төпчек кыз. Аңа 16 яшь булганда, ул авылларына кунакка кайтып йөри торган Әлмәт егете Азат белән танышты. Егеткә ул чакта 17 яшь иде.
Беренче күрешүләре болайрак үтте: кыз дуслары белән авыл клубына күңел ачарга килде, алар озак кына биеделәр, серләштеләр һәм шул чакта клуб ишеген яшь, таза бәдәнле, күзләрендә ут уйнап торган егетләр ачып керде. Шәһәрдән кайткан егетләр икән! Бер почмакка җыелып, чикылдашып торган кызлар аларны күзли дә башлады. Егетләр дә озак көттермәде, ошаган кызларын өйләренә озатырга ашыкты. Ралинә үзен горур тотарга тырышты, алар ягына борылып та карамады. Кинәт, аның җилкәсенә кемдер оялып кына кулын куйды. Кыз куркуыннан сискәнеп китте һәм артына борылды. Ә анда озын буйлы, диңгез сыман зәңгәр күзле, кап-кара чәчле егет басып тора. Ралинәнең оялудан бит очлары кызарды, ул күзләрен яшерергә тырышты, әмма егеткә каршы килмәде, үзен озатырга ризалык бирде.
Менә шулайрак башланып китте Азат һәм Ралинәнең мәхәббәт тарихы. Бер-ике күрешүдән соң, алар бер-берсенә башларын югалткандай гашыйк булдылар. Ралинә һәр җирдә үзен сәер тотты: мәктәптә бүтәннәргә, хәтта иптәш кызларына да игътибар итмәде, өйгә кайткач та хыял канатларында очты. Әти-әнисе дә үз динендәге, тәрбияле егет белән йөргәненә бик шатландылар, аларның юлларында киртә булмадылар. Әмма, кечкенә генә каршылык бар иде, алар айга өч тапкыр гына күрешәләр, Азат шәһәрдә яшәгәнлектән, ял көннәрендә генә авылга кайта ала. Ләкин чын мәхәббәтне бу куркытмый иде. Киресенчә, алар бер-берсен зарыгып көтеп алалар. Ямьле җәй көннәрендә Ашыт елгасында бергә су коеналар, ә кояш азрак сүрелә төшкәч, Ташлы тау итәгеннән, кып-кызыл булып пешкән җир җиләге җыярга баралар. Йолдызлы төннәрдә, хуш исле үләннәргә ятып, иксез-чиксез күккә сокланып, алдагы бәхетле көннәре турында уйланалар. Ә кышның чатнама салкыннарына да карамыйча, алар икәүләшеп чана, чаңгыда шуалар. Тып-тын авыл урамында бер-берсен карга батырып уйныйлар.
Беркөнне Азат Ралинә янына бик моңсу гына килде. Кызга кесәсеннән повесткасын чыгарды. Ралинә ни әйтергә дә, нәрсә эшләргә дә белмичә, берничә минут шушы кәгазь кисәгенә карап торды. Азат аның кулларын тоткач кына, бераз тынычланып, үз дөньясына кайтты. Ралинә яшьле күзләре белән сөйгәненең кочагына чумды һәм шыпырт кына елавын дәвам итте...
– Мин сине көтәчәкмен, Азат! Исән-сау гына әйләнеп кайт, зинһар, – дип аңа эндәште.
– Әлбәттә, җаным, әлбәттә. Барысы да яхшы булыр! Сине югалтсам, үземне беркайчан да кичермиячәкмен! – дип кызны тагын да ныграк кочаклады...
Бу төнне алар табигать кочагында йолдызлар санап үткәрдел. Ике яшь гашыйк йөрәкнең бер-берсен беркая да җибәрәсе килми иде...
Икенче көнне Азатны Әлмәттән поезд алып китте. Шушы көннән башлап, кыз үзен бик ялгыз хис итте. Чын-чынлап укуына кереште, тегү белән шөгыльләнә башлады, акрынлап кына үзенә бирнәгә кирәкле әйберләрне хәстәрли башлады. Һәрдаим сөйгәненнән хат яисә шалтырату көтте.
Көннәр, айлар бик озак узды. Хатлар еш килмәсә дә, берән-сәрән булып торды. Беркөнне хат Азат исеменнән түгел, ә ниндидер урыс егетеннән килде. Ралинә моңа бик аптырады, йөрәге нәрсәдер сизгәндәй, тиз-тиз тибә башлады. Акрын гына конвертны ачты, андагы язылган сүзләрне укыганда, күз яше бәреп чыкты. Хатта: “Здравстуйте, Ралина. Это Игнат. Хочу сообщить вам плохую новость. Во время исполнения интернационального долга в Афганистане, ваш Азат попал в перестрелку и, получив тяжелое ранение, умер...”
Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай яңгырады. Ралинәнең ничә еллар буе төзегән хыяллары чәлпәрәмә килеп коелды. Күзендәге яшьләр елга булып акты. Язгы ташу вакытындагы елга сыман... Нигә болай булды? Кем гаепле? Кемнәрнең каргышлары төште икән? Бу сораулар кызны тагын да каты борчылырга мәҗбүр итте.
Айлар-еллар үтте. Ралинә тәмам үзенә бикләнде. Үзе янына берәүне дә якын китертмәде. Әти-әнисе дә бик борчылды, кызларының ялгыз калуыннан бик курка иде алар. Кызны гына бу сорау бөтенләй дә борчымады. Укуын тәмамлагач, Ралинә шәһәргә эшкә китте. Аны яңа ачылган кечкенә генә кафега хисапчы итеп алдылар. Хуҗасы – Руслан исемле керәшен егете бик яхшы кеше булып чыкты. Ралинәнең нинди кыенлыклар аша үткәнен белгәч, егетнең аңа булган хөрмәт хисләре тагын да артты. Ә бу хисләр көннәр узган саен мәхәббәткә әйләнә башлады.
Ралинәнең дә төшенкелеккә бирелеп утырырга вакыты калмый башлады, ул үзенә карата игътибарлырак булырга тырышты. Эшендә дә үзен һәрчак үрнәк итеп күрсәтте. Үткәннәрнең ачы ярасы акрын гына ябыла башлады. Әмма беренче мәхәббәте аның йөрәге түренә мәңгелеккә кереп урнашкан иде.
Бер ел эшләгәннән соң, Руслан Ралинәгә тәкъдим ясады. Кыз баштарак каршы килсә дә, соңыннан, әти-әнисе үгетләгәнгәме, ялгыз калудан курыккангамы, ризалашты. Туй үткәреп тормадылар, ике як туганнар җыелышып кына никах укыттылар.
Русланга Себердә эш тәкъдим иткәнлектән, озак та үтми шунда күченделәр. Барысы да үз җаена барды, Ралинә бәби алып кайтты. Һәрвакыт туган якларына кайтып йөрделәр, Руслан бөтенләе белән ислам динен кабул итте. Ралинә дә Русланга карата ниндидер яшерен хисләр кичерә башлады. Ул аңа бик рәхмәтле иде.
Тормыш тәгәрмәче үз җаена тәгәрәде дә тәгәрәде. Ралинә белән Русланның балалары олы тормышка аяк басарга әзерләнә. Олысы – Йолдыз, ә кечесе – Азамат. Бүген Йолдыз әти-әнисен ресторанга йөргән егете белән таныштырырга чакырды. Егете Әлмәт шәһәренеке, институтта укыганда танышканнар. Ралинә белән Руслан бик шатланып ризалашты һәм кызлары чакырган урынга киттеләр. Аларны анда Йолдыз белән Айрат инде көтеп утыра иде инде. Ралинә кызының егетен күргәч, басып торган җиреннән егылып китә язды. Айрат нәкъ Азатка охшаган иде: зәңгәр күзләр, озын буй, коңгырт кара чәчләр... Әмма Ралинә моны бүтәннәргә әйтергә ашыкмады, ашаган җиреннән егетне күзәтеп утырды. Айрат бик җор телле, аралашучан булып чыкты. Руслан ата-анасы турында сораштыра башлагач, аның никтер кәефе китте һәм ул моңсу гына:
– Әнием Вәсилә исемле, табиб булып эшли, ә әтием, әтием узган ел бакыйлыкка күчте, аның исеме Азат иде... – диде.
Ралинә үз колакларына ышана алмады, кулыннан кашыгы төшеп китте, йөрәге дөп-дөп типте. Айрат сөйләвен дәвам итте.
– Әти бик яхшы кеше иде. Армиядә вакытта аны Әфган сугышына җибәрәләр, ул анда бик нык яраланган булган, аны көч хәлгә коткарып калганнар. Әнием белән дә шунда танышкан. Әни аны ничә айлар комада ятканнан соң терелткән, – диде Айрат.
Ә Ралинә үз алдына: “Язмышлардан узмышлар юк, эх язмыш... Менә нинди бүләк әзерләп куйгансың бит син миңа”, – дип уйлап куйды.
Алсу Касыймова.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Комментарийлар