Бирсә бирә икән Аллаһы Тәгалә адәм баласына сынавын да, шул авырлыкларны күтәрә алырлык сабырлыкны да кызганмыйча бүлә икән... 98 яшен тутырган ак әби белән күз карашым очрашкач "Татар хатыны ниләр күрми?" дигән уйлар биләп ала. Ә ул яшь кызлар кебек әле тыйнак кына көлеп ала, әле буразна-буразна булып сузылган җыерчыклы битләреннән күз яшьләрен сөртә! Аллаһы Тәгалә бәхетен дә, хәсрәтен дә кызганмаган Зөлхия әбиебездән. Соңгысы бигрәк тә: әтисез үскән балачак еллары дисеңме, сугыш елларында тимер трактор артында узган яшьлек еллары... беркайчан да "әти" сүзен әйтә алмаган кечкенә кызчык тормышка чыгып, 6 балага гомер биргән ананың балалар югалту хәсрәте дисеңме, тормыш терәге - ирен югалту.... тик бу сынаулар аны сынатмый, киресенчә көчле рухлы итә....
Ирем ягыннан карт әбиебез Зөлхия әби Яшел Үзән районы Түбән Урысбага авылында 1926 елда дөняга килгән. Әнисе Хәеркамал белән әтисе Заһирның мәхәббәт җимеше булып туса да, аларның сөю-назларына төренеп үсү насыйп булмый сабыйга. Кечкенә Зөлхиягә бер яшьтә җиде ай булганда әтисе авырып китә, озак та тормый кечкенә кызчыкны ятим итеп бу дөньядан китеп тә бара. Зөя күперен төзегәндә Заһир үпкәсенә салкын тидергән була. "Әти" сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган сабый, әтисен фоторәсем һәм әнисенең сөйләүләре буенча гына күзаллый. Әтисе авырый башлагач та, балага чир йокмасын дип куркып, Зөлхияне кулына да ала алмыйча китеп барган ата кеше. "Эх! Туйганчы сөя, туйганчы ярата алмадым кызымны." – дия торган булган әтисе. Тол калгач Хәеркамал кайната белән кайнана йортыннан үз нигезенә кайтып китә. Анда да колач җәеп каршы алмыйлар бала белән ананы. Әти-әнисеннән кала, абыйсының гаиләсе белән бер түбә астында яшәргә туры килә аларга.
- Берниичә тапкыр димләп карасалар да, икенче тапкыр кияүгә чыкмады әни. Әтигә тугры булып яшәде, - ди Зөлхия әби. - Аннары кияүгә чыгу турында уйларга да вакыты да ул түгел иде бит. Көн-төн эштә. Ул миңа әни дә, әти дә булды. Ул булганда ятимлек хисен тоймадым мин. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач гына дөнья авырлыклары авылның һәр йортына бәреп керде. Бер-бер артлы авылдан ирләр фронтка китә торды. Ә без яшь кызларның колхоз эшеннән башыбыз чыкмады. Сугыш кырында ирләр корал тотып дошманга каршы көрәшсә, без дә тылда көрәштек. Сугыш башланган көндә балалыктан чыктык, телисеңме-юкмы без олыгаерга мәҗбүр булдык. Тормыш йөген тарту, хатын-кыз, карт-корыга, безгә калды. Бервакыт Кайбыч урманында окоп казырга авылдагы һәр йорттан кеше җыя башладылар. Әнкәй белән безгә да чират җитте. Бу кызыгыз бик яшь күренә, дип мине окоп казырга алмадылар. Ябык булганмындыр инде. Кызганганнардыр. Авылга кире кайтып киттем. Ә әни окоп казып калды. Тик бер михнәттән арындым дип уйласам да, мине икенчесе сагалап торган икән. Албаба тимер юл станциясенә арба белән ком ташырга җибәрделәр. Җиңел булмады билгеле. Көне буе арба тартып, кулларымның хәле калмас иде. Кич кунарга фатирларга кайта идек. Бер фатирда 10 кеше. Киемнәрне киптерү, юыну дисеңме - үзе бер газап. Мондагы эш бетеп өлгермәде, урман кисәргә Лаешка җибәрделәр. Ничек түзгән, ничек чыдаган дим. Уйласам, ул арганлыкларны хәзер дә кул иңбашлары тойгандай була, - ди Зөлхия әбиебез сугыш елларын искә алып.
Авылга кайтып төшсә, колхоз рәисе аны күрше Норлат авылына тракторга укырга җибәрә. Юк дип әйтеп булмый, хәер, сораучы да булмаган алардан. Нурания исемле кыз белән алты ай укыганнан соң, бер тәҗрибәсез көе басуга эшкә чыгып китә батыр кыз. Биш ел тракторда эшләргә мәҗбүр була ул. Яздан башлап кара көзгә кадәр кырда эшләсә, кышкы айларда - трактор ремонтлауда.
Комментарийлар
2
0
Безнен дэ шэгэрдэ бер эби бер кон дэ улын киленен хэм ике оныгын жирлэде. Бердэнбер улы иде . Ничек тузде микэн анын йорэге, ничек тузде микэн жаны. Арвахларнын жаннары Фирдус бакчаларында булсын, исэннэр сау- сэлэмэт Аллах ярдэме белэн
0
0
2
0
Их!!! Авыр шул авыр бала жирлэве миндэ 9 ай эчендэ 2 малаемны жирлэдем, иремне. Моны уз башыгнан уткэргэн кеше генэ белэ. Курмэгэннэргэ ходай язмасын бу авыр кайгыларны
0
0