16+

Сукыр егетне күрде дә, йөрәге кысылып куйды, әллә кызганды, әллә...?

Таныш булмаган номердан инде әллә ничә тапкыр шалтыратканнарын күрсә дә, үзе шалтыратырга ашыкмады Илгиз. «Бетмәс монда банклар да операторлар», – дип куйды.

Сукыр егетне күрде дә, йөрәге кысылып куйды, әллә кызганды, әллә...?

Таныш булмаган номердан инде әллә ничә тапкыр шалтыратканнарын күрсә дә, үзе шалтыратырга ашыкмады Илгиз. «Бетмәс монда банклар да операторлар», – дип куйды.

Соңгы арада аеруча теңкәгә тия әлеге зәхмәтләр. Барысына да акча кирәк. Ә акчаны наив клиентлар китерә инде аларга. Аның кебек. Әле күптән түгел генә бурыч чокырыннан котылган ир соңгы арада бик сак булырга тырыша иде.
Телефон янә бызылдый башлады. Шул ук номер. Теләр-теләмәс кенә яшел тамгага басты:
– Тыңлыйм, ие.
– Сәлам, Илгиз... – диде телефонның теге ягындагы хатын-кыз тавышы. – Мин сукырайдым. 

Тонык кына, күңелнең әллә кайдагы тирән чоңгылыннан ишетелгән кебек булды ул. 
– Кем бу? – ир тавыш иясен искә төшерә алмый торды. Таныш та кебек үзе.
– Мин бу, Илгиз. Сәмәрә.
Икәве дә беркавым тын тордылар. «Сукыр тавыкка бар да бодай». Ир башында әллә каян килеп кергән сүзләр әйләнә башлады. «Сукыр тавыкка бар да бодай». 
– Сукырайдым менә. Мин дә.
– Күптәнме? – иргә, ниһаять, Сәмәрәнең сүзләре бөтен ачыклыгы, бөтен фаҗигасе белән барып җитте. – Ни булды?
– Бер ел була инде. Ни булганын һаман төгәл генә әйтә алмадылар. Нәсел чиредер дип баралар.

Ир ни дип әйтергә дә белми торды. Ел ярымнан артык аралашмагач, сүз сүзгә ялганмый икән ул. Хәер, баштарак та шулай иде инде алар. Илгиз үзен йә йомышчы малай, йә «икеле» алган укучы кебегрәк сизә иде дә, аралашмый башлый иделәр, аннары тагын Сәмәрәнең берәр эше килеп чыга да шалтырата иде.

Ярдәм сораган кешегә «юк» дип әйтә белми шул, тагын сөйләшеп китәләр. Ел ярым элек бу «Кондырлы кодачасы» кебек көйсез хатынның телефон номерын бетереп куйган иде ир. «Айт» дигәнгә «тайт» дип торган ирләрне яратмыйм мин, Илгиз. Артык йомшак син. Ир булса, карашы белән җиргә сеңдерә торган булсын ул, аның тирәсендә бөтерелеп йөрисе килсен. Ә болай... Хатын-кыз тирәсендә бөтерелгән ирдән хатыннар исе килә кебек», – дигән иде Сәмәрә. Берәр ел вак-төяк йомышлары белән йөртте-йөртте дә, шулай дигән иде. 

Хатыны киткәннән соң ялгызлыктан, ялгызлыктан да битәр кеше сүзеннән тилмергән ирнең, Сәмәрәне булачак хатыны итеп күреп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуын бәяләмәде ул. Беренче хатынына игътибары җитмәгән иде – эш-эш дип чапты. Ул эш дип чапкан арада, назга-иркәләүгә сусаган чибәр хатыны башка берәүнең куен җылысын татыган булып чыкты.

Ул хакта белү белән, бер сумка киемнәрен генә җыйнады да чыгып китте Илгиз. Яңарак кына төзеп кергән зур йортны балалары белән балаларның анасына калдырды. (Шул көннән бирле элеккеге хатынын шулай атап йөртә ул). Насыйбым килеп чыгып өйләнсәм, ул хатаны кабатламас идем, дип сүз биргән ир икенче чиккә авышкан икән. Бәяләнми икән ул эт кебек тугрылык, яхшылыгыңны йомшаклык дип уйлый да җилкәңә менеп утыра икән ул хатын-кыз.

Яшен тизлегендә үткән әлеге уйларны бүлеп, телефонның икенче ягыннан таныш сүзләр ишетелде:
– Миңа синең ярдәмең кирәк иде, Илгиз.
***
– Тормыш ул – тычканнар чабышы! Туйдым мин бу ыгы-зыгыдан. Музыка укытучысы өчен артык тупас дөнья бу. Ярый әле син бар, – Илгиз алып килгән итләрне туңдыргычка тутыра-тутыра, Сәмәрә эчен бушатып алды. – Музыка белән кеше рухын дәвалау шулай түбән бәяләнә икән, кая барып чыгар бу дөнья?! Котчыкмалы гаделсез бүленеш.

– Музыка – эш түгел инде ул, ие. Менә минем кебек көне-төне мал табып, аны урнаштырып, әлсерәп-этләшеп яшәмәгәч, биргәненә шөкер итәргә кирәк, ие. Күбрәк акча кирәк булса, башка эш эзлисең инде ул. Әйдә, минем бер кибеткә сатучы кирәк, бармыйсыңмы?
Сәмәрәнең зур зәңгәр күзләре тагын да зураебрак ачылды. Ул көләргәме-юкмы икән, дигәндәй иргә карап торды да:
– «Деревня!» – дип юкка әйтмиләрдер шул кайберәүләргә. Син миңа, югары белемле музыка укытучысына, ит, суган сатарга кушмакчымы? Үз акылыңдамы син? – дип куйды. Әле генә мөлаем тоелган йөзе усалланып, ямьсезләнеп китте, тавышы, эчке ярсудан булса кирәк, калтырап куйды.

– Нәрсә әйттем соң әле мин сиңа ул кадәр? – Илгиз чибәр танышының еш кына шулай эреләнеп китүенә тәки ияләнә алмый иде. Теләсә кайсы эшкә алына-алына, инде менә сату-алу эшенә кереп киткән ир эшне файда ягыннан бүлә: яшәргә җитәрлек акча бирми икән, ул һөнәреңне акчалыга алыштыруның ние бар?! Җырлыйсың килсә, өйдә дә җырлап була инде ул, мәҗлесләрдә дә җырларга була. 

– Менә син юкка гына ачуланасың, Сәмәрә, ие, – ир ачуланышырга теләми иде. – Үзең әйтәсең ич акчасы аз дип, ие. Шаярып әйтәм ич инде мин. Эчемдәге – тышымда икәнлекне беләсең ич, ие.
– Әйе, әйе! – Сәмәрә ирнең вакыт-вакыт «ие»ләп сөйләшә башлавына ияләнсә дә, үчекләп кабатламый калмады. – Сезнең эш – эш тә, минеке – юкмы? Оста икән сез, ә! Юк инде, җаным, Кесарю – Кесарево! Мине алай түбән бәяләмә!

Хатынның шулай, шырпы төртүгә, гөлт итеп кабынган кипкән үлән кебек кабынып китүен өнәми ир. Һәрвакыт шулай бит. Син аңа яхшылык теләп булышмакчы буласың, ул әллә кай якларга борып җибәрә.
– Төрлеләр без, Сәмәрә, ие, – дип авыр сулап куйды ир.
– Төрлеләр шул...

Аларның тынып калуын гына көткән сыман, аш бүлмәсенең ишегендә Рим күренде. Тумыштан сукыр бу үсмер егет һәрвакыт шулай, бер җиргә дә бәрелми-сугылмый, әкрен генә килеп чыга да сискәндереп җибәрә.
– Ашыйк әле, әни.
– Хәзер, улым.

Рим ир ягына карап баш какты да (күрде, диярсең!) үзенең урынына килеп утырды:
– Илгиз абый, ал да гөлме?
– Ал да гөл, артта чәчәк, – дип көлемсерәде ир. – Үзең ничек? Укулар барамы?
– Бармый карасын!
– Аллага шөкер алайса, ие?

Ярата иде Илгиз бу егетне. Әллә ниләр белән кызыксына. Күрмәүчеләр өчен булган бөтен программаларны өйрәнеп бетергән бугай – телефоннан да сөйләшә, бер көллияттә укып та йөри, җырлар да яза.
– Хәлләр шөкер,
Җилкәм чокыр, 
Кабыргам киң,
Мин кемнән ким? – дип такмаклап җавап бирде Рим.
– Менәтерәк! Әллә ниләр беләсең син. Шулай булсын, маладис, энекәш.

Ул арада Сәмәрә икәвенең дә алдына ашлы тәлинкә куйды.
– И әни, тагын суган тутырдыңмы? – дип борынын җыерыбрак куйды Рим. – Юри, күп ашамасын дисеңме? Тазарыбрак киткәнменмени?
– Карале, шуны сизәсең, ие? – Илгиз егеткә шаккатып карады. Озынча ак йөзле Рим күзләрен кара күзлек артына яшергән, йөзендә беркайчан да югалмый торган елмаю. Күпме килә инде аларга, әле беркайчан төмсә чагын күргәне юк.
– Әнекәчкәем, сиңа дигәнен аерым пешерәсе идем бит, онытылып киткәнмен, улым. Хәзер, хәзер... 

Сәмәрә тиз генә улы каршына телемләп киселгән кыяр-помидор куйды, туңдыргычтан нидер алды, җылытты. Аның шулай әвәрә килгәнен күргән Илгизгә яңарак кына канына тоз салып алган бу нәзберек хатын тагын якын булып китте. Бала җанлы кеше әшәке була алмый ул. 

Үз балаларының әтисез үсүләренә бәгыре телгәләнгән ир өчен балаҗанлылык бик зур нәрсә иде. Әллә шуңа ул Сәмәрәнең тора салып кызып китүләренә дә, вакыт-вакыт аны санга сукмаган шикелле итеп сөйләшүләренә дә күз йомарга тырышты. Уңган-булган, тәмле пешерә, өе чиста. Теләгәндә тәмле телле дә була белә. Ие, ул укыган, аңардан белемлерәк, культурныйрак инде, нишләтәсең. Хатын ирдән бераз арттарак булсын да бит, каян табасың әле аны, үзеңә кыл туры килгәнне? Шулайрак фикер йөртте Илгиз. Ярты ел таныш булуларына карамастан, хатынның үзенә артык якын китерергә ашыкмавына да түзде. Теләсә кем белән ихахайлап, түшәк бүлешеп йөрмәячәк, дөрес эшли. Авызы пешкән, хәзер салкын ашны да өреп каба. 

– Никах укыткач та өлгерербез, – диде Сәмәрә бер тапкыр, ир нәфесен йөгәнли алмыйча, кочарга үрелгәч. 
Башка андый хәл кабатланмады. Өлгерерләр...
***
– Әгәр кеше сине вак-төяк белән дә шатландырырга тырыша икән, синең дә аңа шундый ук яхшылык эшлисең килә. Кулыңа бер груша эләкте ди, мәсәлән, син аны яраткан кешеңә алып кайтасың, ие. Ул аны синең белән бүлешәсен беләсең. Аңа да приятно, сиңа да, ие.
– Бүлешмәсә? Үзе генә ашап бетерсә?
– Булсын. Син барыбер яраткан кешеңне шатландыруың белән бәхетле. 
– Сәер син, Илгиз. Башка планетадан төшкән диярсең.
– Миңа шулай сөендерү ошый. 

– Андый беркатлы булырга ярамый инде. Шуңа эшең дә алга китми синең. Гел алдыйлар үзеңне, ә син кабат-кабат ышанасың. Беркатлылык ... – Сәмәрә ниндидер сүз эзләп беркавым дәшми торды. – Ахмаклык дип кабул ителә ул хәзер.
– Үзем дә гаҗәпләнәм, ие. Нигә кеше бер-берсенә яхшылык кына эшләргә тырышмый икән ул, ие? Шулай яшәү җиңелрәк бит инде, ие.
– Кеше аерырга өйрәнергә вакыт, Илгиз. Яхшылыкны да бөтен кешегә кылырга ярамый. Уң яңагыңа суксалар, сулын куй, дигән сүз белән килешмим мин. Безнең заман кыргый этләр заманы: яңагыңа сугып кына калмаслар, өзгәләп үк атачаклар.
– Син шулай усаллан, башкалар шулай усаллансын, ие, кая барып чыгар соң бу дөнья?
– Сукыр тавыкка бар да бодай! – Сәмәрә артыгын әйтүен аңлап, шып туктап калды. Алар өендә табу кебек тыелган иде бу сүз. 
***
...Вибрациягә куелып, туктамый бызылдап торган телефонын бер алды кулына Илгиз, бер куйды. 
«Ярдәм кирәк» дигәч, Сәмәрәне ул әйткән җиргә илтеп куйды-куюын. Ярдәм сораган кешегә ничек «юк» дип әйтәсең?! Әйе, әниле-уллы икәвен дә кичә кара күзлектән күрү әллә ничек кенә булды. Кызгану идеме ул кичергән хисләр, кем белгән. Шулайрак кебек. Рим белән элеккечә ярым шаярып сөйләшсәләр дә, чибәр хатын белән сүзләр сүзгә бөтенләй дә берекмәде. Гадәттәгечә инде. Кичәдән бирле хатирәләр белән яшәгән ир авыр сулап куйды.
Телефонын алырга дип сузылган кулы үзеннән-үзе йомарланды да, ул ашыга-ашыга эшенә җыена башлады. 
Әллә үчекләп, әллә өзгәләнеп, гел бер сүзләрне кабатлый кебек иде бүген телефон: «Сукыр тавыкка бар да бодай...Сукыр тавыкка бар да бодай...».

Лилия Фәттахова.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading