1994 елның апрелендә, бергә яшәүләренә ун ел тулуны билгеләп үтәргә өч ай калганда, яшь гаиләнең аяз күген кара болыт каплый. Командировка алдыннан дусты Равилне машина төзәтергә алып китә. Сау-сәламәт килеш чыгып киткән ир ул көнне өенә үз аяклары белән кире әйләнеп кайта алмый. «КамАЗ» машинасының кузовы белән көпчәк арасында кысылып кала ул. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәч тә, Равилнең яшәү белән үлем арасында тартышуын күрә торып та, аны алып китәргә ашыкмыйлар. Хастаханәгә барып җиткәнче барыбер җан бирәчәк, янәсе. Янына җыелган ир-егетләр: «Ничек инде сулаганын күрә торып алып китмисез?» - дигәннән соң гына, аны 5 нче хастаханәгә илтәләр.
Гөлфия дә хастаханәгә китә. Анда иренә ярдәм күрсәтергә атлыгып тормауларын күреп аптырый ул. Соңыннан Равилне башка хастаханәгә озаталар. Анысында табиблар: «Равилнең берничә атна гомере калган, бик яхшылап карасаң, ике ел яшәр», - дип кисәтүләренә карамастан, хатын ышанычын җуймый. Ул үзенең соңгы вакытта күргән төшен искә төшерә. Урманга барганда, уллары бер бияләен кулыннан төшереп калдыра. Кире кайтканда, аны табып алалар. Димәк, Равил яшәргә тиеш, дип уйлый Гөлфия. Нинди генә экстрасенсларга мөрәҗәгать итми ул. Күбесенең акча өчен генә йөрүен аңлап ала. Табиблар Равилне, барыбер яши алмаячак, дип, өйләренә кайтарып җибәрәләр.
Әнә шул вакыттан бирле 21 ел инде Равил урын өстендә. 21 ел буе Гөлфия иренең янәшәсендә. Ул аны борыны аша куелган махсус көпшәдән тукландыра. Ничә еллар буе бер ноктага төбәлеп хәрәкәтсез яткан авыруны Гөлфиянең ничек тәрбияләгәнен күреп хәйран каласың. Җиләк-җимеш суларын да эчертә, яшелчәләрен дә ашата. Берничә ел элек аның йоклаганда хәрәкәтләнә, елмая башлаганын күрү дә аның өчен сөенеч булган.
«Ничек гомер буе беркая бармыйча авыру карап яшәргә була? Әти-әнисе дә карарга булышсын», - диючеләргә Гөлфия: «Равил минем улымның әтисе бит. Үсеп җиткәч, аның күзенә ничек карармын? Мин аны ташлап китәргә уйламадым да. Киләчәктә балам алдында намусым чиста булсын», - ди. Радик әтисенең авыру икәнен мәктәптәге иптәшләренә дә белгертми. Кайчагында шуклыгы аркасында, әнисенең: «Их, әтиең саусәламәт булса, кирәгеңне бирер иде синең», - дип ачулануына каршы: «Әгәр авырмаса, кыйнаса да, риза булыр идем әле», - ди торган була ул.
Комментарийлар