Кулымдагы кечкенә генә сурәттән искиткеч матур кыз карап тора. Ул бәхетле елмая. Чибәр кыз. Күпләрнең йөрәген яндыргандыр бу гүзәл. Бу - әниемнең сурәте.
- Әй, гомерләрнең үтүе! Әллә яшәдем дөньяда, әллә яшәмәдем дә инде? Кара инде, 90га якынлашып киләм бит! - ди әнием Кәүсәрия Калакова (Алимова). - Әти-әнинең икенче баласы...
Кулымдагы кечкенә генә сурәттән искиткеч матур кыз карап тора. Ул бәхетле елмая. Чибәр кыз. Күпләрнең йөрәген яндыргандыр бу гүзәл. Бу - әниемнең сурәте.
- Әй, гомерләрнең үтүе! Әллә яшәдем дөньяда, әллә яшәмәдем дә инде? Кара инде, 90га якынлашып киләм бит! - ди әнием Кәүсәрия Калакова (Алимова). - Әти-әнинең икенче баласы мин. Олысы - Хөснетдин, безнеңчә, Кысынтин. Мине әни кыш көне тапкан. Кыз туганга, әти дә, әни дә бик шатланганнар. Әти, гомумән, бик сабыр кеше иде. Минем аңардан беркайчан да авыр сүз ишеткәнем булмады. Шулай ук әнинең дә күңелен төшергәнен күргәнем булмады. Миннән соң Кәшаф, Минсирә, Минзия туган. Тормышның бар авырлыгы безнең җилкәләргә төште инде. Дүртенче классны бетергәч, әни мине мәктәпкә җибәрмәде. Әй, укыйсым килә иде дә бит! Бар дусларым мәктәпкә китәләр, ә мин, елап, артларыннан карап калам. Күпме ялынсам да, әни ризалашмады. Өйдә эш күп иде, әни берүзе өлгерә алмый. Әти гел эштә булды.
1941 елның җәе җитте. Бик матур килде ул җәй. Бар җирдә чут-чут итеп кошлар сайрый, болыннар чуп-чуар чәчәкләр белән капланган. Гөрләп игеннәр үсеп килә, печәннәр өлгергән. Авылда эшкә яраган бар халык печән өстендә. Шат җыр тавышлары, өздереп гармун уйнаулар! Халык кулында җил уйната! Үткен сүзләр, уен-көлке... Шул вакыт авыл ягыннан бер җайдак күренде. Ул, атын бик нык чаптырып, без эшләгән җиргә якынлаша башлады. Күңелләрдә шом уянды. Тузан туздырып, бар көченә атын чаптырып килгән кеше әти булып чыкты. Ул тирләгән-пешкән. Йөзе кап-кара булган. Йөрәкләр кысылып куйды. Аты да су эчендә.
- Ярман безгә каршы сугыш ачкан! Бар җирләрне бомбага тотып килә! - дип кычкырган сүзләре халыкны тораташтай катырды. Ничек инде? Ник сугыш? Кояш та караңгыланып китте. Тып-тын... Халык нишләргә белми, аптырап тора. Хатын-кыз, балалар елый башлады. Әле генә бәхет эчендә йөзгән болын өсте елау-сыктау белән күмелде. Бераздан бар халык айнып киткәндәй булды һәм ярсып эшкә тотынды...
Шул көннән китте солдат озату... Беренче китүчеләрне бөтен авыл белән озатып калдык. Әти дә китте. Өй эче дә буш һәм караңгыланып киткән иде.
Менә беренче хаты килде. Куллар калтырый, йөрәк сикерә. Әти үзенең исән-сау икәнлеген язган. Барыбыз да шатланып елыйбыз, һәрберебез хатны зур саклык белән тотып үбәбез. Әтинең куллары язган бит. Әти хатларын бик еш язып торды. Берзаман хатлар туктады. Авылга көн саен похоронкалар килә. Һәр йортка диярлек килде ул. Коточарлык хәл инде ул. Без куырылып китеп хат көтәбез. Ә хат юк та юк.
Кышкы салкын көн иде. Без урманга барырга чыктык. Кәшаф алданрак китте, ә мин соңрак чыктым. Карасам, егыла-сөрлегә сәләмә генә киенгән бер кеше чаба.
- Атаң кайта! Урманда әле! Кәшаф анда чапты! Сөенечкә нәрсә бирәсең? - дип кычкырды да безнең өйгә чапты.
Мин дә урманга чабам. Кәшаф чанасын бәреп калдырган. Шул вакыт урманнан шинель кигән кеше килеп чыкты да, тезләнеп, җиргә иелде. Бераздан, торып, авыл өстенә карап торды. Аннары тиз-тиз атлый башлады. Кәшаф, йөгереп барып, бу кешене кочаклап алды. Мин дә чабып җиттем: «Әтием! Әтием!» - дип кычкырып елап, әтигә менеп асылындым. Күзеннән аккан яшьләрен тыймый әти дә елый. Сыңар кулын муенына бәйләгән. Үзе шундый ябык. Исән кулы белән безне кочаклый, үзе һаман елый. Байтак вакыт шулай тордык елап. Тыелып кына булмый. Авыл ягыннан кешеләр чабыша башлады. Безне чорнап та алдылар. Барысы да елый-елый әти белән күрешәләр. Без әтигә ябышкан, беркем каерып ала торган түгел.
Өйдә әти үзенең ничек яраланганын сөйли башлады. Каты сугыш бара. Аты әледән-әле киреләнә, куркына. Тирә-як ут белән тулган. Шартлаулар колакларны тондыра, выж-выж пулялар оча. Безнекеләр сазлыкта. Әти көч-хәл белән снарядларны бушатып, куркудан күзләре акайган атны алып чыга башлый. Арбага менеп утыргач кына, ул кулының бик каты әрнүен тоя. Караса, бөтен җире канга буялып беткән. Әрнүгә чыдый торган түгел: бармаклары изелгән! Санбатта бер бармагын кисәләр, калганнарында өмет бар диләр. Шуннан госпиталь. Яралылар бик күп. Әтине район больницасына җибәрәләр.
Әти соңгы көннәренә кадәр колхозда эшләде.1982 елның апрелендә бик каты чирләде һәм августта күзләрен мәңгегә йомды, - диде дә әни, елап җибәрде.
Әйе, нәрсә генә күрмәгән халык ул елларда! Ә шулай да яхшы күңелле, бер-берсенә булышырга әзер булып торганнар, кайгыларын уртаклашканнар, бердәм булып, бөтен эшне бергә эшләгәннәр. Сокланырлык һәм үрнәк алырлык кешеләр булган ул заманнарда!
Комментарийлар