16+

"Әйе, яратам, теге чакта алдамадым...”

Ландыш белән бик яратышып йөрдек. Аны гомерлек ярым булыр дип уйладым. Тик төрле сәбәпләр аркасында аралар өзелде. Дөресрәге, гаеп миндә, үземне аңа, аның гаиләсенә тиң күрмәдем...

"Әйе, яратам, теге чакта алдамадым...”

Ландыш белән бик яратышып йөрдек. Аны гомерлек ярым булыр дип уйладым. Тик төрле сәбәпләр аркасында аралар өзелде. Дөресрәге, гаеп миндә, үземне аңа, аның гаиләсенә тиң күрмәдем...

Биш ел узгач, Ландышка шалтыраттым. Ни гаҗәп, телефон номеры шул ук. Әйтерсең лә, минем шалтыратуны көткән. Аның тавышын ишеткәч, тирләп чыктым, югалып калдым. Тавышыннан аңлашылганча, ул бәхетле иде. Янында балачага тавышлары да ишетелде.

Бер яктан, Ландыш өчен сөенсәм, икенче яктан, йөрәгем өзелеп төште. Аңа ни әйтергә дә белмәдем. Теге вакытта, биш элек ул гомер буе мине яратачагын әйткән иде. Ә мин көлдем, “үз бәхетеңне табарсың әле” дидем. Ә күңелем белән аның алдамавын тойдым. Ул кабат “Алло” дигәч, телефонны өзеп куйдым.

Берничә минуттан Ландыштан смс килде: “Сәлам! Мин синең шалтыратуыңны көттем. Тавышыңны ишетергә теләдем, тик син тагын качтың, курыктың. Нәкъ теге вакыттагы кебек. Хәзер мин бу номерны ташларга әзер. Нигә шалтыратканыңны да беләм. Сине яратаммы, юкмы икәнне белергә телисең. Әйе, яратам. Теге чакта алдамадым...”

Мин аңа яңадан шалтыратырга тырыштым. Икенче көнне дә, аннан соң да шалтыраттым. Аны эзләп табарга теләдем, ләкин ул югалды. Хәзер миңа 39 яшь. Мин ялгыз. Балам да, хәтта песием дә юк. Ландышның номеры гына бар. Ә бәлки шалтыратыр әле дип көтәм...

Рушан Б.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

2

7

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    0

    Ахмак

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чынлап торып яраткан, бэхетенне югалтмагыз. Гомер бер генэ. Сонга калма

      • аватар Без имени

        0

        0

        Озын сакаллы хикэя дип эйтимме инде. Рус теленнэн тэржемэ ителгэн

        Мөһим

        loading