Колхоз сагындыра
Чайкала иген кырлары, дип җырлыйсың килмәс бүген, ноябрьгә чыгып та, басу-кырларда урып-җыю эшләре бетмәгәнен күреп. Элек кырларга карап, аның кайсы колхоз-совхозныкы икәнен мәктәп баласы да белә иде. Хәзер кемнеке икәнен беркем дә белми.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чайкала иген кырлары, дип җырлыйсың килмәс бүген, ноябрьгә чыгып та, басу-кырларда урып-җыю эшләре бетмәгәнен күреп. Элек кырларга карап, аның кайсы колхоз-совхозныкы икәнен мәктәп баласы да белә иде. Хәзер кемнеке икәнен беркем дә белми.
Урылмаган кукуруз, көнбагыш басулары гадәти күренешкә әйләнде. Мондый басулар өчен авыл җирлекләре башлыклары да җавап бирми, чөнки алар аңа хуҗа түгел. Аларга ул авыл халкы өчен таныш булмаган, кайдадыр качып ята торган ниндидер билгесез кешеләр хуҗа. Хуҗалар авыл халкын белми, авыл халкы - хуҗаларны.
1 ноябрьгә уңышы җыелмаган басулар узган гасырның 70 нче еллар ахырында бер елны булганын хәтерлим әле мин. Анысы да шикәр чөгендере басулары булды һәм ул күпчелек кул көче белән башкарылды, хәзерге шикелле техника юк иде. Җәй буе 1-2 гектар чөгендерне авылның һәр гаиләсе эшкәртте. Көзен шул җиреңнән уңышны да җыеп бирәсең, чөгендернең туфрагын-яфрагын пычак белән чистартасың, йөк машиналарына кул белән төяп җибәрәсең. Үлчәп, дәүләткә озатканчы артыннан йөрисең дә хезмәтеңә күрә хакын һәм, өстәп, шикәр комы аласың. Мин моны сагынудан сөйләмим. Чын хуҗалар шуны да оештырып, башкарып чыктылар диясем килә.
Колхозлар чорында вакытында эшне төгәлли алмауга бары тик табигать көйсезлекләре генә сәбәпче булырга мөмкин иде. Ул вакытларда мин аралашып йөргән колхоз рәисләре - «Алга» колхозында Социалистик хезмәт герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтов, «Тырыш» колхозында Ленин ордены кавалеры Насыйбулла Хәбибуллин, аның урынбасары Социалистик хезмәт герое Алмас Булатов, Тельман исемендәге колхозда Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мират Гыйләҗетдиновлар - барысы да сугыштан кайткан кешеләр иде. Авырлыклар булганда, авыл кешесе алар тирәсенә туплана, бергә борчыла, бергә янып-көя иде. Барысы да колхозның нык, көчле булуын тели. Колхозларда хуҗа булмады дип лыгырдаучылар бар. Мин телгә алган баһадир җитәкчеләр хуҗа түгел идемени?!
Күптән түгел чирек гасыр Урсай авылында колхоз рәисе булып эшләгән, киләсе елда тугызынчы дистәсен тутырачак Мират ага Гыйләҗетдинов белән сөйләшеп утырырга туры килде. Район авыл хуҗалыгының үткәне һәм бүгенгесе турында аннан да яхшы белүче юктыр дигән фикердә калдым. Колхозларны бетерү зур хата булды, дип бәяли әлеге ил агасы да. Ул җитәкләгән Тельман исемендәге колхозның дуңгыз фермасы узган гасырның 70 нче елларында илгә танылырлык үрләр яулады. Һәр елны диярлек әлеге коллектив КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнеп торды.
Аның гаиләсе авылда гади колхозчылар белән бер төсле йортта яшәде. Ул оста оештыручы, яхшы оратор булды. 1960 елларда колхоз радиосы аша ул сөйли башласа, олысы-кечесе, бөтен эшен ташлап, аны тыңларга керешә иде. Мәскәүдән Юрий Левитанны гына шулай бирелеп тыңлаганнардыр. Бервакыт ноябрь аенда шул шикәр чөгендере белән эшләр катлаулангач, ул җирле радио аша халыкка мөрәҗәгать итте: кулына шикәр тотып ашый алган бөтен кешене дә ындыр табагына кайтарылган чөгендерне эшкәртергә чакырам, диде. Әлбәттә, мондый сүзләрне яраткан җитәкчеләре әйткәч, беркем дә битараф калмады. Мират агага исәнлек-саулык теләп, хезмәтләре алдында авылдашларым исеменнән башымны иям.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәптә уку вакытын 10 сыйныфка кадәр кыскартырга телиләр
-
#Язмалар
Шул кичтән соң егет хәмергә тотынып та карамый
-
#Язмалар
Исем алыштырып язмышны үзгәртеп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Ел башыннан Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә биш бала-пассажир һәлак булган
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә балалар уенчыклары турында ГОСТ үз көченә керәчәк
Комментарийлар