Әлки районының Иске Салман авылы халкы, бәйрәм намазыннан соң, бердәм булып, «Изге урын»га юл тотты. Бу урын зәңгәр төстәге койма белән уратып алынган һәм ул шактый зур мәйданны били. 2005 елда, халык инициативасы һәм авыл җирлегенең матди ярдәме белән, «Изге урын» комплексын төзекләндереп, анда корбан чалу, корбан ашы уздыру, савыт-саба...
Әлки районының Иске Салман авылы халкы, бәйрәм намазыннан соң, бердәм булып, «Изге урын»га юл тотты. Бу урын зәңгәр төстәге койма белән уратып алынган һәм ул шактый зур мәйданны били. 2005 елда, халык инициативасы һәм авыл җирлегенең матди ярдәме белән, «Изге урын» комплексын төзекләндереп, анда корбан чалу, корбан ашы уздыру, савыт-саба куеп тору өчен уңайлыклар булдырылган. Комплекс шул елның сентябрь аенда тантаналы рәвештә ачыла да.
Ә быел хуҗалык көче белән чишмә юлларын яңартып, тагын бер аш әзерләү, савыт-саба кую урыны булдырылды. Бирегә килүчеләр ел саен артканнан-арта бара. Авылдан күптән киткәннәрне дә тартып кайтара башлады бу урын.
Сөләйман яки Сәлман хуҗа каберлеге әлеге төбәктә изге урыннарның берсе булып тора. Риваятькә килгәндә, авылга Сөләйман дигән кеше нигез салган. Авылның атамасы нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Ул гарәп кешесе булган. Ислам динен тарату максаты белән, күп газаплар күреп, Мәккә шәһәреннән Шәһри Болгарга килгән. Сөләйман хуҗа, зур мәдрәсә ачып, муллалар чыгарган. Ул муллалар авылларга таралып, халыкка гыйлем биргәннәр. Сөләйман хуҗа Болгар иленә шуның кадәр гашыйк була, кире Мәккәгә кайтып китми. «Шәһри Болгар җире бик бәрәкәтле җир, ул җиргә ислам кылыч көче белән таралмаган, Болгар илендә халык ислам динен үзе теләп кабул иткән», - дип әйтә торган булган ул.
Сөләйман хуҗаның каберлеге «Сәлман хуҗа кабере» дип атала. Бирегә дога кылырга, аңа атап корбан чалырга килүчеләр күп. Юлаучылар да кереп сәдакаларын калдыралар. Анда барсаң, үзе бер рәхәтлек кичерәсең, сихәт аласың ди авыл халкы.
«Изге урын» комплексына «Изгеләр өсте» дә керә. Әлеге урын Болгар дәүләтенең чәчәк аткан чоры, җимерелүе белән бәйле.
Яз көне яки җәй башында тирә-як авыллардан бирегә халык җыелып, савап өчен дип, җыештыру эшләрен башкара. Һәр авылның нәсел ыруы бирегә килеп изгеләр рухына корбан чалуны кардәш-ыруның иминлегенә, тормышларының бөтенлегенә ирешүдә төп шартларның берсе дип саный. Кемдер изге урынга улы өйләнгәч яисә кызы кияүгә чыккач, баласы тугач корбан чалырга килсә, икенче берәүләрне бирегә нинди дә булса чирдән, күңелендәге шик-шөбһәләрдән арыну теләге китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар