Җиңү көне уңаеннан, ТНВ телеканалы буенча тапшыру булган иде. Анда Смоленск шәһәр муниципаль оешмасы җитәкчесенең, 3,5 меңлек татар диаспорасы соравына каршылык күрсәтеп, мәчет төзергә җир бүлеп бирмәве турында сүз барды.
Без Мәскәү телевидение каналлары аша Балтыйк буе илләрендә шул илләр халыкларын фашизмнан коткару өчен гомерләрен дә кызганмаган совет солдатларына куелган һәйкәлләрнең җимерелүе, шәһәр үзәкләреннән күчерелүе хакында ишетеп бик нәфрәтләнәбез. Шул ук вакытта күп кенә Россия шәһәрләрендә, авылларында ил иминлеге өчен һәлак булган христиан кардәшләрнең җан тынычлыгы өчен чиркәүләр салына, алар ил хакимияте, җирле җитәкчеләр тарафыннан да тиешенчә искә алына. Уртак Ватан иреген яклап гомерләрен дә кызганмаган якташларыбызны искә алу, аларны хөрмәтләү өчен мәчет салырга урын бирелмәү безне бик рәнҗетә. Бу шәфкатьсез карар татар халкын мыскыл итү кебек кабул ителә. Мондый хәл Татарстанда, Казанда күренмәсә дә, татар халкында зур борчылу тудыра, тора-бара аның нәфрәт хисенә үсеп китүе дә бар ләбаса. Хакимият хезмәткәрләренең халыкның дини хисләре, төрле диннәргә тигез мөнәсәбәт мәсьәләләрен онытып җибәрүе хөкүмәт өчен дә байтак катлаулы хәлләр тудырырга мөмкин. Казан шәһәрендә генә дә Мирный бистәсендә, Дербышки, Азино һ.б. бистәләрдә чиркәүләр бай архитектура белән төзеләләр. Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре уртасында тәреләр куелганда да, татар халкы каршылык күрсәтмәде. Әлбәттә, безнең халык элек-электән башка халыкларга, диннәргә карата тынычлык һәм дуслык рухында тәрбияләнгән. Шулай да, Казандагы дини эшләр дә, Смоленскидагы кебек, халыкны нәфрәтләндерергә мөмкин. Смоленскидагы җитәкчеләр татарларның фашистларга каршы Смоленск шәһәрен, халкын яклап-саклап ничек сугышканнарын бүген онытканнар булса кирәк. Казан шәһәрендә оештырылган татарлардан торган дивизия (ул вакытта дивизиядә 22-24 мең сугышчы булган) актык солдатына кадәр канга батып сугышкан, ләкин билгеләнгән позициясеннән чигенмичә, барысы да сугыш кырында һәлак булган. Аларның җәсәдләре хәзер дә Смоленск кырларында ыңгырашып, Коръән сүрәләре, догалар укуны көтеп ята бит. Безнең дин әһелләре ягыннан инициативалы кешеләр булмавы Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә шактый нык сизелде, алар, үзләре чаралар үткәрмичә, башкалар уздырган чараларга гына ияреп йөрделәр. Җиңү бәйрәме көннәрен истәлекле итеп оештыру, шул чагында биеп-җырлап кына түгел, ә җитди искә алу чараларына әйләндерү турында уйланырга да вакыт җитте. Сугыш кырларында һәлак булган 750 меңгә якын милләттәшебезне, туганнарыбызны, дусларыбызны максатчанрак искә алу кирәк. Аларны дин нигезендә Беларусь, Украина, Сталинград җирләренә һәм башка өлкәләргә барып искә алган юк. Шуңа күрә мәчетләр төзергә дә урын бирелми. Әгәр дә безнең мөфтиләр, 1941-1945 елларда сугыш кырларында һәлак булган милләттәшләребезне искә алып, төрле өлкәләргә барып, анда хәтер чаралары оештырсалар, бу андагы җирләрдә яки аларга якын зур шәһәрләрдә җир алырга һәм мәчет төзергә сәбәп булыр иде. Әлеге эшләрнең башында, әлбәттә, безнең мөфтиләр башлап йөрергә, халыкны шул рухта тәрбияләргә бурычлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар