16+

Зөлфия әби: «Без дә шул каһәр суккан сугыш аркасында ятим калган балалар, кая киткән безнең әтиләрнең хаклары?»

Бөек Җиңү көненнән соң авылыбызга солдатлар кайта башлый. Әтидән озак кына хәбәр килмәгәч, әни: «Кара пичәтле хат килмәсен тагын», - дип куркып йөргән. Игеннәр өлгерә башлагач, тугыз яшьлек олы апам, башактан орлык уып ашарга дип, басуга менә.

Зөлфия әби: «Без дә шул каһәр суккан сугыш аркасында ятим калган балалар, кая киткән безнең әтиләрнең хаклары?»

Бөек Җиңү көненнән соң авылыбызга солдатлар кайта башлый. Әтидән озак кына хәбәр килмәгәч, әни: «Кара пичәтле хат килмәсен тагын», - дип куркып йөргән. Игеннәр өлгерә башлагач, тугыз яшьлек олы апам, башактан орлык уып ашарга дип, басуга менә.

Юлдан килгән солдатны милиция дип куркып, күлмәк итәгенә уган бөртекләрен җиргә ташлап кача. Солдат аны янына чакырып, сораша башлый. Сугышка киткәндә дүрт яшьтә калган үз кызын башта танымый әти. Ә инде белеп алгач, апамны кочып алып, елый-елый өйгә кайталар.

Күршеләр: «Бәхетең бар икән әле, синеке кайтты менә», - дип куанышалар. Әмма әтинең авыру икәнен белмиләр әле алар. Фин сугышында катнашу, Суслонгер лагеренда ачка тилмерүләр, салкын окопларда үпкәсенә салкын тидерүләр әтинең сәламәтлеген бик нык какшата.

Әни әтине Хәтнә хастаханәсенә үзе ат җигеп алып китә. Чыкмаган җанда өмет бар, дәваларлар, дип ышана. Аннан Казанга ук илтә­ләр. Ләкин табибларның игътибарсызлыгы аркасында, бәлки, гомере дә беткәндер инде, әтием якты дөнья белән хушлаша. Әтине авыл Сабан туе көнне атка салып алып кайта әни. Йөрәге ничекләр түзде икән?! Биш ятим бала, авыру каенана кечкенә генә иске өйдә яшәүче колхозчы тол хатын җилкәсендә кала. «Таяк»ка эшләп йөргән еллар, налог, заем түлисе...

«Ичмасам, сугыштан кайт­маган булса...» - дип, әниемнең өзгәләнгәннәре, ачка тилмерүләребез мәңге онытырлык түгел. Сугышта Ватан азатлыгы өчен йөреп кайтса да, өйдә үлгәч, без ятимнәргә дәүләттән бер ярдәм дә булмады. Кайда икән безнең әтиләрнең хакы? Кача-поса басуда кул белән чүп утап, күтәреп ташып, сыер асрап, чактан гына ачтан үлми калдык. Энем исә, әбинең чебеннәргә дип куйган гөмбәсен коймак дип ашап, өч яшендә үлеп китте.

Яу кырына озаткан өч улы Берлинга кадәр барып җитеп, җиңү яулап кайтсалар да, әбиебез дә бер тиен пенсия дә күрмичә гүр иясе булды. Ләкин исәннәргә яшәргә кирәк. Без дә көн-төн чыпта сугып, өй салып чыктык. Абый-апалар 14-15 яшеннән урман кисеп, такта ярып җәфаландылар. Лаеш урманнарында газап чигеп, яшьтән авыр эшләрдә эшләп, озак яши алмадылар. Абый да 37 яшендә гүр иясе булды. Әйбәт укыса да, алга таба белемен күтәрергә мөмкинлек булмады. «Укыса, әллә кем булыр иде», - ди иде укытучылары. Укырга ярата иде шул. Әниләр чыпта сукканда, лампа яктысында «Газинур», «Намус» романнарын кычкырып укыганы истә. Үзе дә шигырьләр яза иде, алар әле дә саклана.

Ятимнәргә булышу түгел, печән алып кайтканда арбаларын ватып китә иде бригадир. Үзебез күтәреп ташып, сыер асрап, сөт, май, ит, йон, йомырка заданиеләрен түләдек дәүләткә. Мин әтине хәтерләмим дә - өч яшемдә калганмын. Кимсенеп яшәгән, әти дип авыз тутырып әйтәсе килгән чак­ларым бүген дә истә. Әнинең энесе күршедә генә яши иде. Аның кызыннан: «Мин дә синең әтиеңә «әти» дип әйтим әле», - дип сораганым да хәтердә. Өй салып газап­ланганда, әнинең йөрәге авыр­та башлады, өянәкләре вакытында зәңгәрләнеп, тәмам үлеп бетә иде. Беребез үкчәсенә җылы су куябыз, булганда, шикәрле су эчерәбез. Безнең бәхеткә исән калды әни, ләкин шулай да бик озын гомер итә алмады. Толлык газабы үз эшен эшләде.

Исәннәрне кайгырта хө­күмәт. Сугыш ветераннары бүгенге көндә 30-50шәр мең сум пенсия алып, балаларына ярдәм итеп яшиләр, бала саен фатирын, маши­насын алып бирделәр. Үз­ләре үлгәч, балалары сугышып-талашып бүлделәр ул фатирларны. Без дә шул каһәр суккан сугыш аркасында ятим калган балалар. Кая киткән икән безнең әтиләрнең хаклары? Әтинең төсе булып, сугыштан алып кайт­кан казаны-котелогы гына калды безгә. «Сугышчыларга хезмәт хакы язылып барылган, юллап алып булачак», - дип өметләндерделәр бер елны. Бөтен документларын җыеп, Мәскәүгә җибәреп караган идем, була торган эш түгеллеген аңладым. Нигә 70 ел буена хөкүмәт үзе түләмәгән соң әтиләрнең эш хакларын?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading